Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Корчагин Владимир

Язучы Владимир Владимирович Корчагин 1924 елның 14 октябрендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 14 яшьтә әтисенең авыру һәм гаиләләренең матди хәле начар булу сәбәпле, укуын ташлап, заводта (КОМЗ) эшләргә мәҗбүр була.

1946 елда кичке урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга керә. 1951 елда аны тәмамлый һәм аспирантурада укырга калдырыла. 1954 елда диссертациясен яклап, В.Корчагин «минерология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә ала һәм әдәби әсәрләр язу белән бергә утыз биш ел университетта укыта. Ул үз белгечлеге буенча ике монография һәм дистәләгән фәнни мәкаләләр авторы. 1962 елда аның беренче әдәби әсәре – «Тайна реки злых духов» китабы басылып чыга. Повесть, укучы яшьләрнең игътибарын казанып, 1963, 1974 елларда кабат нәшер ителә. Соңрак «Путь к перевалу», «Астийский эдельвейс», «Конец легенды», «Именем человечества», «Узники страха» романнары – барлыгы унике китабы чыга, дүртесе «Ел китабы» дипломнарына ия була. Сюжетлары төрле-төрле булса да, аларның һәммәсен фәнни-фантастик, маҗаралы, шул ук вакытта мәхәббәт, матурлык һәм игелеклелек турында булулары берләштерә.

В.Корчагин 1988 елдан Татарстан Язучылар берлегендә рус әдәбияты секциясен җитәкли, әдәби киңәшче булып эшли. Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Державин исемендәге премия лауреаты.

Ул 2012 елның 27 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була, Киндери зиратында җирләнгән.

В.Корчагин – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тайна реки злых духов: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962; 1963; 1974. – 424 с. – 100000 экз.

Путь к перевалу: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 407 с. – 15000 экз.

Астийский эдельвейс: роман / предисл. А.Мушинского. – М.: Мол. Гвардия, 1982; Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 384 с. – 50000 экз.

Конец легенды: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 221 с. – 100000 экз.

Именем человечества: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 287 с. – 50000 экз.

Узники страха: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 223 с. – 75000 экз.

Подкидыш: повесть / предисл. А.Мушинского. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 175 с. – 10000 экз.

Хозяева подземных магистралей: художественно-публицистическое произведение. – Казань: Стар, 1999. – 265 с. – 2000 экз.

Женщина в черном: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 225 с. – 2000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш е м е л е в а Е. Благословленный самим Державиным // Детская библиотека. – 2002. – № 2. – С. 73.

Г а л и м у л л и н а А. Синтез научного и художественного в прозе В.Корчагина. – М.: Литера, 2004.

 


Язучылар