Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кашина Александра

Александра Николаевна Кашина 1986 елның 8 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 2002 елда 140 нчы номерлы гимназияне тәмамлый һәм ТИСБИның юридик факультетында белемен дәвам итә.

А.Кашинаның беренче әсәрләре «Республика Татарстан», «Вечерняя Казань», «Казанские ведомости», «Ватаным Татарстан», «Молодежь Татарстана», «Литературная газета», «Комсомольская правда», «Моя газета», «Аргументы и факты», «Восточный экспресс», «Курьер» газеталарында һәм «Идель», «Казань» журналларында басыла. Аның әсәрләре радио һәм телевидениедә дә бик еш яңгырый.

А.Кашинаның исеме «Как время катится в Казани золотое…» Казан рус поэзиясе антологиясендә, «Современник» (М., 2003, 2005), «Филантроп» (М., 2005), «Темп» (Минск, 2006), «Новые имена России» (М., 2003) басмаларында да урын ала.

2005 елда шагыйрәнең «Кочевница Сердца» дигән җыентыгы дөнья күрә. А.Кашинаның шигырьләренә М.Швыдкой, Р.Козакова, Д.Хворостовский, М.Розовский, Б.Гребенщиков, Ю.Шевчук, шулай ук «Scorpions» рок группасының лидеры К.Майне һ.б. сәнгать осталары зур бәя бирделәр.

А.Кашина – XII Республика һәм Бөтенроссия әдәби конкурслар лауреаты, 2004 елда ул «Поэзия» номинациясендә (Мәскәү.Женева) Халыкара «Филантроп» премиясенә лаек була. 2005 елда «Культура – духовность» номинациясендә «Женщина года» республика конкурсында лауреат исемен яулый.

А.Кашина – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар