Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сабирҗанова Нәфисә

Нәфисә Мөхәммәтгали кызы Сабирҗанова (Галиева) 1964 елның 14 декабрендә Актаныш районы Шәрип авылында туа. Теләкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. 13 ел Алабуга, Әлмәт җирлекләрендәге институт, мәктәпләрдә төгәл фәннәр укыта. Студент чорыннан ук иҗатны икенче канатына әверелдергән бу ханым 2001 елда укытучы эшен журналист һөнәренә алыштыра. Ул хәзер Әлмәтнең «Луч» телекомпаниясендә «Җомга» тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты. Иҗат җимешләре район, республика газета-журналларында еш басыла, аларга күренекле композиторлар көйләр язалар. Шигырьләре «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (2001, Казан, «Рухият»), «Әлмәт җырлый» (2003, Казан, «Рухият») җыентыкларында урын алды. 2007 елда Нәфисә Сабирҗанованың «Кузгалуы кирәк күңелнең» Казан, «Рухият» нәшрияты) дигән китабы дөнья күрде.


Язучылар