Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәфигуллин Фаил

Күренекле шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин Татарстанның Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: өч ел колхозда эшли, аннан, 1956 елдан 1962 елның җәенә кадәр, Коми АССРда – урман кисүче, чирәм җирләрдә – тракторчы, Приморский крайның Находка шәһәрендә – кара эшче, слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда ул туган якларына кайта һәм 1973 елга кадәр Яшел Үзән шәһәре предприятиеләрендә травильщик, слесарь, сварщик булып эшли. Шунда эшләгәндә, кичке урта мәктәпне һәм 1973 елда читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1973 елдан башлап Ф.Шәфигуллин Казанда журналистлык хезмәтендә: башта – «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм поэзия бүлеге мөдире, аннары яшь язучыларның әдәби альманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975–1982) ул республика юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли.

Ф.Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында» (1967), «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшә. Шулай да Ф.Шәфигуллин, шигъри иҗатын дәвам иткән хәлдә, алтмышынчы елларның ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аның юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә. Аның шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленең нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күпсанлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар…» (1979–1980), «Ак яллы аргамаклар» (1980), «Бәхет йолдызы астында» (1982), «Ак маңгайлы бүреләр» (1985) кебек повестьлары җитмешенче-сиксәненче еллардагы татар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Аларда реаль тормыш картиналары һәм ышандырырлык әдәби образлар аша гади хезмәт кешесенең фидакарьлеге, этик-мораль сафлыгы һәм заманга лаеклы булып яшәү принциплары раслана.

Ф.Шәфигуллин, актив иҗат тормышы белән яшәп, күптөрле җәмәгать эшләре алып барган язучы. Ул заводта эшләгән чорында Яшел Үзән шәһәре советына депутат итеп сайлана (1969), соңыннан озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасының редколлегия әгъзасы булып тора. Җитештерү өлкәсендәге һәм әдәби хезмәттәге уңышлары өчен «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Язучы 1982 елның 7 октябрендә фаҗигале рәвештә һәлак була.

Ф.Шәфигуллин – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яңа ел бусагасында: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 20 б. – 8000 д.

Авылым сандугачы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 110 б. – 10000 д.

Гашыйк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 40 б. – 3500 д.

Каен яктысы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 104 б. – 7000 д.

Әлфинур: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 109 б. – 10000 д.

Дулкынга дулкын: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 104 б. – 4000 д.

Күзгә карап: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 200 б. – 12000 д.

Ак яллы аргамаклар: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 119 б. – 9000 д.

Бәхет йолдызы астында: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 136 б. – 15000 д.

Ак маңгайлы бүреләр: повесть, хикәяләр / төз. Э.Шәрифуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 12200 д.

Кешелек тавы: повесть, хикәяләр, мәкаләләр, рецензияләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 255 б. – 15000 д.

Өй салуның ние бар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 304 б. – 5000 д.

Бер атуда –ике куян: юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 223 б. – 3000 д.

Бер малай, өч аргамак: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 272 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М о с т а ф и н К. Сандугач җыры дәвамлы булсын // Казан утлары. – 1969. – №3. – 178–182 б.

М ө х ә м м ә д и е в Р. Укучы ничек кабул итәр// Р.Мөхәммәдиев. Әгәр без янмасак…: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 64–73 б.

З ө л ф ә т. Күзгә карап// Татарстан яшьләре. – 1983. – 29 окт.

К у к у ш к и н Р. Диңгезче егет моңы // Казан утлары. – 1985. – № 3. – 159–169 б.

М ә х м ү д и З. Сез дә сагынырсыз // Шәһри Казан. – 1991. – 26 сент.

Ш ә ф и г у л л и н а Р. Саф йөрәккә пакь дөнья кирәк // Казан утлары. – 1999. – № 5. – 183–186 б.

Ш ә ф и г у л л и н а Р. Матурлыкка таба // Мирас. – 2000. – № 3. – 22–34 б.


Язучылар