Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Крыймов Мансур

Мансур Кәрим улы Крыймов 1898 елда элекке Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы) Чүри-Бураш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Сабый чагында ук ятим калып, авылның мәзине Кәрим гаиләсендә тәрбияләнеп үсә, башлангыч мәдрәсә белеме ала. 1915 елда яшүсмер егет, үги ата-ана йортын калдырып, Кавказ якларына үз көнен үзе күрергә чыгып китә, 1917 елның гыйнварына чаклы Грозный нефть чыгару урыннарында, Әстерхан байларында һәм балык тоту әртилләрендә төрле яллы эшләрдә эшләп йөри. 1917 елның гыйнварында патша армиясенә алынып, Октябрь вакыйгаларын солдат булып каршылый һәм тиздән, Кызыл Гаскәр сафына күчеп, Гражданнар сугышы чорында Колчакка, Врангельгә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, М.Крыймов Мәскәү төбәгендәге Люберцы шәһәрендә заводта эшли башлый, ә 1923 елда Мәскәүнең үзенә күчеп, «Кызыл Шәрекъ» типографиясендә хәреф җыючы, соңга таба корректор хезмәтләрен башкара. Заводта, типографиядә эшләү, татар журналистлары һәм әдәбият-сәнгать әһелләре белән даими очрашу-аралашу инде 1918 елларда ук каләм тибрәтә башлаган яшь шагыйрьне канатландырып җибәрә: 1921 елдан Мәскәүдә һәм Казанда чыга торган татар матбугат басмаларында Мансур Крыймов имзасы белән агитацион-публицистик характердагы шигырьләр, мәкаләләр, рецензияләр басыла башлый.

Озакламый, 1925 елда, Мәскәү һәм Казан нәшриятларында шагыйрьнең берьюлы өч җыентыгы дөнья күрә («Комсомол җырлары», «Чүкеч җырлары», «Кызыл Бәдәвам»).

Алга таба М.Крыймов аеруча зур иҗади активлык күрсәтә, классик шигырь формаларына яңа эчтәлек салып, авыл һәм шәһәр тормышы темаларына бик күп тезмә агиткалар, такмаклар, шигъри өндәмәләр, сәяси юнәлешле публицистик поэмалар, шигырьләр, җырлар, маршлар, декламацияләр иҗат итә. Балалар өчен дә җырлар, хикәяләр яза.

Узган гасырның егерменче елларның ахыры – утызынчы елларның беренче яртысында Мансур Крыймов иҗатында эшчеләр, производство темасы үзәк урынны ала. Шагыйрьнең бу темага язган әсәрләрендә («Җырларымны бирдем күмергә» җыентыгы, 1931) тормыш материалын тирәнрәк үзләштерүгә, коры риторикадан, декларативлыктан качарга омтылыш сизелә, лирик геройның рухи дөньясына игътибар беркадәр көчәя төшә.

Ул – күпсанлы поэмалар авторы. «Кызыл Бәдәвам», «Яңа көннәр алдында», «Кызыл лачыннар», «Онытылган җырлар», «Фатыйма», «Провокатор», «Партизаннар» кебек поэмаларында шагыйрь, үзенең иҗат принцибына тугры калган хәлдә, тормыш күренешләрен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, конфликтларны, психологик яктан артык мотивлаштырып тормыйча, фәкать социаль-сәяси эчтәлегенә генә игътибар биреп, тормыш чынлыгын берьяклырак гәүдәләндерә.

1925–1934 еллар арасында, ягъни нибары ун ел эчендә, М.Крыймовның Казанда һәм Мәскәүнең СССР халыклары үзәк нәшриятында шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре тупланган егерме ике китабы басылып чыга.

Утызынчы елларның икенче яртысында, сәламәтлеге начараю һәм матбугатта шәхесенә, иҗатына карата тәнкыйть сүзләре ишәю сәбәпле, Мансур Крыймов күренекле язучы, Башкортстан үзәк башкарма комитеты (БашЦИК) рәисе Афзал Таһировның шәхси чакыруы белән Мәскәүдән Уфага күчеп килә. Репрессияләр чорында А.Таһиров кулга алынганнан соң, М.Крыймовка да чират җитә, ул да, кулга алынып, 1938 елның 1 августында Уфа төрмәсендә атып үтерелә.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин