Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Насыйбуллин Зиннур

        Зиннур Сәгыйдулла улы Насыйбуллин 1937 елның 12 ноябрендә хәзерге Башкортстан Республикасының Уфа районы Кече Теңкәш авылында колхозчы гаиләсендә туа. Җиде сыйныф белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшли, 1956–1958 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Бәләбәй киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, 1964 елның көзенә кадәр Нуриман районында киномеханик хезмәтендә була, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча укып, өлгергәнлек аттестатына имтихан тота. 1964–1966 елларда З.Насыйбуллин – Башкорт дәүләт университеты студенты. 1967 елның гыйнварыннан университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп, ул яңадан хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә: башта – Башкортстанның Чакмагыш район газетасында әдәби хезмәткәр, аннары Уфада Башкортстан радиокомитетында мөхәррир булып эшли. 1969 елның июненнән З.Насыйбуллин Казанда Татарстан радиокомитетының әдәби-драматик тапшырулар бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.

           З.Насыйбуллинның матбугатта беренче шигырьләре башкорт балалар журналы «Пионер»да дөнья күрә, аннары бүтән газета-журналларда («Сәнәк», «Чаян»), «Яшь көчләр», «Беренче карлыгачлар» (1969) кебек күмәк җыентыкларда шигъри цикллары басыла.

           Шагыйрьнең сугыш вакытына туры килгән авыр балачак һәм яшьлек мәхәббәте темаларына багышланган фәлсәфи-лирик характердагы шигырьләре «Тәлгәш» (1973), «Гамьнәр илендә» (1987) исемле җыентыкларында туплана.

           Ул 1986 елның 8 гыйнварында Казанда вафат була.

           З.Насыйбуллин – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тәлгәш: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 136 б. – 2000 д.

Гамьнәр илендә: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 127 б. – 1200 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а м б ә р о в Н. Тәлгәшләрдә сусыл җимешләр // Казан утлары. – 1973. – №10. – 181–183 б.

Ф ә й з у л л и н Р. Хәтер // Казан утлары. – 1987. – № 2. – 144–145 б.

Р ә ш и т Ә. Якты эзе калды // Казан утлары. – 1997. – № 11. – 181–183 б.

Н и з а м е т д и н о в З. Метеор балкышы // Мәдәни җомга. – 1997. – 12 дек.


Язучылар