Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вәлиева Лениза

      Вәлиева Лениза Газинур кызы 1986 елның 14 июлендә Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә туа. Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә белем ала (1993–2003). Яр Чаллы педагогия колледжының филология факультетын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, Алабуга дәүләт педагогия университетының татар-рус бүлегенә укырга керә. 2009 елда университетны уңышлы тәмамлап, Казан шәһәренә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) белгечлеге буенча аспирантураның көндезге бүлегенә укырга керә. 2012 елда бөтен төрки дөньяга мәшһүр тел галиме, академик Мирфатых Зәкиевич Зәкиев җитәкчелегендә татар теленең синтаксисы буенча филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Хезмәт юлын 2007 елда Яр Чаллы шәһәрендә “Якты юл” (“Светлый путь”) газетасында корректор булып башлый. Яр Чаллыда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни хезмәткәр вазыйфасын башкара.

2008 елда “Диңгездә йолдыз коена” дип аталган беренче шигырь җыентыгы басылып чыга. Шигырьләре 7 күмәк җыентыкта, “Шәһри Чаллы”, “Көмеш кыңгырау”, “Кама таңнары”, “Мәйдан”, “Идел”, “Сөембикә”, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Мәдәни җомга” газета-журналлары битләрендә дөнья күрә. Моннан тыш, 40ка якын фәнни мәкалә авторы.

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең «Поэзия» номинациясендә ике тапкыр I урынга ия була (2011 һәм 2012 елларда).

2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китабы

Диңгездә йолдыз коена / Шигырьләр. – Алабуга: Алабуга шәһәр типографиясе, 2008. – 93 б.

 

Күмәк җыентыкларда

Тау-кыяда басып торам / Шигырьләр / «Ләйсән» – моңлы бишегебез. Чаллы шәһәре Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең 45 еллык юбилее уңаеннан төзелгән күмәк җыентыгы / төз.: Р. Хәмидуллина, Ә. Ситдыйкова. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе, 2009. – Б. 205.

Гел «Яр», диеп шашкан булса синең җан / Шигырь / Гаташнамә. Рәдиф Гатауллин-Гаташ иҗаты турында сәхифәләр. Мәкаләләр, эсселар, шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2009. – Б. 384.

В ә л и е в а Л. Шигырьләр / Иделем акчарлагы. Әдәби җыентык: Шигырьләр, хикәяләр, пьесалар. – Казан: ОМО «Объединение «Отечество», 2010. – Б. 93.

В ә л и е в а Л. Шигырьләр / Иделем акчарлагы. Әдәби җыентык: Шигырьләр, хикәяләр, пьесалар. – Казан: ОМО «Объединение «Отечество», 2011. – Б. 26-27.

В ә л и е в а Л. Шигырьләр / Моң дулкынында: Яр Чаллы шәһәре Язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең күмәк җыентыгы / төз.: Р.Г. Хәмидуллина. – Чаллы: «Ислам нуры» басмаханәсе, 2011. – Б. 22-28.

В ә л и е в а Л. Шигырьләр / Иделем акчарлагы. Әдәби җыентык: Шигырьләр, хикәяләр, пьесалар. – Казан: ОМО «Объединение «Отечество», 2012. – Б. 14-18.

В ә л и е в а Л. Шигырьләр / Әдәби Чаллы / [төз. Р. Хәмидуллина, Ә. Ситдыйкова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – Б. 440-442.

 

Иҗаты турында

Г ы й з з ә т у л л и н а К. Әдәби кичә // Шәһри Чаллы. – 2010. – № 305-310 (3719-3724), 24 декабрь. – Б. 12.

Г ы й з з ә т у л л и н а К. Файдасы зур булды / Укучылар белән очрашу // Көмеш кыңгырау. – 2011. – № 3-4 (1524), 15 гыйнвар. – Б. 5.

Л о т ф у л л и н а И.  В ә л и е в а Л.: «Шигърият – хис һәм акыл берлеге» / Әңгәмә. Шигырьләр // Шәһри Чаллы. – 2012. – № 98 (3976), 14 декабрь. – Б. 19.

Х ә л и м о в З. «Диңгездә йолдыз коена» / Яңа китап // Шәһри Чаллы. – 2009. – № 15-16 (3115-3116), 21 гыйнвар. – Б. 8.

Х ә с ә н о в а Р. Хыяллар канат җәйгәндә / Бәяләмә // Шәһри Чаллы. – 2008. – № 86 (2919), 25 апрель. – Б. 4.

Ш ә р и п о в Ә. Язгы җилгә җанны эләм апрель җиткәч // Мәдәни җомга. – 2014. – № 5 (962), 7 февраль. – Б. 16.


Язучылар