Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәримуллин Әбрар

      Тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чурчи авылында крәстиян гаиләсендә туа.

     1941 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлап җибәрә: әүвәл туган авылы колхозында, аннан Завод-Нырты хастаханәсендә – хисапчы, 1942 елның июленнән алып 1943 елның гыйнварына кадәр шул ук районның Олы Арташ авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли.

     1943–1947 елларда Ә.Кәримуллин Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, солдат-автоматчы, разведчик һәм сиксән ике миллиметрлы миномет наводчигы сыйфатында Ватан сугышы фронтлары буйлап сугышчан юл уза, Украина, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә, Ерак Көнчыгышта Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, өч тапкыр яралана, контузия ала, шәхси батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике тапкыр «Батырлык өчен» медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Фронтта чагында, 1944 елда, КПСС сафларына кабул ителә.

     Армиядән кайткач, Ә.Кәримуллин берникадәр вакыт Саба районының Икшермә МТСында тракторчылар бригадасы учетчигы, аннары шул ук районның «Ильич истәлеге» исемендәге колхозда (Чәбия-Чурчи авылы) хисапчы вазифаларын башкара.

     1948–1953 елларда Ә.Кәримуллин – Казан дәүләт университеты студенты. Тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, ул университетның фәнни китапханәсендә эшләргә калдырыла һәм ун елдан артык башта китапханәче, соңыннан фән буенча директор урынбасары һәм сектор мөдире булып эшли.

     1964 елның декабреннән бирле Ә.Кәримуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында башта кече, аннан өлкән фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. Ул 1968 елда «Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, ә 1978 елда «ХХ гасыр башы татар китабы» дигән хезмәте нигезендә докторлык диссертациясе яклап, «филология фәннәре докторы» дигән гыйльми дәрәҗә ала.

     Ә.Кәримуллинның әдәбият белеменә, лингвистикага, библиографиягә бәйле беренче мәкаләләре көндәлек матбугатта илленче еллар башыннан күренә башлый. Ул татар филологиясендә беренчеләрдән булып, татар китап белеменең принципларын билгеләп, үзенең хезмәтләрендә татар матбугаты һәм китабының XVII йөздән алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш юлларын һәм тенденцияләрен җентекләп тикшерә, аларның халык тормышында уйнаган ролен һәм интернациональ функцияләрен бай фактик материалга нигезләп күрсәтә. Гыйльми яктан тирән дәлилләнгән булуы өстенә бу хезмәтләр үзләренең җанлы стиле һәм публицистик пафосы белән дә укучыны җәлеп итәләр, ә авторның «Китап дөньясына сәяхәт» исемле әсәре исә (1979) китап турында фәнни-популяр жанрда татарча язылган беренче хезмәт итеп бәяләнергә хаклы.

     Ә.Кәримуллин – В.И.Ленин исемендәге СССР Дәүләт китапханәсе (Мәскәү) каршындагы докторлык диссертациясе яклау буенча специальләштерелгән совет, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы кандидатлык диссертациясе яклау буенча специальләштергән совет члены, СССР Фәннәр академиясенең Дөнья культурасы тарихы буенча гыйльми советының китапны комплекслап өйрәнү комиссиясе әгъзасы, шулай ук халыкара парламент конфедерациясенең дәүләт сәркәтибе һәм илчесе. Ул «Маркиз Оф Туран» дигән мактаулы исемгә лаек була һәм берничә орден белән бүләкләнә.

     Ә.Кәримуллин – филология фәннәре докторы (1978), ТАССРның атказанган сәнгать һәм фән эшлеклесе (1990). Галим 1991 елда татар китабы тарихына һәм биобиблиографиягә караган күпсанлы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

     1995 елда аңа Татарстанның Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге бирелә.

     Ул 2000 елда Казанда вафат була.

     Ә.Кәримуллин – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар