Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мансуров Зиннур

Шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эш­е Зиннур Мөҗип улыМансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы авылда механизатор булып эшлә­гәннән соң, 1967-1972 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аннары ике ел Биробиджан шәһәрендә офицер булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, журналистлык эшчәнлеге башлана: ул әүвәл «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче (1975-1983), «Казан утлары» журналында сәнгать бүлеге мөхәррире (1983-1986), аннары дүрт ел Татарстан радиосында сәнгать тапшырулары программаларының баш редакторы хезмәтендә. Узган га­сырның туксанынчы еллары башында, язучыларның XII корылтаенда сай­ланган идарә әгъзасы буларак, З.Мансуров берничә ел Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул — атналык «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире хезмәтендә.

Зиннур Мансуровның беренче шигырьләре балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») битләрендә, соңыннан Та­тарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем туган илем» исемле күмәк җыентыкта (1970) басыла. Шул ук 1970 елда аның бер шәлкем шигырьләре яшь каләм тибрәтүчеләрнең күмәк җыентыгы «Беренче карлыгачлар»да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» дип аталган күләмле генә беренче мөстәкыйль шигъри китабы дөнья күрә. Китап әдәби җәмәгать­челекнең, шул җөмләдән Сибгат Хәким, Әхсән Баян, Равил Фәйзуллин ке­бек тәҗрибәле шагыйрьләрнең уңай бәя-фикерләренә тап була.

З.Мансуров — нечкә хисле лирик шагыйрь. Аның публицистик яңгы­рашлы, көндәлек тормыш вазгыятенә багышланган шигырьләрендә дә фикер хисси сурәт-образларга төрелеп бирелә. Шагыйрь тормышта, таби­гатьтә беренче карашка гади генә булып күренгән нәрсәләрдә тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган үзенчәлекләрне таба белә.

З.Мансуровның әдәби иҗаты күпкырлы. Ул, лирик, публицистик ши­гырьләр, афоризмнарга корылган кыска шигырьләр язу белән бергә, сю­жетлы шигырьләр һәм поэмалар жанрында да уңышлы эшләп килә. Аның ике тарихи персонажның — Явыз Иванга кол итеп җибәрелгән Казан хан­бикәсе Сөембикә белән Киев Русеның әсирлеккә төшкән кенәзе Василий­ның хатыны Ярославна арасындагы символик монологлар рәвешендә алар-ның эчке кичерешләрен тасвирлаган «Ике егълау», каһарман язучыбызга багышланган «Балкыш, яки Хәйретдин Мөҗәйнең «Сугыш язмалары»ннан юллар» исемле һәм мифологик темага язылган «Хозыр галәйһиссәламне эзләү» дигән поэмалары идея-эстетик яңгырашы белән дә, форма өлкәсендәге яңа поэтик табышлары белән дә әдәби тәнкыйтьтә зур кы­зыксыну уята.

З.Мансуровның балаларга атап язган шигъри китаплары да бар («Алып батырга шелтә», «Кайда нәрсә пешә?» җыентыклары). Ул — шулай ук әдәби­ят, сәнгатьнең гомуми мәсьәләләренә, җыр, музыка проблемаларына, аерым әдип һәм сәнгать кешеләренең иҗатларын анализлауга, мәдәниятнең, иҗтимагый-сәяси тормышның четерекле темаларына багышланган күпсанлы мәкаләләр авторы буларак та үзен киң эрудицияле, төпле карашлы-фикерле милләтпәрвәр иҗатчы итеп таныткан шәхес. Аның бу төр хезмәтләре, мәкалә-уйлануларының бер өлеше «Юлын белгән арымас» (1989), «Күңелдә фидаи яшәсә» (2006) исемле китапларында урын ала. 1989 һәм 1993 еллар­да ул, татар милли җыр жанрының классик хәзинәсен тәшкил иткән иң по­пуляр җырларны туплап, ике зур җыентык бастырып чыгара. Озак еллар буе «Мәдәни җомга» газетасын җитәкләгән тәҗрибәле мөхәррир буларак, ул газета сәхифәләрендә татар мәдәниятен, татар телен, әдәбият һәм сәнгать казанышларын пропагандалауга үзеннән зур өлеш кертә.

Шагыйрь 1994 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, 2005 елда аңа һ.Атласи исемендәге әдәби бүләк бирелә, 2009 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемен­дәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Татарстанның халык шагыйре.

З.Мансуров — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъ­засы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кул бирәм: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Баянов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 112 б. – 3000 д.

Йөз суы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 96 б. – 3200 д.

Ваем: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 110 б. – 3000 д.

Юлын белгән арымас: тормыш, әдәбият һәм сәнгать турында уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 168 б. – 1300 д.

Алып батырга шелтә: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1994. – 30 б. – 10000 д.

Яшәү үзәне: шигырьләр һәм поэмалар / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 319 б. – 2000 д.

Күңел сәфәре: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 222 б. – 1500 д.

Җәрәхәтле йөрәк җылырак: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 448 б. – 3000 д.

Күңелдә фидаи яшәсә: әдәбият, сәнгать һәм яшәеш турында уйланулар. – Казан: Мәгариф, 2006. – 495 б. – 2000 д.

* * *

Көнгә шөкер кылуы: шигырьләр, поэмалар / Г.Игебаев тәрҗ. – Өфө: Китап, 2000. – 296 б. – 1500 д. (Башкорт телендә.)

* * *

Тысячелистник: стихи. / пер. с татар. – М.: Современник, 1983. – 64 с. – 10000 экз.

Душицы белый запах: стихи, поэмы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 128 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З ә й д у л л а Р. Йөз суы // Шәһри Казан. – 1999. – 9 июль.

Р ә ш и т Ә. Инеш тулып ак болытлар ага // Ватаным Татарстан. – 1999. – 14 июль.

М и н г а л и м Р. Яшәү үзәнендә таулар бар // Мәдәни җомга. – 1999. – 16 июль.

Г а т а ш Р. Сәфәрләргә чыксаң белерсең… // Казан утлары. – 2000. – № 4. – 152–157 б.

Б а я н о в Ә. Егерме еллык сәфәр // Мәдәни җомга. – 2000. – 14 июль.

Х и с а м о в Н. Күңел тирәнлеге // Шәһри Казан. – 2003. – 11 апр.

Б а т у л л а Р. Җәрәхәтле йөрәк җылырак // Татарстан яшьләре. – 2003. – 17 июнь.

Г а т а ш Р. Шагыйрь йөрәге җәрәхәтсез булмас // Мәдәни җомга. – 2003. – 27 июнь.

Ә х м ә т җ а н о в М. Тарих һәм шагыйрьнең яралы йөрәге // Шәһри Казан. – 2003. – 25 июль.

Г а ф и я т у л л и н а Н. Хәтер сызлануы // Казан утлары. – 2004. – № 1. – 177–181 б.

Н о г м а н и Р. Шагыйрь нигә ачына? // Татар иле. – 2004. – № 15 (апр.).

У р м а н ч е Ф., М ә х м ү т о в Х. Камиллек өлгесе // Ватаным Татарстан. – 2004. – 16 апр.

Г ы й з з ә т у л л и н Р. Җәрәхәтле йөрәк җылысы // Татар иле. – 2005. – № 22 (июнь).

* * *

К у т у й Р. Все в первый раз – и в последний // Респ. Татарстан. – 2003. – 29 марта.

М у с т а ф и н Р. Теплее греет раненое сердце // Респ. Татарстан. – 2004. – 9 апр.


Язучылар