Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйз-әл-Габид

Фронтовик шагыйрь Гыйз-әл-Габид (Гыйззәтулла Лотфулла улы Габидуллин) 1918 елның 7 гыйнварында хәзерге Оренбург өлкәсенең Свердлов (элегрәк Тоцк) районы Хөсәен (Саиновка) авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1935-1937 елларда Богырыслан педагогия техникумында укый.

Укуын тәмамлагач, ике елга якын Башкортстанның Зианчура районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1939 елда армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ватан сугышында катнаша, гади солдат, соңыннан фронт газетасы хәбәрчесе-офицер сыйфатында Ленинградтан алып Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза; фашистлар Германиясе җиңелгәч, яңадан Ерак Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Маньчжурия һәм Төньяк Корея җирләренә кадәр барып җитә.

1946 елда армиядән кайткач, Гыйз-әл-Габид Урта Азиядә яши, Үзбәкстандагы Карши һәм Шәһресәбез шәһәрләре мәктәпләрендә балалар укыта. Ватан сугышында алган яралардан сәламәтлеге какшаган Гыйзәл-Габид 1955 елда утыз җиде яшендә вакытсыз вафат була.

Гыйз-әл-Габидның зур булмаган әдәби мирасы (иллеләп шигыре) Ватан сугышы чоры солдат поэзиясенең бер сәхифәсе буларак әһәмиятле.

Аның шигырьләре окопта, сугыш тынып торган ял вакытларында, Төньякның кырыс таш-таулары арасында языла. Аларда сугыш чынбарлыгы, шагыйрь үзе кичергән, үзе күргән вакыйгалар тәэсирендә туган күңел кичерешләре, гадел сугыш алып барган солдатның җиңүгә булган ышанычы, ватандарлык хисләре поэтик чагылыш таба.

Гыйз-әл-Габид иҗат мирасыннан бер төркем шигырьләр «Алар сафта» (1961, 1985) һәм «Беренче карлыгачлар» (1968) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыга.


Язучылар