Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сүнчәләй Сәгыйть

Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләев) 1889 елның 14 (иске стиль белән – 2) августында элекке Саратов губернасының Хвалын өязе Иске Мастак авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. 1891 ачлык елында аның әтисе, гаиләсен алып, Әстерхан шәһәренә күчеп китә һәм 1910 елга кадәр шунда яши. Алты яшеннән унбиш яшенә чаклы Сәгыйть Әстерхандагы «Ваһабия» мәдрәсәсендә укый һәм яшьтән үк революцион-демократик хәрәкәткә тартыла. 1905–1906 елларның җәй айларында ул Казандагы Учительская школада укучы агасы Шәрифҗан белән бергә, татар теленә тәрҗемә итеп, гектографта ишәйтелгән революцион эчтәлекле прокламацияләр һәм сул фикерле брошюралар таратыша. Шул ук вакытларда Әстерханда татар телендә чыга торган «Борһане тәрәкъкый» газетасы битләрендә үзенең кечкенә-кечкенә мәкаләләре һәм хәбәрләре белән дә катнаша башлый.

1906 елның көзендә яшүсмер егет Казанга килә һәм бер ел Шакирҗан Хәмиди мәдрәсәсендә укуын дәвам иттерә, аннары янә бер ел Учительская школада укый. 1908 елның кышында экстерн тәртибендә укытучылыкка имтихан тотканнан соң, С.Сүнчәләй 1915 елга кадәр Пермь губернасының Гәйнә башкортлары яшәгән Сараш һәм Солтанай авылларындагы земство мәктәпләрендә рус теленнән балалар укыта. Шунда эшләгәндә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1908 елда аның Казанда «Күл – күз яше» дигән башкорт легендасы һәм «Кавказ әсире», «Ильяс» (Л.Толстой) исемле беренче тәрҗемә китаплары басылып чыга.

1909 елдан башлап Казан, Оренбург, Әстерхан көндәлек матбугатында яшь шагыйрьнең күп кенә оригиналь шигырьләре дә дөнья күрә. 1911 елда Г.Тукай белән танышу һәм үзара якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашу С.Сүнчәләйнең шагыйрь буларак үсүенә шулай ук уңай йогынты ясый.

Алар берничә ел бер-берсе белән хатлар алышып яшиләр, Г.Тукай аңа дусларча киңәшләрен бирә тора, ә 1911 елда С.Сүнчәләйнең Байроннан алып тәрҗемә иткән «Шильон мәхбүсе» поэмасы басмасына кереш сүз яза. Шушы ук елларда яшь шагыйрьнең Г.Тукай шигърияте рухында халыкка хезмәт итү, изелгәннәргә ирек теләү хисләре белән сугарылган «Төрле шигырьләр» (1912), «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» (1913) дигән мөстәкыйль җыентыклары һәм янә бер күләмле тәрҗемәсе – Г.Гейненың «Альмансор» («Әл-Мансур», 1913) поэмасы басыла.

1915 елда С.Сүнчәләй, укытучылык хезмәтен ташлап, Уфага күчеп килә һәм 1917 елга кадәр шәһәр китапханәсендә үзе оештырган татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли. Шигырь язудан тыш ул бу чорда драматургиядә дә көчен сынап карый: «Төш», «Мансур» исемле бер пәрдәлек пьесаларын яза. Ә 1917 елгы Февраль һәм Октябрь вакыйгаларын мәшһүр «Марсельеза» җыры тәрҗемәсе һәм «Хөррият җырлары» исемле шигъри җыентыгы белән каршылый.

1917–1918 елларда С.Сүнчәләй Уфада чыккан «Авыл халкы» һәм «Көрәш» исемле газеталарда эшли. 1918 елның ахырында ул Казанга күчеп килә һәм берара «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә хезмәт итә.

1919 елда аны РКП(б) сафларына әгъза итеп алалар. Шул ук елда, халыкара пролетариат гимны «Интернационал»ны татарчага тәрҗемә итү буенча оештырылган конкурста катнашып, ул беренче урынга лаек була.

1919–1922 елларда С.Сүнчәләй Россия Милләтләр Халык комиссари-атының Кырымдагы вәкиле, 1923–1926 елларда Башкортстан Мәгариф комиссариатында коллегия әгъзасы һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары Уфа сәнгать музее мөдире булып эшли. 1926 елның ахырында аны Мәскәүгә чакыртып алалар һәм Россия Тышкы эшләр комиссариатының Төркиядәге Измир шәһәре генераль консуллыгына тәрҗемәче итеп җибәрәләр. Анда бер ел эшләгәннән соң, ул янә Уфага кайта һәм 1929 елга кадәр Башкортстан театр-сәнгать техникумында мөдир булып хезмәт итә. Бу елларда әдипнең «Ихтилал шигырьләре» (1918), «Революцион шигырьләр» (1919) исемле шигъри җыентыклары, «Тәхетләргә ләгънәт» дигән драмасы (1924) басылып чыга.

С.Сүнчәләй – татар язучылары арасында совет режимы оештырган беренче сәяси корбаннарның берсе. Аны беренче тапкыр әле 1927 елда ук солтангалиевчелектә гаепләп кулга алалар. Ике атнадан гаебен исбатлый алмыйча иреккә чыгарсалар да, шул вакыттан башлап ул даими күзәтү астында яшәргә мәҗбүр була. Озак та үтми, 1929 елның 28 февралендә, ул яңадан кулга алына. Гаепләү шул ук – солтангалиевчелек, милләтчелек. 1930 елның 28 июлендә СССР Югары судының ОГПУ коллегиясе солтангалиевчелектә гаепләнгән җитмеш җиде кешенең егерме берен, шул җөмләдән С.Сүнчәләйне, атарга хөкем итә.

Соңыннан, 1931 елның 13 гыйнвар карары белән, атарга хөкем ителгәннәрне ун еллык концлагерь җәзасына алыштыралар. С.Сүнчәләй шул карар нигезендә Соловкига озатыла. Анда ул алты ел буена совет концлагереның бөтен авырлыкларын башыннан кичерә. Әмма «эш» моның белән генә бетми: дәүләт террорының иң кызган чорында Ленинград өлкәсе УНКВДсының 1937 ел 9 октябрендә Соловкида узган күчмә утырышы С.Сүнчәләйне атарга дигән хөкем карары чыгара. Карар шул елның 27 октябрендә Соловки концлагеры территориясендә гамәлгә ашырыла.

Сәгыйть Сүнчәләйнең исеме һәм әдәби мирасы дистә еллар дәвамында халыктан яшерелеп килә. Бары Сталинның шәхес культы фаш ителгәч кенә, 1956 елда, исеме өлешчә акланып, әдәби мирасыннан берникадәре 1961 елда «Сайланма әсәрләр» исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Соңгы елларда әдипнең иҗатына игътибар тагы да арта төшә, аның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында тәфсилле тикшеренүләр басыла, диссертацияләр языла.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ихтилал шигырьләре. – Уфа: Шәрекъ, 1918. – 16 б.

Революцион шигырьләр (1915–1919). – Казан: Мәркәз Мөселман Хәрби һәйәтенең сәяси бүлеге нәшере, 1919. – 24 б.

Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре (1910–1927). – Казан: Яңалиф, 1929. – 36 б. – 3000 д.

Сайланма әсәрләр: шигырьләр, пьесалар, истәлекләр / кереш сүз авт. Г.Халит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 112 б. – 6000 д.

Әсәрләр һәм хатлар / төз. З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 367 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

И б р а һ и м о в Г. Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр // Г.Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 86–95 б.

М ә һ д и е в М. Тукайның садә дусты // Казан утлары. – 1979. – № 8. – 177–178 б.

М ә р д а н о в Р. Тапшырылмаган ядкәрләр // Соц. Татарстан. – 1991. – 31 май.

М у с а б ә к о в а Р. …Мин догада // Казан утлары. – 1999. – № 8. – 171–175 б.

Р ә м и е в З. Тукай чордашы // Шәһри Казан. – 1999. – 13 авг.

Н у р м ө х ә м м ә т о в Т. Кичке шәһәр моңы // Шәһри Казан. – 1999. – 3 сент.

М у с а б ә к о в а Р. Сәгыйть Сүнчәләй иҗатында дини мотивлар чагылышы // Фән һәм мәктәп. – 1999. – № 9–10. – 91–94 б.

М у с а б ә к о в а Р. Сүнчәләйнең шигъри «Баб»ы // Идел. – 2005. – № 10. – 44–45 б.

Н ә г ы й м о в Н. Тәрҗемәдә беренче тәҗрибәләр // Казан утлары. – 2005. – №12. – 173–175 б.

* * *

С а ф и н М. Расчета дыханьем восторжен // Аргамак. – 1999. – № 8. – С. 90–91.

М у с а б е к о в а Р. Сагит Сунчелей: судьба и творчество. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2001. – 292 с.

Н а г и м о в Н. Переводы Сагита Сунчелея из западноевропейской литературы. – Казань, 2006. – 24 с.


Язучылар