Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гобәйди Даут

    Даут Гобәйди (Гобәйдуллин) — Беренче рус революциясе чорында татар демократик матбугатында языша башлаган һәм, Бөек Октябрь революциясенең беренче көннәреннән үк яңа тормыш төзү эшенә керешеп, шул юлда гомерен биргән якты шәхесләрнең берсе.
Ул 1873 елда хәзерге Татарстан АССРның Әгерҗе районына караган Кыдырлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чагын әбисе тәрбиясендә уздыра. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, әбисе аны Ул заманда татарның алдынгы уку йортларыннан Саналган «Буби» мәдрәсәсенә укырга бирә. Даут шунда, үз көнен үзе Күреп, 1897 елга кадәр укый һәм, мәдрәсәне уңышлы тәмамлап, туган авылына укытучы булып кайта. Бераздан ул авылда кызлар мәдрәсәсе ^чып җибәрә һәм шунда үзе мөдәррислек итә башлый.
Д. Гобәйдинең беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы чорга карый. Ул Әхлак-мораль мәсьәләләрен мәгърифәтчелек рухында яктырткан «Татар кызы», «Күке», «Сабанчы карт» кебек шигырьләрен яза, Гогольнең «Женитьба» («Өйләнү»), «Ревизор» исемле комедияләрен тәрҗемә итә. 1912 елда аның тәрҗемәсендә Марк Твенның «Принц һәм теләнче» романм аерым китап булып басылып чыга.
1911 елда патша самодержавиесенең жандармнары «Буби» мәдрәсә сенә погром ясыйлар һәм, укытучылары белән бергә, элегрәк мәдрәсәае тәмамлап чыккан шәкертләрне дә кулга алалар. Шулар арасында Д. Г&~ бәйди дә эләгә. Кулга алынганнар соңыннан, гаепсез табылып, азат ителсә дә, аларны эзәрлекләү Февраль революциясенә кадәр туктамый.
1917 елда патша төшерелүне, аннан Октябрь көннәрен Д. Гобәйди алкышлап каршы ала һәм үзенең «Хөррият», «Татар улына» исемле революцион эчтәлекле шигырьләрен язып чыга. Революциядән соң якташлары аны Сарсык-Омга волосте советына депутат итеп сайлыйлар. Анда ул башта волость башкарма комитеты председателенең урынбасары, соңга таба мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.
1919 елның апрель башларында Сарсык-Омга волостена Колчак гаскәрләре басып керә. Башка совет активистлары белән бергә, Д. Гобәйдине кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр. Д. Гобәйдинең зур булмаган әдәби мирасы — шигырьләре 1959 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым китап итеп чыгарылды

БИБЛИОГРАФИЯ

Мөгаллим әл-хәрүф: Ысул мәддия вә тәдриҗия, илә тәртип улынмыш төрки әлифба. Казан. 1909. 63 б.
Шул ук. —2-басма. Казан, 1911. 63 б. Шул ук. —3-басма. Казан, 1913. 63 б.
Шигырьләр. (Ф. Садыйков кереш сүзе). — Казан: Таткитнәшр., 1959.— 46 б., портр. 5000.
Рец.: Башкуров Р. Даут Гобәйди шигырьләре.— Сов. әдәбияты, 1959, № 10, 120—122 б.

Аның турында

Нәҗибә Сафина. Милләтең алдырмаса
Насыйр ов Ф.Таң җырчысы. — Ялкын, 1969, № 10, 25-27 б.
К а м а л и е в Т. Әгерҗе кояшлары. — Татарстан яшьләре, 1973, 25 авг.


©”Совет Татарстаны язучылары, 1986

 


Язучылар