Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фоат Галимуллин: егерменче еллар һәм матур әдәбият

Татарстаныбызның йөз еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, шушы вакыт аралыгында булган вакыйгаларны, ил тормышындагы хәлләрне, аларның нәтиҗәләрен барларга омтылу -табигый ихтыяҗ. Без моны татар халкы мисалында гына карасак та,

1917 елда бер-бер артлы булган ике инкыйлабның тарихи барышыбызны, яшәешебезне, күңел дөньябызны, холык-фигыльләребезне никадәр үзгәртүләргә китергәнен ачык күрәбез. Бу чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыру хасияте булган матур әдәбиятка да кагыла. Уналтынчы гасыр уртасыннан башлап, үсеш дип әйтмик, хәтта үзенең барлыгын сиздерү өчен дә мөмкинлеге булмаган сүз сәнгатебез шул караңгы дәверләрдә дә тереклеген саклап кала алды. Һәр чорда ул, чынбарлыкка бәрабәр рәвештә, халык күңелендәге хис-тойгыларны, хәл-әхвәлләрне сурәтләп барды. Әмма аларны укучыларга җиткерү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә чикле иде.

Егерменче гасыр башындагы инкыйлаб нәтиҗәсендә генә андый мөмкинлекләр барлыкка килде. Патша хакимияте, халык күтәрелешеннән куркып, каләм ияләрен тотып тора торган дилбегәне, чак кына булса да, йомшартырга мәҗбүр булды. Бу сүз сәнгатебезнең моңача күрелмәгән үсешен тәэмин итте. Г. Исхакый, Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Н. Думави, Г. Камал, Г. Коләхмәтов, Ш. Бабич, К.Тинчурин кебек каләм осталары нәкъ шушы вакытта әдәби эстафетаны үз кулларына алдылар, төрки халыклар арасында татар әдәбиятының алгы сафка чыгуын тәэмин иттеләр. 1917 елны татар әдәбияты шигърияттә, прозада, драматургиядә һәм, әлбәттә, публицистикада зур казанышлар белән каршы алды. Әлеге үсеш табигый рәвештә дәвам иткән очракта, безнең бу өлкәдәге казанышларыбыз, сүз дә юк, алга таба тагын да зур булыр иде. Нихәл итәсең, тарихи тәгәрмәчне хәрәкәткә китерүче кануннар безнең ихтыярга буйсынмый. Менә шул барыш 1917 елдагы кискен борылышларны барлыкка китерде дә. Без шул үзгәрешләр мохитендә матур әдәбиятыбызда барлыкка килгән төп үзгәрешләрне билгеләүне максат итәбез. Әлбәттә, алар бик күп, ләкин шулай да аеруча гыйбрәтлеләре турында гына сүз алып барсак та, бу яңалыкларның, хәтта гайре табигый күренешләрнең нидән гыйбарәт булуын күз алдына китерергә ярдәм итәр.

Сүзне иң әүвәл җәмгыять һәм матур әдәбият арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклап китүдән башларга кирәктер. Гадәттә, әдәбият һәм сәнгать үзбаш яшәргә омтыла. Ник дигәндә, иҗат нинди дә булса күрсәтмәләргә буйсынуны өнәми. Язучы нәрсәне дә булса сурәтләргә алына икән, ул аны эчке ихтыяҗы буенча эшли. Шулай булырга тиеш тә. Алар, Г. Тукай әйтмешли, «юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам» дип, үзләренең карашларын курыкмыйча, шикләнмичә әйтсәләр генә язганнары табигый була, укучыларның күңелен кузгата. Хәзер исә хәл үзгәрде — язучы каләме турыдан-туры хакимияткә хезмәт итәргә тиеш булып чыкты. В. Ленинның әле 1905 елда ук язылган бер мәкаләсендә «Әдәбият — фирка эшенең состав өлеше» дигән таләбе инде, һичшиксез үтәлергә тиеш булып, язучы алдына килеп басты. Электән язып килгән әдип-шагыйрьләр бу күрсәтмәне үтәргә ашыкмасалар, әле яңа гына кулларына каләм алучылар өчен бу үзенә күрә әдәби иҗат шулай булырга тиеш икән дигән кагыйдәгә әверелде.

 Моның типик гәүдәләнеше Һ. Такташка булган мөнәсәбәттә дә күренә. Үзе әйткәнчә, мәңгелек темалар белән кызыксынучы бу шагыйребезгә дә җиргә төшү, көн вакыйгаларын хәзерге рәсми сәясәткә хезмәт итәрлек итеп сурәтләү таләбе куела. Әдәби суд ясап, алга таба да мондый элеккеге юлың белән барсаң, син безгә кирәк түгел, дип тә кисәтәләр. Бигрәк тә «Үтеп барышлый» шигырендәге бер строфа вульгар социологларның үтенә тия. Ул анда замандашларының социализм төзелешенә булган мөнәсәбәтләренең каршылыклы булуын әйтә:

Сүгенеп-нитеп булса да әле,

Үз эшләрен алып баралар,

Алар көче белән күтәрелә

Яңа авыл, яңа калалар.

Моннан аңлашылганча, яңаны төзүчеләр бу эшләрдә күңелләренә каршы килеп, «сүгенеп-нитеп» кенә катнашалар. Бу сүзләр өчен матбугатта, төрле җыелышларда каты тәнкыйть сүзләре ишеткәннән соң, Һ. Такташ әлеге строфаны шул көннәр сәясәтенә туры килерлек итеп үзгәртергә тиеш була.

Алар башка хәзер;

Алар, тар сукмаклардан чыгып,

Зур юлларга табан баралар,

Алар көче белән күтәрелә

Яңа авыл, яңа калалар.

Шагыйрь каләме белән идарә итүнең бер гыйбрәтле мисалы бу. Шунысы уйландыра, инде бу вакытка «Гасырлар һәм минутлар», «Сыркыды авылы» кебек әсәрләр язганнан соң да халык аңындагы каршылыклар шагыйрь күңеленә тынгылык бирмәгән. «Үтеп барышлый» шигыренең 1928 елда язылганын искә алсак, моның шулай икәнлеге тагын да ачыклана төшә. Моны очраклылык дип тә әйтергә мөмкин булыр иде. Юк икән, шул ук 1928 елда ул аңлы рәвештә, үзе раслаганча, курыкмыйча, «Югалган матурлык» дигән драма әсәре яза. Ул анда барысы да диярлек фиркале булган яшьләрне «богемачылар» — тәртипсез, гамьсез яшәүчеләр итеп гәүдәләндерә. Әлбәттә, сәясәт сагында торучыларга бу ошамый, әсәрне тиз генә сәхнәдән куып төшерәләр. Драма бары 1956 елда гына матбугатта басыла ала. «Киләчәккә хатлар» поэмасында Һ. Такташ «Бездә һәр гаилә хәзер каршылыклы, бик күп кешеләр икегә бүленә» дип әйтә икән, аның шәхси карашларының да бербөтен түгеллеге күренә, «элек чакта мин бер кеше идем, миндә хәзер ике мин» дип раславы үзенә дә туры килә.

Ш. Маннур, егерменче еллардагы күңел халәтен тасвирлаганда, әнә нәрсә ди: «ул чакта безнең буын ниндидер югары пафос белән, үзе дә аңлап бетермәгән мавыктыргыч романтика белән, дөньякүләм революцион омтылыш белән яши иде». Шуңа күрә әсәрләрнең күпчелеге, сәясилек белән сугарылып, публицистиканы хәтерләтә. Шул мохиттә күңел халәтен чагылдырган лирик әсәр язу хәтта гаеп санала. Ш. Маннурның үзен дә нәкъ менә шуның өчен, әдәби тотнаксызлыкта гаепләп, сәяси яктан төзәтү өчен, Донбасска шахтерлар, төзүчеләр арасына җибәрәләр. Әдәби әсәрләргә булган төп таләпне шул ук Ш. Маннур егерменче елларның үзеннән торып болай тасвирлый: «без язылган әйберләрнең иң элек сыйнфый ягын, сәяси дөрес яңгыравын гына тикшерә идек. Ә инде әсәрнең сәнгатьчә сыйфаты турында фикер йөртә белмәгәнгә, „әйбәт язылган“, „йомшак чыккан“ дию белән чикләнә идек». Матур әдәбиятка әнә шундый үлчәмнәр белән якын килү, әлбәттә инде, сәнгатьчә камиллеккә илтми, иң әүвәл аның сәясәткә хезмәт итүенә өстенлек бирүгә китерә иде. Бу инде схемалылыкка, акыл өйрәтүгә, коры чакыруларга илтә торган юл. Менә ни өчен ул елларда әдәбиятка килүчеләргә, абына-сөртенә булса да, сәнгатьлелекне сәясилектән аера башлауга килергә туры килде. Алар, әнә шул Ш. Маннур әйткән сәяси романтик күтәренкелек шартларында төркемләп-төркемләп килделәр. Шулай дулкын булып килеп тә, әдәбият мәйданында калучылары чагыштырмача аз булды. Менә алар: Фәтхи Бурнаш, Шамил Усманов, Барый Рәхмәт, Мәхмүт Максуд, Кави Нәҗми, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Таҗи Гыйззәт. Алар арасында, я гомерләре бетеп, я башка сәбәпләр белән шул елларда гына күренеп алучылары да булды. Шулар рәтеннән әдәбият тарихында Габдулла Харис, Шамун Фидаи, Рәхмәтулла Исхаков, Салават Хәруллин, Әбрар Сәгыйди, Кәрим Әмири, Заһидә Бурнашева, Зәйнәп Бәширова, Ярлы Кәрим исемнәре бүгенге буыннарга да чит-ят түгел. Аларның әсәрләре инкыйлаб һәм аннан соңгы унъеллыктагы әдәби хәрәкәтне генә түгел, тормышның үзен дә шактый дөрес итеп күзаллауга хезмәт итә.

Бу елларының каләм тибрәтүчеләре алдында төп бер сорау тора — яңа чынбарлыкны ничек сурәтләргә? Чөнки сүз сәнгатенең төп хасияте, аның бурычлары чор таләпләренә җайлашу кичерә. Күп кенә мәсьәләләрдә яшәп килгән традицияләргә капма-каршы булып үзгәрә. Инкыйлабка кадәрге һәм аннан соң булганнар белән чагыштырып караганда, моны аеруча ачык күреп була. 1917 елга кадәрге әдәбиятка хас билгеләр: чынбарлыкка тугрылыклы булу, хөрлек идеяләренең эзлекле урын алуы, сәнгатьлелеккә өстенлек бирелү, кешелеклелек, киләчәккә өмет белән карау, халкыңа мәхәббәт, дини ышануларның табигыйлеге һәм башкалар. Болар каләм әһелләренең эчке дөньялары белән дә яраша иде. Димәк, язган әсәрләреңдә әлеге билгеләрнең урын алуы авторның эчке ихтыяҗы булды. Инкыйлабтан соңгы шартларда иҗат ителгән әсәрләргә хас билгеләр исә күп очракларда мәҗбүрилек белән шартланды. Алар: инкыйлабый көрәш пафосы, сыйнфыйлыкның үзәккә куелуы, большевиклар фиркасе идеологиясенең төп нигез булуы, советчыл ватанпәрвәрлек, дини инануларга тискәре караш. Бу билгеләргә туры китереп язылган әсәрләрнең нинди рәвеш алырга тиешлеге әйтмәсәң дә аңлашыла. Чөнки иҗатчыдан иң элек сәясилеккә игътибар бирү таләп ителә, сәнгатьлелек икенче планда кала. Бу әсәрләрдә инкыйлабый рух өстенлек итә, сурәтләнгән образларның эш-гамәлләре күңелнең табигый тирбәлешләренә бәрабәр булмаска да мөмкин, иң мөһиме — инкыйлаб бурычларына тугрылык сакланырга тиеш.

1925 елның 18 июнендә фирка үзәк комитетының матур әдәбият өлкәсендәге сәясәт турында махсус чыгарыла. Анда куелган төп бурыч — яңаны сурәтләү мөмкинлеген бирә торган стильне табу, диелә. Күргәнебезчә, әле сүз иҗат методы турында бармый. Әмма инде иҗат гамәленең үзендә бу методның ниләрдән гыйбарәт булырга тиешлеге тулы көченә раслану бар иде. Соңыннанрак, ягъни утызынчы еллар башында ул инде төгәл исеме белән — социалистик реализм дип атала башлады һәм совет әдәбиятының һәм сәгатенең бердәнбер методы булып саналды. Аның тормышны дөрес итеп чагылдыра алмавын ул елларда ук аңлаганнар. Әйтик, Г. Толымбайскийның аңа булган карашы аеруча гыйбрәтле. Әдәбиятта советчыл идеологияне саклауга аеруча тырышлык куйган бу шәхеснең сүзләре аның эшчәнлегенә контраст булып кабул ителә. «Хәзер, — ди ул, — социалистик реализм, дөреслекне язу турында сөйлибез. Ә безнең тормышта булганны язып кара — берәр «уклон”га эләгүеңне көт тә тор».

Егерменче еллар әдәбиятындагы менә шундый мәҗбүрилекнең эволюциясен вакыт ягыннан ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин: егерменче елларның кыл уртасында, ягъни 1925 елда без искә алган документ игълан ителде. Әдәбият өлкәсендәге төп күрсәтмәләр тупланган әлеге карарга кадәрге булган елларны беренче, аннан соңгыларын икенче чор дип карыйбыз. Алар бер-берләреннән шактый аерылып та торалар. Инкыйлабтан соңгы сигез елны  күпмедер дәрәҗәдә иркенрәк вакыт дип санарга була. Ни өчен дигәндә, әле язучылар үзләренең күңел кушулары буенча төрле күмәкләргә оеша алалар. Әйтик, бездә «Октябрь», «Сулф» (Сул фронт), «Завод», «Часовой» күмәкләре оеша. Аларга язучылар, өстән кушыуны көтеп тормыйча, үз теләкләре белән киләләр, ошамаса, чыгып та китә алалар. Кайберләре хәтта берьюлы икешәр күмәктә булырга өлгрәләр. Иҗат ысулы җәһәтеннән футуризм, имажинизм кебек агымнарга да тупланып алулар була. Моның өчен беркемне дә эзәрлекләмиләр. Бары тик төрле дискуссияләрдә генә бер-берләренә бәя бирүләр, кайсысының совет җәмгыятенә файдалы, яки кирәксез икәнлеге турында бәхәс оештырулар була. Ягъни болар каләм әһелләренең үз дөньясы дип карала. Әлеге документ моңа чик куя, әдәби мохиттә «пролетар язучылар гегемониясен (өстенлеген)» тәэмин итү бурыч буларак карала. Имеш, тормышның башка өлкәләрендә җиңеп киләбез, инде мәдәнияттә дә инкыйлаб кирәк. Чөнки сыйнфый көрәш әдәбиятта да бара. Без бу тармакны читтә калдыра алмыйбыз, дигән караш үткәрелә. Менә бу җөмләләрдә бәян ителгән фикерләр, әлбәттә инде, моннан соң әдәби-сәнгати-мәдәни тармакларда эшнең ничек куелырга тиешлегенә ныклы күрсәтмә булып кабул ителәләр. Дөрес, язучыларның күпчелеге әлеге документ таләп иткәннәрне үтәүгә ул кадәр ашыгып керешмиләр диярлек. Хәтта Ф.Бурнаш бер елдан соң матбугаттагы чыгышында аның кәгазьдә генә кала баруына борчылуын да белдерә. Әмма шулай да ике олы әдибебез — Ш. Камал белән Г. Ибраһимов — документта әйтелгән таләпләргә туры китереп, «Таң атканда» һәм «Тирән тамырлар» әсәрләрен иҗат итәләр. Бу җәһәттән башкаларга үрнәк күрсәтәләр.

Шулай да сүз бара торган резолюциядә ике мөһим нәрсә бар иде. Беренчесе — мираска мөнәсәбәт. Анда «элеккеге мәдәни мираска кимсетеп карауларны булдырмаска», диелә. Әмма, кызганыч, гамәлдә бу үтәлмәде. Хәтта ерак дәверләрдә иҗат ителгән әсәрләрне дә тыю, хөкем итү мисалларын ил буенча алганда да күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Үзебездә дә «Идегәй» әсәренә, «ханнар-феодаллар эпосы» дигән мөһер сугылып, табу салынды. Ул, совет идеологиясе хөкем ителгәч кенә, яңадан халыкка кайтарыла алды.

Дөресен әйткәндә, В. Ленинның һәр халыкта ике культура бар: аларның берсе өстеннәрнеке, икенчесе изелүчеләрнеке, дип бербөтенне аерып күрсәтүе дә монда үзенең методологик нигез хезмәтен үтәде дип әйтергә кирәк. Һәрхәлдә инкыйлабтан соң хакимиятне үз кулларына алган көчләр мираска сак мөнәсәбәт күрсәтү кирәклеге турында искәртергә нык соңардылар. Инде егерменче еллар урталарына кадәр мәдәниятләрнең кагылгысыз кыйммәтләренә нык зыян китерелгән иде, һәм бу юнәлеш, кызганыч ки, алга таба да дәвам иттерелде. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызның һәм рухи тормышыбызның ул вакыттагы алтын баганалары булган Г. Исхакый, Й. Акчура С. Максуди, Г. Баттал, М. Бигиев һәм башкалар илне ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Дәрдемәнд, Р. Фәхретдин, Ф. Кәрими, Җ. Вәлиди, Г. Рәхим кебекләр «эчке эмиграциядә» калдылар. Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, М. Галәү, яңа хакимияткә зыянлы булмасалар да, үз кешеләр буларак исәпләнмәделәр. Г. Ибраһимов, Ф. С.-Казанлы, Ш. Камал, Ш. Усманов, К. Тинчуриннар, совет системасына хезмәт итүне үзләренең бурычлары итеп санасалар да, Ш. Камалдан башкалары шушы хакимият тарафыннан юк ителде. «Тирән тамырлар» романында Г. Ибраһимов әйткәнчә, «совет үз балаларын үзе ашады». Бу урында тагын өстәп әйтү урынлы: Г. Ибраһимов «Кара маяклар, яки ак әдәбиятлар» дигән (1924) китабында ерак эмиграциядәге Г. Исхакый, М. Бигиевларга үзенең соң чиккә җиткән нәфрәтен белдереп язса да, үзе бирелеп хезмәт иткән совет системасы аның үзенә дә рәхимле булмады.

Гадәттән тыш мөһимлеге бәхәссез булган икенче күрсәтмә, ул да булса, илебездә рус телендә булмаган әдәбиятларның үсешенә дә игътибар бирелергә тиешлеге мәсьәләсе куелу булды. Моңа зарурлык зур һәм бу аңа кадәр үз телләрендә иҗат итүчеләрнең иң авырткан җирләре булып килде. Татар әдәбияты да шундый кайгыртучанлыкка мохтаҗ иде. Билгеле булганча, рус булмаган халыклар арасында татарлардан да күбрәк таралып яшәүче бүтән халык юк. Шунысы да әһәмиятле, безнең кавем урнашкан урыннарның күбесе аның элек-электән күп буынлы элгәрләре тамыр җәйгән җирләр. Татарлар күп гасырлар буена язулы, китаплы булулары белән дә аерылып торалар. Элгәрләребездән васыять ителгән рухи хәзинәләр башкаларныкы белән тигез хокуклы булып саналу мәсьәләсенең рәсми төстә куелуы, ни әйтсәң дә, патша хакимияте шартларында мөмкин түгел иде. Бу халыкның көрәш нәтиҗәсендә яуланган казанышларының иң кирәклеләреннән берсе булуы белән дә әһәмиятле иде.

Совет хакимияте, язучыларны тиешле рухта тәрбияләү, аларның социализм төзелеше чынбарлыгын хуплап иҗат итүләрен тәэмин итү өчен, төрле оештыру чаралары да күрә. Шул ният белән 1928 елда Мәскәүдә һәм башка урыннарда, шул исәптән Татарстанда да, ике оешма төзелә: Совет язучылары оешмасы һәм Татар пролетар язучылар ассоциациясе (ТАПП). Әгәр беренчесе совет идеологиясен кабул иткән барлык каләм әһелләрен үз йогынтысына алса, икенчесе, исеменнән үк күренгәнчә, эшчеләр сыйныфына бәйле, әсәрләрендә пролетариат диктатурасына өстенлек биреп иҗат итүчеләрне туплый. Аларның беренчесенә Г. Нигъмәти, икенчесенә Г. Гали җитәкче итеп куела. Шуңа бәйле рәвештә, моңа кадәр чыгып килгән «Безнең юл» журналы бетерелеп, аның урынына «Атака» (ТАПП органы) һәм «Яңалиф» (Татар совет язучылары оешмасыныкы) журналлары чыга башлый. Әдәби басманың хәрби исем белән аталуы сәер булса да, аның төп мәсләге советчыл булмаган күренешләргә һөҗүм алып бару булганлыктан, болай исемләнүен ул шул җәһәттән акларга тырышты.

«Яңалиф» бер үк вакытта Мәгариф халык комиссариатына да карый иде. Әлеге басмада гарәп язуыннан латин графикасына күчүне хуплау төп бурычларның берсе итеп куелды. Аның яңа әлиф («Яңалиф») дип аталуы да шул максатка хезмәт итәргә тиешле булуыннан килә иде. Шул рәвешле, егерменче еллар ахырында мең еллап кулланылган язуыбызны мәҗбүриләп юкка чыгару рухи тормышыбызга зур зыян салды,  күп гасырлык әдәби, дини һәм фәнни мирасыбызны яңа буыннардан аерып куюга китерде. Динебезгә ясалган басым, изге ышануларга карата мыскыллы рәсми мөнәсәбәт тә эстетик эзләнүләргә авырлыклар китерде.

Шушындый каршылыкларга һәм ясалма рәвештә оештырылган кыенлыкларга карамастан, егерменче елларда да әдәбиятыбыз үсештән тукталмады. Өлкән язучылар белән беррәттән, шушы мохиттә җитлегә килгән иҗади көчләребез өзеклекне ялгап җибәрү миссиясен үтәүне тәэмин итте. Әмма утызынчы елларда әдәбиятыбызны-сәнгатебезне генә түгел, гомумән, яшәешебезне тагын да авыррак сынаулар көтә иде. Монысы инде махсус аерым сүз алып баруны таләп итә торган хәлләр.

(КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимуллин. Чыганак –  “Интертат”)

Язучылар