Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Заһидуллина Дания

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Дания Фатих кызы Заһидуллина 1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туа.

Дания 1971 елны Әмәкәй урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә укыганда аеруча әдәбият, физика һәм математика фәннәре белән кызыксына. Әдәби әсәрләрдә тудырылган серле дөньяга гашыйк була. Шулай ук җәмәгать эшләрендә башлап йөри, класскүләм, мәктәпкүләм чараларны оештыруда бик теләп катнаша. Мәктәп стена газетасының мөхәррире булып эшли, беренче каләм сынавын шунда уза.

Мәктәпкә яшь әдәбият укытучысы Факил Сафин кайтып, әдәби түгәрәк оешкач, аның үзәгендә кайный. Шигырьләр яза, алар район газетасында басылалар. «Авыл утлары» газетасы каршында Фоат Садриев оештырган әдәби берләшмәгә йөри.

1981 елны Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Монда да «Әдәби сүз» стена газетасын чыгаруда, Мөхәммәт Мәһдиев алып бара торган «Әллүки» түгәрәгендә актив катнаша. Әдәбиятны өйрәнүче фән белән кызыксынып китә. Беренче курстан ук профессор Йолдыз Галимҗановна Нигъмәтуллина оештырган семинарларга йөри башлый. Аның җитәкчелегендә фән белән шөгыльләнә.

1986 елны университетны тәмамлый, гаиләсе белән авыл мәктәбенә укытырга китәләр. Балтач районы Түнтәр урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1989 елны гаиләсе белән Казанга күчә, Д.Заһидуллина рус мәктәбендә татар теле укыта башлый. Шул ук елны Мәскәү милли мәктәпләр институты каршындагы аспирантурага керә, әдәбият укыту методикасы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Казанда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты ачылгач, аспирантурада укуын биредә дәвам итә. 1992 елдан – университетта укытучы. 1993 елны филология фәннәре докторы, профессор Т.Галиуллин, педагогика фәннәре кандидаты, доцент К.Биктаһиров җитәкчелегендә «Татар әдәбияты дәресләрендә лирик әсәрләр өйрәнгәндә укучыларга әхлакый-эстетик тәрбия бирү (V–VIII класслар)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Республикада чыга торган газета-журналларда фәнни мәкаләләр, язмалар белән даими чыгышлар ясый.

Д.Заһидуллина фәнни тикшеренүләрне берничә юнәлештә алып бара.

Татар әдәбиятын мәктәпләрдә укыту методикасы мәсьәләләре белән бәйләп, 1917 елга кадәр эшләп килгән татар укыту системасы, мәктәп-мәдрәсәләрдә гамәлдә йөргән әдәбият дәреслекләре хакында мәгълүматлар туплый. Бу дәреслекләр бөтенләй өйрәнелмәгән өлкәгә – әдәбият теориясеннән беренче дәреслекләр һәм татар әдәбият нәзариясенең формалашуына алып килә. Нәтиҗәдә 2000 елны ике зур хезмәт бастырып чыгара: «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы» һәм «Әдәбият кануннары һәм заман (Татар әдәбият нәзариясенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары)». 2001 елны остазы филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат Нәбиевич Галиуллин җитәкчелегендә «Татар әдәбият нәзариясенең формалашу һәм үсеш этаплары (ХХ гасырның беренче чиреге)» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Хәзерге вакытта да Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасында эшли, профессор. «Татар әдәбиятын укыту методикасы», «Әдәбият белеменә кереш» дигән предметлар укыта, «Хәзерге татар прозасы: традицияләр һәм яңалыклар», «Әдәбиятны өйрәнү тәгълиматлары тарихы» дип исемләнгән махсус курслар алып бара. Филология фәннәреннән диссертацияләр яклау Советында гыйльми сәркәтип вазифасын башкара.

Д.Заһидуллина татар әдәбияты, аның тарихы, бүгенге торышы белән дә ныклап шөгыльләнә. ХХ йөз башы татар әдәбияты, иҗади һәм фәлсәфи фикер үсешен күзәтеп, моңа кадәр татар укучысына билгеле булмаган бик күп әсәрләрне анализлап, татарлар өчен яңа өлкәгә караган зур хезмәт – «Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы» (2003) дигән монография яза. Әдәби мирасны бүгенге укучыга кайтаруга үзеннән зур өлеш кертә.

Мәсәлән, Гали Рәхимнең әдәби мирасын гарәп язуыннан кириллицага күчереп бастырып чыгару – шундыйлардан (Гали Рәхим. Сайланма әсәрләр, 2004). Д.Заһидуллина 150 дән артык фәнни хезмәт авторы. Галимә бүгенге татар прозасын өйрәнә, бигрәк тә татар әдәбиятындагы стиль үзгәрешләре, әдәбиятка яңа алымнар үтеп керү, юнәлеш-агымнарның барлыкка килүе кебек үзенчәлекләр белән кызыксына.

Д.Заһидуллина . Язучылар берлегенең И.Юзеев исемендәге (2005), әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белем өлкәсендә Җ.Вәлиди (2006) исемендәге премияләре лауреаты.

2007 елны Д.Заһидуллина Татарстан Фәннәр академиясенә мөхбир-әгъза һәм Баш гыйльми сәркәтип итеп сайлана.

2008 елдан Казан дәүләт университетының укыту методикасы һәм хәзерге татар әдәбияты кафедрасы мөдире.

Д.Заһидуллина – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әдәбият кануннары һәм заман: татар әдәбият нәзариясенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 271 б. – 1000 д.

Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 255 б. – 2000 д.

Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев. – Казан: Казан дәүл. ун-ты нәшр., 2003. – 28 б. – 200 д.

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. . Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б. – 2200 д

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – 2 басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б. – 2000 д.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Т.Гыйлаҗев, Ә.Закирҗанов. – Казан: Мәгариф, 2004. – 247 б. – 5000 д.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Т.Гыйлаҗев, Ә.Закирҗанов, Н.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б. – 5000 д.

Дөнья сурәте үзгәрү: ХХ йөз башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2006. – 191 б. – 2000 д.

Яңа дулкында (1980–2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык). – Казан: Мәгариф, 2006. – 255 б. – 2000 д.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих / соавт. Т.Гыйлаҗев, Ә.Закирҗанов. – Тулыл. 2 басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б. – 5000 д.

Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз / соавт. М.Ибраһимов, В.Әминева. – Казан: Мәгариф, 2007. – 112 б. – 1000 д.

* * *

Гали Рәхим. Сайланма әсәрләр / төз.; текст соавт. Н.Дамуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 287 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К у р б а т о в Х., Н у р и е в Р. Нәзари мирас – бүгенге күзлектән // Мәгърифәт. – 2001. – 23 март.

М и ң н е г у л о в Х. Әдәбият – заман көзгесе // Мәдәни җомга. – 2001. – 22 июнь.

И с л а м о в Ф. Җитди яңа хезмәт // Татар иле. – 2002. – № 45 (нояб.).

Г а ф и я т у л л и н а Н. Әдәбият тарихында яңа сәхифә // Фәнни Татарстан. – 2004. – № 1/3. – 190–192 б.

Сафин Ф. Кеше, идея һәм әдәбият // Казан утлары. – 2004. – № 4. –164–167 б.

Ә х м ә д у л л и н А. Әдәбиятыбыз нәзариятенең яңа бите // А.Әхмәдуллин. Фәнни язмалар. – 2004. – Казан: РИЦ Школа, 2005. – 10–14 б.

Дания Заһидуллина // Казан утлары. – 2005. – № 7. – 188 б.

Б а һ а у т д и н о в Ф. Әмәкәй кызы Дания // Ф.Баһаутдинов. Без – Мөслим балалары. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 331–332 б.

* * *

И б р а г и м о в М. Размышляя над страницами монографии // Научный Татарстан. – 2004. – № 1.2. – С. 204–205.


Язучылар