Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйлаҗев Таһир

Таһир Шәмсегали улы Гыйлаҗев 1960 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Карт авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Ул башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Татар Суксуы мәктәбендә укый. 1975-1980 елларда Минзәлә педагогия училищесын, 1980-1985 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы мәктәбендә балалар укыта. Фәнгә мәхәббәт Т. Гыйлаҗевны 1988 елда яңадан Казанга алып килә.

Ул 1988-1991 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада белем ала. 1991 елның ноябреннән – шушы югары уку йортының татар әдәбияты кафедрасы ассистенты, 1993 елның апреленнән татар филологиясе һәм тарихы факультетының декан урынбасары булып эшли. 1994 елда шул ук кафедрада өлкән укытучы, 1997 елда доцент гыйльми дәрәҗәсенә ия булып, шул вазифаны башкара.

Т.Гыйлаҗев фән, иҗат эше белән студент елларында кызыксына башлый. Студентларның фәнни түгәрәкләрендә, еллык конференцияләрендә докладлар ясый, төрле конкурсларда, фәнни ярышларда катнаша. 1984 елда Ташкент дәүләт университетында «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында аналитик төзелмәләр» дигән темага чыгыш ясап кайта. Аның әдәбият фәне белән ныклап шөгыльләнә башлавы аспирантурада уку елларына туры килә.

«1920-1930 еллар татар әдәби тәнкыйте үсешендә төп тенденцияләр (метод һәм герой проблемасы)» дигән кандидатлык диссертациясе темасына ХХ гасыр ахырындагы иҗтимагый күчеш чорында алына һәм анны 1992 елда уңышлы башкарып чыга. Т. Гыйлаҗев татар әдәбиятының «алтын чор» ы – ХХ гасыр башы әдәби хәрәкәте, аның үсеш закончалыклары, классик әдипләр мирасын яңача тикшерү һәм бәяләү принциплары, сәнгатьчә фикерләү төрләре, әдәби юнәлешләр һәм агымнар кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Шушы дәвернең гыйльми-нәзари, әдәби-тәнкыйди фикер яңарышын һәм аны үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән вәкилләре – Җ.Вәлиди, Р. Фәхретдин, Г. Баттал, Г. Исхакый, Ф.Әмирхан һ.б.ларның – эшчәнлеген яктыртуга зур көч куя.

Яшь галим Таһир Гыйлаҗевның гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендәге икенче юнәлеш – XX гасырда Тукай фәне үткән бай, катлаулы, вакыты белән каршылыклы юлны фәнни яктыртудагы тирән эзләнүләре, дәлилле нәтиҗәләре – әдәбият белеменең җитди казанышлары булып тора.

Т. Гыйлаҗевның гыйльми-тәнкыйди, методик-педагогик эшчәнлегендә төрле жанрдагы хезмәтләре бар: фәнни, монографик, проблемалы мәкалә, рецензия, әдәби портрет, монография, фәнни-популяр басма, уку-укыту әсбапларыннан хрестоматия, методик кулланма, программалар.


Язучылар