Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәсәнов Альберт

Язучы-прозаик һәм журналист Альберт Бари улы Хәсәнов (әдәби тәхәллүсе – Альберт Ашыт) 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлап, берникадәр вакыт шул төбәктәге Кече Салабаш авылы мәктәбендә математика укытучысы булып эшләп ала. 1956–1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Институтны тәмамлагач, 1961–1969 елларда Лениногорск шәһәрендә әүвәл төбәк газетасы «Ильич васыятьләре» редакциясендә – әдәби хезмәткәр, аннары шәһәр телестудиясендә һәм радиостудиясендә соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта аның туган як табигатенә һәм төбәк кешеләренә багышланган беренче хикәяләре, очерк язмалары басыла башлый, 1966 һәм 1967 елларда табигать һәм җәнлекләр турындагы хикәяләре тупланган «Озын аяк» һәм «Таң йолдызы» исемле ике китабы дөнья күрә.

          Яшь каләм тибрәтүченең иҗади кызыксынуларын эшчеләр тормышына якынайтуны күздә тотып, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән Альберт Хәсәновны 1969 елның гыйнварында «Татбурнефть» трестының вышкалар монтажлау конторына производство бүлеге инженеры итеп күчерәләр. Соңга таба ул анда (1976 елга кадәр) партком секретаре булып эшли, нефтьчеләр тормышын якыннан торып өйрәнә, алдынгы хезмәт коллективлары, төрле милләт вәкилләре белән аралаша, алар турында «Байрак тапшыру», «Фәндәм фонды» кебек документаль повестьларын иҗат итә, «Бер сафта», «Юллар үргә илтә» дигән очерк җыентыкларын бастырып чыгара.

          1976–1986 елларда А.Хәсәнов Лениногорскидагы «Радиоприбор» заводында гражданнар оборонасы бүлеген җитәкли, аннары биш ел әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнеп, 1990 елдан янәдән журналистлык хезмәтенә кайта: «Ватаным Татарстан» газетасының Әлмәт төбәге буенча үз хәбәрчесе вазифаларын башкара.

          Ул – ике дистәдән артык басма китап авторы. Аларның күпчелеге язучы иҗатының төп юнәлешен тәшкил иткән иң актуаль темага – табигатьне саклауга багышланган.

          А.Хәсәнов 1985 елда «Дружба народов» журналында басылып чыккан «Несказанный свет» дигән повесте өчен журналның махсус бүләгенә лаек була, 1995 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

          А.Хәсәнов – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Озын аяк: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 40 б. – 15000 д.

Таң йолдызы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 96 б. – 10000 д.

Кояш бүләк итәм: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 160 б. – 7000 д.

Юллар үргә илтә: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 137 б. – 1500 д.

Тугрылык: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 110 б. – 10000 д.

Сөенеч: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 136 б. – 13000 д.

Шулай бермәлне: повесть, хикәяләр, очерклар, истәлекләр, әдәби портретлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 240 б. – 11300 д.

Кемгә сөйлим серләремне: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 254 б. – 15000 д.

Яратмый мөмкин түгел.: хикәяләр. – Казан: Рухият, 2001. – 199 б. – 3000 д.

Кан үче: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 256 б. – 3000 д.

Җәнбәт җәвере: повестьлар, хикәяләр, публицистик язмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 478 б. – 2000 д.

* * *

Верность: рассказы / пер. с татар. Н.Алембековой. – М.: Дет. лит., 1984. – 100000 экз.

Легенды нехоженых троп: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 64 с. – 75000 экз.

Радость: повести, рассказы. – М.: Современник, 1986. – 272 с. – 50000 экз.

Узел верности: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1997. – 352 с. – 5000 экз.

Полет пчелы: рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 175 с. – 2000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х а л и д о в Ә. Табигать тугрылык сорый // Татарстан яшьләре. – 1981. – 24 март.

Х ә с ә н о в А. Бер күрешү – үзе бер гомер // Ватаным Татарстан. – 1997. – 2 дек.

Р ә х и м җ а н о в а Г. Язучы белән очрашу // Заман сулышы. – 1997. – 11 дек.

Н ә г ы й м о в а М. Әдипнең кыйбла юлы // Әлмәт таңнары. – 1997. – 16 дек.

Г а б д у л л а е в Ә. Алтын бәйрәмең белән, Альберт! // Шәһри Казан. – 1997. – 19 дек.

* * *

Т е р е г у л о в З. Альберту Хасанову – 60! // Заветы Ильича. – 1997. – 23 дек.


Язучылар