Ркаил Зәйдулла: «МИН, БӘЛКИ, МИЧӘҮ АТЫДЫР?»
Соңгы арада социаль челтәрләрдә Татарстан Язучылар берлеге телдән төшми. Бу, күрәсең, табигый да, чөнки язучылар корылтаена санаулы айлар гына калды. Язучылар берлеге җитәкчелеге эшчәнлегеннән кемдер канәгать, ә кемнәрдер актив рәвештә җитешсезлек эзли. Хәер, һәр заманда язучылар арасында да, әдәбият тирәсендә булашкан кешеләр тарафыннан да иң тәнкыйтьләнгән кеше Берлек рәисе булгандыр. Бүген Берлек нинди тормыш белән яши, нинди эш-максатлары бар? Болар һәм башка проблемалар хакында Берлекнең рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә кордык. (далее…)
Ркаил Зәйдулла: «Җыелыш тату шартларда барыр, дигән ышанычым бик зур…»
Татарстан Язучылар берлеге бинасына, ремонттан соң, язучылар беренче тапкыр Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышка җыелды. Җыелыш Берлек эшчәнлеген тулысынча колачлау максатын куймаган иде, чөнки Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре үз йомгаклау җыелышларын аерым уздырган икән. Әмма Казанда узган җыелышта яңгыраган докладларда язучыларны географик яктан бүлеп карамадылар, анысы әйбәт.
(далее…)
Атнабайга һәйкәл ачылу, яки Татар шагыйреннән башкорт ясау мизгелләре
Әнгам Атнабаевның якташлары – Тәтешле районы җәмәгатьчелеге чакыруы буенча, Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачу тантанасына Казаннан язучылар – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин килде. Делегация составында «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде.
(далее…)
Чыңгыз Айтматов истәлегенә…
Төрки дөньяда Чыңгыз Айтматовның 95 еллык юбилее уңаеннан зур фәнни- мәдәни чаралар уза, бу уңайдан Казан да читтә калмады. 13 декабрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас” дип аталган түгәрәк өстәл булды, аны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу фәнни институт галимнәре Чыңгыз Айтматовның барлык юбилейларын да югары дәрәҗәдә уздыралар, быелгысы да истә калырлык булды. (далее…)
«Мондый җирдә язмый калу гөнаһ» – Язучылар «Татарстан Швейцариясе»ндә ял итә
Татарстан язучылары 10 көн дәвамында Саба районы Миңгәр авылында ял итү базасында ял итеп, иҗат белән шөгыльләнгән. Баксаң, язучыларның әле мондый тәҗрибәсе булмаган икән. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла язучы, шагыйрьләр белән күрешергә үзе дә килгән иде. «Без бу идеяне күтәреп алдык. Чөнки моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде әле», – диде Ркаил әфәнде. (далее…)
Туган якның тиңсез таланты
31 майда Лениногорск шәһәрендә эшләп килүче Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең шагыйрь, язучылары, музыкантлары Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе эшенә саллы өлеш керткән шагыйрь, “Чишмә”нең имән терәкләреннән берсе, 25 ел әдәби берләшмәне җитәкләгән музыкант, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Р. Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Әлмәт шәһәрендә Татарстан композиторлар берлеген оештыручы, ун ел Әлмәт язучылар берлеген җитәкләгән, дистәләрчә шагыйрь – язучының китапларын дөньяга чыгарган шәхес – Зәй районының Кәдек авылында туып – үскән Разим Вәлиуллинның туган ягында искә алу кичәсендә катнаштылар. (далее…)
Ркаил Зәйдулла: «Безнең иң зур бәла: язучының үзендә цензура утыра – куркаклыкта хикмәт»
Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың Татарстан Язучылар берлеген җитәкләвенә 2 ел булды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты булуына 4 ел булып килә. Чираттагы әңгәмәбез аның Язучылар берлеге рәислегенә алынганда әйтелгән планнарының үтәлешен барлаудан башланган иде. Әмма аның белән генә тукталып калып булмады – бүгенге язучыларга кагылышлы вазгыять турында да сөйләштек. Хәзерге вакытта Язучылар берлеге бинасында ремонт бара. Шуңа да сүз ремонт темасыннан башланды. (далее…)
«Кул күтәрик… Рәхәтләнеп күтәрик»—язучылар 70 минутта 7 премияне аласы кешеләрне тапты
Татарстан язучылар берлеге әгъзалары әдәби премияләр бүлешергә җыелды һәм бер сәгать тә 15 минут эчендә җиде төрле премиягә – Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Туфан Миңнуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләргә нәмзәтләрне билгеләде. Тәртибе шундый – башта кандидатлар остаханәләрдә, ягъни, остаханәләрнең берләштерелгән утырышында һәм Чаллы белән Әлмәт бүлекчәләрендә тәкъдим ителә. Алардан үткән кандидатлар/нәмзәтләр идарә карамагына чыгарыла. Идарә лаеклыларны билгели. Ә инде премия акчасы, Саҗидә Сөләйманова премиясеннән башкасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аша түләнә. Саҗидә Сөләйманова премиясе «Татнефть» ярдәме белән гамәлгә куелган. (далее…)
Язучы Хәбир Ибраһим җырлый башлаган
Драматург, язучы, ТАИС (Интеллектуаль милек агентлыгы) җитәкчесе, Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Ахир» тәхәллүсе белән иҗат итүче Хәбир Ибраһим җырлый да башлаган. (далее…)
Айдар Хәлим: “Соңга калмыйк, татарым!”
Халыкны милләт буларак яшәтүче төп алшарт – аның теле. Тел бетә икән, милләт тә яшәүдән туктый. Кызганычка каршы, күпләребез әлеге хакыйкатьне аңлаудан шактый ерак. Бүген республиканың 21 район үзәгендә татар мәктәпләре юк. 1382 белем бирү оешмасының 679ында гына белем һәм тәрбия чаралары татар телендә алып барыла. Татарстанда яшәүче 2 млн 76 мең татарның яртысы татарча белми. Катнаш никахлар чәчәк ата (31,6%). Инде сан ягыннан да кимеп барабыз. Ничек бу хәлгә төштек, дисезме? Сәбәпләрен, әлеге халәттән чыгу юлларын язучы, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим белән ачыкларбыз.
(далее…)
Ркаил Зәйдулла: «Мин куркуымнан куркам»
Без нинди чорда яшибез? Киләчәгебез өметлеме? Килеп туган вазгыять милләт язмышына, әдәбиятына, гомумән, киләчәгенә ничек тәэсир итәчәк? Бу һәм башка проблемалар хакында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил ЗӘЙДУЛЛА белән әңгәмә. (далее…)
Сорауларыбыз эленеп калды, яки Удмуртиядәге татар язучылары ничек яши?
12 гыйнварда Ижау шәһәренә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә Идел буе Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучылар Факил Сафин, Рафис Корбан килде. (далее…)
Раил Садриев: «Дәүләткә әйтергә курыкканны миңа әйтәсез. Бер сүземне дә кире алмыйм»
Буа театры директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриевның “Интертат” ка биргән интервьюсы, аеруча аның башисемгә чыгарылган «Сугыш – җәмгыятьне чистарта торган әйбер. Хатын-кызның күреме кебек…» дип аталган сүзләре җәмгыятьне, аерым алганда, аның социаль челтәрләрдәге зур бер өлешен кузгатып җибәрде: Раилне яклаучылар һәм тәнкыйтьләүчеләр төркемнәре барлыкка килде. Кичә кичке якта Раил, Буадан килеп, икенче интервью-аңлатма бирергә мәҗбүр булды. Чөнки теманың нечкә икәнен барыбыз да аңлый. Раил Садриевның аңлатмасын текст рәвешендә тәкъдим итәбез. (далее…)
Айдар Хәлимне котлаулар: «Мин ялгыз дип өзгәләнмә, каргалар көтү белән, бөркет ялгыз оча»
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди һәм Һади Атласи исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Җирдә кешелеклелекне яклаучылар конференциясенең «Ак лачын» халыкара ордены кавалеры Айдар Хәлимнең 80 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе Казанның «Сәйдәш» мәдәният сараенда үтте. Казанның Совет мәйданы янәшәсендә урнашкан, хәзер затлы ремонтланган матур зал элек «ДК Строителей» иде.
(далее…)
Язучылар безнең хәтердә
1965- 80 елларда да Иске Кулаткы районының «Күмәк көч” район газетасы редакциясе Татарстан язучылары белән тыгыз элемтәдә яшәде. Танылган язучылар районыбыз халкы белән очрашып үзләренең әдәби иҗатлары, уңышлары, матбугат яңалыклары белән таныштырып искекулаткылыларны шатландырдылар. (далее…)
Разил Вәлиев: «Мин барысын да дөресен язармын. Ходай исәнлек бирсен!»
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның «Яшик әле!» дип аталган иҗат кичәсе тулы залда бер сулышта узды.
Театр ишегеннән кергәндә үк билет сорап торучылар бар иде. Залның бер өлешендә – 11 рәткә кадәр урыннарга чакыру билетлары таратылган, калганына сатылган икән. «Башкортстаннан туганнарым килгән иде, аларга билет сатып алдым», – диде кайтканда шагыйрә Нәҗибә Сафина. «Дөрес эшләгән билет сатып Разил абый, кеше билетны акча белән алгач, килми калмый. Ә бушка таратсаң – алуын ала, килмәскә дә мөмкин», – диде Камил Кәримов. Әйе, язучы, үзенең халыкта кадере барлыгын белү өчен, билет сатып иҗат кичәсе ясарга тиеш. Безнең күпме язучы болай эшли ала?!
Иҗат кичәләре бер яктан юбилярны котлау булса, икенче яктан – татар зыялыларының бер очрашу-күрешү мөмкинлеге. Камал театрының фойесы кайнап тора. Фойеда шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырылган. Разил абыйны «кулдан кулга йөртеп» диярлек котлыйлар да котлыйлар. Дуслары, туганнары, журналистлар… Котлаучыларның берсе – Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова чәчәкләрен һәм бүләкләрен фойеда гына тапшырды. (далее…)
Төркиядә татар хикәяләре
Төркиядә төрек теленә тәрҗемәдә чыккан (тәрҗемәчесе – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кутлу) татар хикәяләре антологиясе китабына карата төрек матбугатында беренче фикерләр күренә башлады. Әле генә кулыбызга “Яңа шәфәкъ” газетасында басылып чыккан “Татар хикәя табыныннан – әчесеннән, төчесеннән – төрлесеннән тәм-томнар… ” дип исемләнгән язма кулыбызга килеп иреште. Аны Ибраhим Демирҗи язган. Язма белән танышкач, минем, төрекләрнең “Гүзәл хикәяләр” дип аталган үз антологияләреннән (алар ике китап) алган үз тәэссоратым яңарды. Төрек халкын, аның мохитен тануымда шактый зур роль уйнады ул хикәяләр. (далее…)
Пенза ягының “Качкару авылы тарихы”
Үзең яшәгән кала-салаларны өйрәнү, алар аркылы үз кавем-халкыңның тарихын ачыклау безнең тереклектә элек-электән үк күзәтелә. Артык ерак китмичә, Ш. Мәрҗани, Р. Фәхреддин кебек мөхтәрәм затларыбызның эшчәнлекләрен искә төшерү дә җитә. Совет чорында бу эш бераз сүлпәнләнеп торса да, соңгы ярты гасырда, бигрәк тә XXI йөзгә аяк баскач җирле тарихны өйрәнү киң колач алды. Күптомлык “Татар энциклопециясе” китапларында шактый гына татар авыллары хакында мәгълүматлар бирелгән. Дистәләгән район энциклопедияләрендә бу эш тагын да киңәйтелә һәм тирәнәйтелә. Ә инде аерым салаларны яктырткан китаплар саны, мөгаен, берничә йөздән артып киткәндер. Болар арасында хәтта “Шыгырдан” кебек (Ульяновск, 2010) гаҗәеп саллы, кирпеч калынлыгындагы басмалар да бар. Аерым кимчелекләре, бәхәсле яклары, бигрәк тә тел-стиль кытыршылыклары булуга да карамастан, бу төр китаплар күп төрле факт-мәгълүматларга, гаҗәеп кызыклы һәм файдалы иллюстрацияләргә гаять бай. Буыннар бәйләнеше, нәсел-шәҗәрәләре дә читтә калмаган. Аларда архив материаллары, язма әдәбият, фольклор, сәнгати-рухи, дини кыйммәтләр дә уңышлы гына файдаланыла. Еш кына тарих һәм хәзерге заман үрелеп бирелә. Кала-сала атамалары дәлилле генә аңлатыла. Шактый гына китапларның татарча басылуы да игътибарга лаек. Әмма әле бу юнәлештәге эшне тагын да көчәйтәсе бар. (далее…)
Файдалы һәм гыйбрәтле китап
1936 елның 24 нче маенда җиһанга аваз салган Индус Ризак (Риза угылы) Таһиров – соңгы ярты гасырда Татарстанда, татар дөньясында гына түгел, ә ил күләмендә, халыкара мәйданда да шактый танылган шәхес. Ул – күренекле тарихчы, сәясәтче, остаз-педагог, җәмәгать эшлеклесе, профессор, академик. Аның балалык һәм үсмер, мәктәптә уку еллары Шөгер, Түбән Чыршылы, Әлмәт кебек билгеле кала-салаларда уза. Әнисе Әминә Каюм кызы – укытучы, мәктәп директоры, мәгариф бүлеге хезмәткәре. Әтисе Ризак Шәйхетдин угылы – авыл советы рәисе һәм колхоз җитәкчесе. Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби хезмәткә алына. Рота белән командалык иткән өлкән лейтенант дәрәҗәсендәге бу зат 1944 елның ноябрендә һәлак була, Латвия туфрагында җирләнә. Әтисез калган өч бала әниләре тәрбиясендә үсә. Шунысы гаҗәп: аларның икесе зур галим буларак таныла. Индус әфәнденең энесе Энгель Таһиров (1940 елгы) – шулай ук тарих фәннәре докторы, профессор, академик, җәмәгать эшлеклесе. (далее…)
Изге нигез яме
Узган атнада Нурлат районы авылларында да сабантуйлар шаулап узды. Юк икән әле, халкыбызының ямьле бәйрәмнәре болар белән генә бетмәгән икән әле. Бу атна башында исә иң соңгысы, төбәктәге бер-бератлы үткән сабантуйлар парадын түгәрәкләп, Бикколда төгәлләнде, ниһаять.
Иң яхшы җырчыны сәхнәгә соңрак чыгаралар дигәндәй, тикмәгә генә булмаган икән бу галәмәт. Оештыру җәһәтеннән бүтәннәргә дә үрнәк булырлык иткәннәр, милли гореф-гадәтләргә яңа төр бизәкләр кушканнар Биккол кешеләре. Шуның өчен, биредәге мәҗлес бик тә үзенчәлекле, район тарихында (хәер, бер монда гына микән?) әлегә тиклем булмаганча, көтелмәгәнчә башланып китте дә. Хикмәт шунда ки, сабантуйлар мәйданы инде озак еллар элек күренекле педагоглар Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы Нуруллина (1918-2003) белән Хәйдәргали Галимдар улы Диндаров(1909-1973) гаиләсе яшәгән, хуҗалар үзләре васыять итеп калдырган йорт-җир һәм бакча-каралты биләмәсендә урын алган. Һәм авыл халкының яраткан, һич онытылмас укытучылары истәлеген яд итеп, дүшәмбе көнне биредә аларның шул йорт нигезе урынына тантаналы төстә күркәм истәлек стеласы-һәйкәле ачылды. Ирле-хатынлы мәгариф әһелләре гомер кичергән изге нигезне шулай күркәм төстә билгеләп язылган хәтер ядкәренең үзәк урамда, нәкь менә мәктәп янында, парк-бакча күршесендә урнашуы да нур өстенә нур өстәп тора кебек. (далее…)
Сәйф Сараины камышлылар үз итте
Игү аты (исеме) калса, ирнең йахшырак,
Соңра калгыйнча тулы алтун рәвак (сарай).
Йадкяре калса кемнең игү ат -,
Үлмәс ул ир – кемдә булса, бу сыйфат.
Сәйф Сараи (1321-1396) (далее…)
Тукай көне: «Флера апа үлеп китсә, үкенече кала» яки «Минем әби дә палас суга иде»
Тукай туган көндә өч традицион чара бар. Иртән Президент Рөстәм Миңнеханов Тукайның сквердагы һәйкәленә чәчәкләр сала. Аннары Опера театрында рәсми чара – лауреатларны игълан итү белән бергә бер сәгатьлек концерт программасы. Бирегә махсус чакыру билетлары белән керәләр. Билетларны мәдәният министрлыгы тарата. Өченче иң традицион һәм халыкчан чара – Шигырь бәйрәме. Монысына килү һәр татарның намус эше. (далее…)
Язучылар берлегендә Ркаил Зәйдулла демократиясе вә аксакаллар фетнәсе
Татарстан язучылар берлеге съезды 8 апрельгә билгеләнгән иде. Әмма төрле сәбәпләр аркасында ул кичектерелде. Чираттан тыш съезд уздыруның төп сәбәбе – искергән уставны яңарту. Кичектерелүнең бер сәбәбе – уставның съездга чыгарырлык итеп эшләнеп бетмәве. «Язучылар берлегенең уставы туксанынчы елларда кабул ителгән. Ул инде юридик яктан да искергән», — дигән иде Ркаил Зәйдулла. Ул устав үзгәртүнең Россия берлекләре составына керү яки рәиснең эшләү срогын озайту өчен эшләнмәвен ассызыклап, «рәис элеккечә ике срок кына эшли ала — моңа үзгәрешләр кертелми», — дигән иде. (далее…)
Якуб Зәнкиев – Себер татарларының күренекле педагогы һәм язучысы
Якуб Зәнкиевнең балачагы Төмән өлкәсенең Тубыл районы, Хуҗайлан авылында уза. Булачак язучы Иркутскида туган. Бик иртә тормыш дәресләре кичерә. Сигез яшендә әнисен югалта.
Аның беренче укытучысын Габделәхәт абый дип атаганнар. Якуб абый өченче сыйныфны тәмамлагач, 1930-31 уку елында Хуҗайланга яңа укытучы Мөхәммәдулла Урамаев килә, ул өч еллык башлангыч мәктәпне дүрт еллык итеп үзгәртә, күрше авылга бармыйчан, Якуб абый һәм аның дуслары дүртенче сыйныфка укырга керә. (далее…)
Мәүла Колый: өйрәнелү тарихы һәм иҗаты турында кайбер фикерләр
Бу исем татарча белгән, укыган, аеруча татар мәктәбендә белем алган күпчелек милләттәшләребезгә билгеле бер дәрәҗәдә таныш. Инде соңгы йөз еллап вакыт эчендә аның әсәрләре дәреслек-хрестоматияләрдә, антология- энциклопедияләрдә, гәҗит-журналларда, җыентыкларда басылып килә. Аерым китаплары да бар. Академик хезмәтләрдә, әдәбият тарихы китапларында бу затның әдәби иҗаты хакында саллы гына язмалар да дөнья күргән. (далее…)
Түбән Камада – әдәби десант
18 февраль көнне берьюлы ун язучыны Түбән Кама каласына кунакка чакырдылар. Ярты ел чамасы элек Мөслим районы башлыгы булып торган Рамил Муллинны Түбән Камага күчереп куйдылар, ә ул әле туган җирендә үк ел саен әдәбият көннәре уздыруны гадәткә керткән иде, менә шул йоланы хәзер яңа урынында да дәвам итә икән. Сәбәбе дә җитди – Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың алтмыш яшьлек юбилее, Рамил Хәмзә улы аны Түбән Камада да билгеләп үтәргә карар кылган. (далее…)
“Татнефть” – халыкның рухи сагында
Язучы гына түгел, бәхетлеләр исәбендә әлеге китапларның авторлары да бар, билгеле. Быел «Рухият» программасы барысы 10 басма – Ризаэддин Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» китабы, Гамил Афзалның «Язбикә», Фоат Садриевның «Көлке көлә килә», Гөлчирә Ибәтуллинаның «Сагына бөдрә таллар…», Җәлил поселогындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Лилия Гәрәеваның «Серләремне айга сөйлим», Александр Дорофеевның «Лесные сказки» җыентыклары, рус телендә иҗат итүче 12 шагыйрәнең әсәрләре тәрҗемә ителгән Индус Сирматовның «Илһамлы кызлар җыры» җыентыгы, шулай ук Әзһәр Шакировның «Халкыбызның кадерле шәхесләре» китабы, «Олег Кульпин. Кистью и сердцем» альбом-каталогы, «Замандашлар» сериясеннән «Адиб Маликов – записки солдата эпохи» мемуарлар китабын тәкъдим итте. Әлеге китапларның язмышлары да алдан язылган. Ел саен «Татнефть» тарафыннан нәшер ителгән басмалар Татарстандагы китапханәләргә, уку йортларына, музейларга, балалар йортларына, картлар йортларына, шулай ук Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә җибәрелә. (далее…)
Ике яһүд һәм татар язучылары Россия Язучылар берлегенә керми калган?
Татарстан язучыларын үз канаты астына алырга Россия Язучылар берлеге рәисе Иванов һәм аның командасының Казанга килүе — очраклы гына булса кирәк — Хәтер көненә туры килде.
14 — 16 октябрьдә бер төркем рус язучылары «Литературные города России» проекты кысаларында Казанда булып китте. Аларны ТР мәдәният министры кабул иткән, Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә иҗат кичәсе узды, рус әдәбияты үсеше проблемалары буенча түгәрәк өстәл утырышы оештырылды. (далее…)
Акмулла — Галимҗан Ибраһимов аны «уяну хәбәрчесе» дип атый
Шагыйрь, акын Мифтахетдин Акмулла 1831 елның 12 декабрендә Оренбург губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы, Миякә районы) Туксанбай авылында имам гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Ябалактамак авылында ала, аннары Эстәрлебаш мәдрәсәсендә илаһият галиме һәм суфи шагыйрь Шәмсетдин Зәкидә, Троицк мәдрәсәсендә Зәйнулла ишанда укый, соңрак шул төбәкләрдә мөгаллимлек итә. Башкорт сахрасын, казакъ далаларын гизгәндә «Акмулла», ягъни «Тугры сүзле» тәхәллүсе ала һәм кыю фикерләре белән таныла. (далее…)
Муса Җәлил – «Үлем җәзасын көтеп утырганда да язуын дәвам итә»
Муса Җәлил 1906 елның 2 февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Мостафа һәм әнисе Рәхимә авыр крестьян хезмәте белән көн күрәләр. Алты яшендә Муса авыл мәктәбенә укырга керә. Малай күңел биреп, тырышып укый. Шигырьләр ярата һәм үз фикерләрен гаҗәеп матур итеп әйтеп бирә белә. (далее…)
Юмаган алма ашасаң…
Язучы Ибраһим Гази яшь чакта иптәшләре арасында яхшы, матур киенеп йөрүче булып кына түгел, ә бөтен нәрсәдә пакьлекне, пөхтәлекне таләп итүче булып та танылган иде. (далее…)
Татарлыгыбызны таныйбызмы?
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 135 еллыгына без нинди уңышлар, сөенеч-яңалыклар белән керәбез? Быелгы бәйрәм тарихта калачакмы, әллә чираттагы концерт сыман, бик тиз хәтердән җуелырмы? (далее…)
“Аулак өй- баттл“ арбасында ниләр бар?
Театрларыбыз сәхнәләрендә классик әдипләребезнең спектакльләрен карагач, анда аулак өй күренешләрен күргәч, “Эх, булган бит вакытлар! Яшьләргә очрашырга, табышырга-кавышырга менә дигән урыннар!” – дип, сокланып та, бераз көнләшеп тә утырабыз. (далее…)
Тукай Мәчәләйдә дә булганмы икән?..
1906 елда Габдулла Тукайга Уральскига барганда Бузулук, Богырыслан шәһәрләре, шулай ук Похвистнево районының Мәчәләй авылы аша үтәргә туры килгән, дип сөйли Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самар шәһәрендә яшәүче Тагир ага Мамышев. Бу хакта аңа шагыйрьнең яшьтәше булган әтисе Гобәйдулла ага сөйләп калдырган. (далее…)
Бәхет китабын кем язган?
Борынгы төрки әдәбиятның иң танылган үрнәкләреннән берсе булган «Котадгу белек» әсәрен Караханлы дәүләте чорында Йосыф Баласагунлы язган. Бу эшне ул 1069 елда Баласагунлы шәһәрендә башлап, 1070 елда Кашгарда тәмамлаган. (далее…)
Тукайга киемне кемнәр теккән?
Революциягә кадәр Казан байларында тегүче булган авылдашларыбыз Һидиятулла Хәйруллин белән Хәлил Хәбибуллин да Габдулла Тукайны яхшы хәтерләп, бу хакта Мөхәммәт Мәһдиевкә сөйләгәннәр. (далее…)
Фәтхулла Абдуллин: Уйлы күңелем ут йота
Авырлык килгәндә ярдәм кулы сузган халык турында “поганый, злой, насильник, убийца” дип язу хакыйкатьме? Татар халкының мең еллар дәвамында чарланган теле бар. Патша хөкүмәте татар балаларын укыту өчен сукыр бер тиен (далее…)
Мәҗит Гафури: «Нигә ул миңа бабай дип эндәшә?»
Шагыйрь Мәҗит Гафури илле дүрт яшендә вафат булды. Карт түгел иде әле. Иҗатының ташып торган чагы. Шуңа карамастан, татар матбугаты инде аны күптән карт шагыйрь дип атап йөртә иде. Кем белә, бәлки, әле картлыгы өчен түгел, (далее…)
Китап булса, шундый булсын!.
Газета укучыларыбызның күбесе, бирәк тә өлкәнрәк яшьтәгеләре — рухи тормышыбызда китап хакимлек иткән чор балалары. Китап — күпләрнең гомер юлдашы да, дөньяны танып-белүдә төп чыганак та, уй-хыялларны чынга ашырырга әйдәүче маяк та, үзгә бер тәрбияче дә. (далее…)
Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре билгеле!
Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре игълан ителде. (далее…)
Туфан рухы яши монда
Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда ана телебезнең үстерү өчен җан атып йөрүчеләрне җыеп, әдәбиятка һәм сәнгатькә багышланган төрле чаралар үткәрү гадәткә кергән. Оештыручысы – музей директоры, “Ак калфак” (далее…)
Дәлилсез яла
«Мәдәни җомга» газетасында Рузилә Мөхәммәтова дигән авторның «Уза бәйгеләр, ага акчалар» дип аталган, йомшак кына әйткәндә, бик сәер мәкаләсен укыдым (N43-2020). Мәкаләнең Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка кагылышлы урыннарында чамадан тыш усаллыгы, (далее…)
Күтәрәбез. Әдәбиятны…
Моңарчы тиңе булмаган бәйге. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылачак әдәби бәйге турында язучы Рөстәм Галиуллин әнә шундый фикердә. (далее…)
Сәхнә – аның тормыш аренасы!
Данил Салихов әдәби иҗатка сәхнә аренасы аша килде. Хәер, татар драматургиясенә көчле авторларның байтагы сәхнә аша килгәннәр, ягъни артистлык тәҗрибәсе аларга күренекле язучылар дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм иткән. (далее…)
Атылган йолдыз сыман…
Әгәр исән булса, танылган драматург, режиссер, актер Әмир Камалиев (Аманулла) быел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде. Ни үкенеч, узган елның язында, чәчәкле май аенда (далее…)
«Фәйзи Галиев үзе белән киңәшләшеп яшәде»
Вафат булган кешене я мактарга, я аның турында берни дә әйтмәскә кирәк, диләр. Ә без бүген мактарга булдык. Сүзебез – Татарстанда билгеле шәхес, ярты гасырга якын «Искра» колхозын җитәкләгән Әтнә егете Фәйзи Галиев турында. (далее…)
ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башы әдәбиятына фәнни караш
Татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенге халәте, ул күтәргән проблемалар, аның дөнья әдәбияты күләмендә тоткан урыны һ.б. турында дискуссияләр матбугат битләрендә дә, зыялылар мәҗлесләрендә дә әледән-әле туып тора. Әдәбияты булган халыке өчен бу – табигый һәм кирәкле күренеш. (далее…)
Рүзәл Мөхәммәтшин: «МИН ЧИШМӘ АЧТЫМ!»
Рүзәл Мөхәммәтшин дигәндә, җитди шигырьләр язучы, җитди кыяфәтле абый күз алдына килә. Әйе, талантлы, саллы сүзле, җитди шагыйрь ул. Тирән фикерле язучы, җәмәгать эшлеклесе. Әмма ни җитди абый-апалар да кайчандыр нәкъ синең кебек шук бала булган бит. (далее…)
Туфан Миңнуллин: “Үлмәскә кирәк икән”
25 август татар халкына Туфан Миңнуллинны бүләк иткән көн. Аны белмәгән, ишетмәгән татар юктыр да. Бүген әлеге легендар шәхесне каләмдәшләре, хезмәттәшләре, дуслары, якыннары искә алып, каберенә чәчәкләр салды. (далее…)
Әлфия Миңнуллина: «Мин Әлмәндәрне космонавт итүгә генә каршы»
Иң күп күп куелган драматург, кискен чыгышлары белән истә калган депутат, «Кызыл тышлы дәфтәр»е белән халыкның сөйкемле сөягенә әйләнгән язучы. Мондый сыйфатларны тагын да санап булыр иде. Ләкин бу кадәресеннән дә сүзебезнең Туфан Миңнуллин турында икәне аңлашыладыр. Исән булса, 25 августта аңа 85 яшь тулган булыр иде. (далее…)
Ул көрәшчеләр затыннан
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган көне алдыннан, телефон саннарын җыйдым. «Минем турында бик күп яздылар инде, нәрсә генә язарсың икән», – диде ул. Үзе елмая. Күзләрендә, булдырырсыңмы, дигән сынаулы караш та сизәм. Тырышабыз аны, Равил абый! (далее…)
Кыю галим китте…
19 июльдә галим Фәрит Хатипов арабыздан китте. Быел аңа 90 яшь тулган иде. Өлкән галим “Әдәбият теориясе” хезмәте, татар әдәбияты дәреслекләре, тәнкыйди әсәрләре белән истә калды. (далее…)
Җан җылысы булып ул яна…
Адәм баласына гомер юлында кайда гына булырга, кемнәр белән генә аралашып яшәргә туры килми. Мин үземне бу уңайдан бәхетлегә саныйм, тормыш җилләре кайда гына илтмәсен янәшәмдә (далее…)
Бүген шагыйрь Мансур Шиһаповка 80 яшь тулды
«Бүләк ит син миңа», «Яшьлегем эзләре», «Әйләнеп кайтыгыз» кебек йөзләгән популяр җырларның авторы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһаповның бер зур хыялы бар. Аның 80 яшен туган җирендә җыр бәйрәме ясап каршылыйсы килә. (далее…)
Төркиядәге «вәкаләтсез вәкил»
Чулпан Әфраим кызы Зарипова-Четин (Чулпан Зариф) 1969 елда Арча районының Субаш Аты авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. (далее…)
Язучы телсез була алмый
Әдәби ел йомгаклары утырышында Берлек рәисе Данил Салихов әйтүенчә, әдипләр татар телен саклау буенча актив эш алып бара. Бу җәһәттән ул мисалга, биштәренә китап тутырып, Татарстанны гына түгел, татарлар яшәгән һәр тарафны йөреп чыккан Фәүзия Бәйрәмованы китерде. (далее…)
Сөт калыр, ватан китәр…
Быел Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулды. Беләбезме без бу шагыйрьне? Аның шәхесен, иҗатын аңлыйбызмы? “Аһ, туган каумем газиз!” әдәби кичәсендә әнә шул сорауга да җавап табылды.
(далее…)
Шагыйрь эзләреннән йөрелгән юллар
Закир Рәмиев (Дәрдемәнд/Дәрдмәнд) дигән күренекле шәхесебез булганлыгын мин 1950 еллар урталарында Орск шәһәренә килеп эшли башлагач белдем. Шул шәһәрдә гомер итүче зыялырак катлам кешеләре (далее…)
Очрашу урыны – Мамадыш!
Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залы узган атнаның җомгасында язучылар һәм журналистларның китапханәчеләр, аккалфаклылар, мөгаллимнәр белән очрашу урынына әйләнде. Шәһәребездә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте газета-журналлары редакцияләре һәм Татарстан китап нәшрияты “Уку бәйрәме” үткәрделәр. (далее…)
Галимҗан Ибраһимовның кабере кайда?
1938 елда Казанның “Пеләтән” төрмәсендә Г.Ибраһимовтан сорау алучы берәү, берничә мәртәбә аны камераның туң идәненә бастырып, өстенә бозлы су койдыртып җәфалый. Шуннан соң әдип төрмә хастаханәсенә эләгә һәм озакламый вафат та була. Тик аның җәсәде ничек җиргә тапшырылган? Кабере бүген кайда урнашкан? (далее…)
Татар язучыларын ниләр борчый?
Әлбәттә, бәйрәм көнне проблемаларны барлап, аларны хәл итү юлларын эзлисе килми. Ләкин язучы бәйрәмдә мөнбәрдән телне югалтсак, Мумуга әйләнәбез дип әйтә икән, димәк, хәлләр мактанырлык түгел.
Мондый шартларда нишләргә соң? Төрле җирләрдә яшәгән каләмдәшләр белән дуслык элемтәләрен, әдәби багланышларны ныгытырга кирәк. (далее…)