Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Прихожан Петр

Петр Борисович Прихожан 1940 елның 11 февралендә Кырымда туа. 1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлап, Севастополь суднолар төзү техникумына укырга керә. Озакламый авыруы сәбәпле укудан чыгарыла, аннан соң тимер юл техникумының төзүчеләр бүлегенә керә һәм 1958 елда аны тәмамлый. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укып, өлгергәнлек аттестаты ала.

Ул беренче шигырьләрен 1960 елда Харьков инженер-төзүчеләр институтында укыганда яза. Үзен прозада да сынап карый. Беренче хикәяләре Харьков шәһәрендә чыгучы «Ленинска Змина» газетасында украин телендә басыла. Әмма тиздән проза әсәрләре язудан туктый.

Диплом яклаганнан соң, П.Прихожан Братск шәһәренә юллама ала һәм анда әдәби берләшмәгә йөри. Шигырьләре Братск шәһәрендә чыгучы газета битләрендә басыла. Еш кына Братск телевидениесеннән чыгыш ясый.

1966 елда «Яшьлек, иҗат, заман» өлкә конференциясендә лауреат исеменә лаек була. Өлкәдә чыгучы газеталар һәм «Ангара» альманахында аның шигырьләрен бик теләп басалар, өлкә телевидениесе, П.Прихожан әсәрләренә таянып, «Думы о граде Китеже» исемле фильм төшерә. 1970 елда Көнчыгыш Себер нәшриятында аның «Гулливеры» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басыла.

1971 елда П.Прихожан КамАЗ төзелешенә килә, «Автозаводстрой» идарәсендә эшли, аннан соң 1979 елда Волгодонск шәһәренә «Атоммаш» төзелешенә китә. Ун ел буена бернәрсә дә язмый. Шуннан соң язучы Владимир Карпенко киләчәктә язарга киңәшләр бирә, һәм П.Прихожан кабат актив рәвештә яза башлый. 1982 елда ул Чаллы шәһәренә кайта, 1986 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Знакомство» исемле икенче китабы (шигырьләре) басыла, ә 1989 елда «Стройка» поэмасы аерым китап булып чыга. Бу елларда «Чертовщина», «Критерии», «Воевода Шеин», «Атланта», «Алексей и Афросинья» поэмалары, «Снова о полку Игореве» шигъри хикәясе языла.

П.Прихожан татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. Тәрҗемәләре көндәлек матбугатта, «Новый мир», «Чаян» журналларында басыла.

1990 елда П.Прихожанның «Прометей» нәшриятында «Плата за гадание» шигырьләр китабы нәшер ителә.

Бүгенче көндә ул лаеклы ялда.

П.Прихожан – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гулливеры: стихи. – Иркутск: Восточно-Сибирское изд-во, 1970. – 35 с. – 5000 экз.

Знакомство: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 64 с. – 2400 экз.

Стройка: поэма. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 38 с. – 3000 экз.

Плата за гадание: стихи. – Москва: Прометей, 1990. – 80 с. – 5000 экз.

Стройка: поэма. – Челны: Изд-во Камского автозавода, 1991. – 38 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К о т о в Ю. Сопричастность // Знамя коммунизма. – 1983. – 29 янв. – С. 121.

А л е ш к о в Н. Портрет на фоне книги // Информ. бюлл. Н.-Ч. горисполкома «Время». – 1989. – 4 сент.

Х у с н у л л и н Х. Идущий за четвертым ветром // Светлый путь. – 1992. – 24 окт.


Язучылар