Вил Хәлим улы Ганиев 1934 елның 10 июлендә Татарстанның Норлат районы (хәзерге Яшел Үзән) Төньяк Норлат авылында дөньяга килә. Урта белемне дә шунда ала. 1957 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Мәктәптә русча гына укырга туры килсә дә, татар телендәге китапларны да бик яратып укый, андагы музыкальлеккә гомере буе гашыйк булып яши.
Вил кечкенә яшеннән шигырьләр яза. 1954 елда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» дөнья күргәч, әлеге китаптан аерыла алмый, күңеленә аеруча хуш килгәннәрен русчага да тәрҗемә итә. Аларның дистәгә якыны, М.Җәлил шигъриятенең иң яхшы тәрҗемәләре буларак, аның иң соңгы сайланмаларында да лаеклы үз урынын алды.
Вил Ганиев Дәрдемәнд, Тукай, М.Гафури һ.б. шагыйрьләребезнең шигырьләрен дә урысчага иң камил тәрҗемә итүчеләрнең берсе булып калды.
Вил Ганиев, укуын тәмамлагач, башта «Казан утлары» журналында эшли.
Сәләтен күреп Вил Ганиевне 1959 елда Мәскәүгә Дөнья әдәбияты институтына аспирантурага чакыралар. Анда ул төрки телләрне ныклап өйрәнә. Назыйм Хикмәт, Махтумкули, Кербабаев, Жамбул һәм бик күп татар әдипләренең шигырьләрен русчага оригиналдан тәрҗемә итә. 1964-1967 елларда ул «Советский писатель» нәшриятында, 1967-1991 елларда СССР Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Биредә П.Антокольский, Н.Тихонов, А.Твардовский, С.Липкин, Р.Моран, М.Львов кебек әдипләр белән хезмәттәшлек итә. Бер үк вакытта Әдәбият институтында (1986-1994) укыта. 1997 елдан Россия Фәннәр академиясенең Дөнья әдәбияты институтында эшли. Тәрҗемә итү белән бергә татар әдәбиятының XX гасыр классик әдипләре иҗаты турында күп кенә фәнни очеркмәкаләләр яза.
Вил Ганиевкә 1994 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 2005 елның 22 апрелендә Мәскәүдә вафат була.