Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гәрәев Мәгъсүм

Описание

          Журналист, язучы-публицист Мәгъсүм Гәрәй улы Гәрәев 1935 елның 7 февралендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга килә. Әти кеше укытучылык хезмәтеннән тыш иген игү һәм сәүдә эшләре белән дә шөгыльләнгән, 1921 елда Шәледә Америка ашханәсе ачып, Питрәч төбәгенең күп кенә кешеләрен ачлык афәтеннән коткарып кала. Әмма авылда хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү кампаниясе башлангач, «совет сәясәтенә каршы пропаганда алып баруда» гаепләп, 1930 елда Гәрәй Шакировны, бөтен малмөлкәтен конфискацияләп, үзен биш елга «хезмәт белән төзәтү» лагерена хөкем итәләр. Тырыш хезмәте өчен өч елдан иреккә чыгарылып, Шәлегә кайтып янәдән укытучылык эшенә керешсә дә, бу тыныч тормыш тагын озакка бармый: 1937 елның 11 октябрендә ТАССР НКВДсының «өчлеге» Гәрәй Шакировны кабат җавапка тарта һәм ун елга концлагерьга хөкем итә. Шул китүдән ул инде гаиләсе, балалары янына бүтән кайта алмый: 1944 елның 2 апрелендә Краснояр краенда тоткынлыкта вафат була. Атадан ятим калган дүрт баланы тәрбияләү бурычы тулысы белән әниләре Мәликә ханым җилкәсенә төшә.

          Мәгъсүм Шәле урта мәктәбен тәмамлаган елда Сталин үлә, хакимияткә Хрущев килә. «Халык дошманы» балаларына әүвәлге кырыс мөнәсәбәт бераз йомшара төшә, һәм Мәгъсүмне ВЛКСМның Питрәч райкомына эшкә кабул итәләр. 1956 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Икенче курсны тәмамлаганда, аны Татарстан радиосына даими эшкә чакыралар. Мәгъсүм Гәрәев – киң даирә җәмәгатьчелеккә үзен журналистика аша таныткан каләм иясе. Бу жанрга ул инде ярты гасырдан артык турылыклы хезмәт итә. Шушы дәвердә Татарстан китап нәшриятында заманның иҗтимагый-социаль мәсьәләләре, күренекле шәхесләре турында басылып чыккан дистәләрчә китап-җыентыкларның һәркайсында диярлек М.Гәрәевнең очеркларын, мәкаләләрен күрергә мөмкин.

          2004-2005 елларда язучы-публицистның сайланма мәкаләләре, хикәяләре, иҗат портретлары, юмор-сатира әсәрләре һәм автобиографик язмалары-истәлекләре тупланган «Мин, Чуен Гәрәй малае» һәм «Җаның кыйбатмы, малыңмы?» дигән ике күләмле китабы дөнья күрә.

          Мәгъсүм Гәрәев 1967 елда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына эшкә күчә, 1991-1995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында икътисад бүлеге редакторы булып эшли, 1995-1998 елларда «Шәһри Казан» газетасында, 1998 елдан «Чаян» журналында әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 2000 елдан, төп эше белән бергә, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында да укыта. 1999-2001 елларда М.Гәрәев җәмәгать тәртибендә Татарстанның Аксакал язучылар шурасын җитәкли. Аңа 2005 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

          М.Гәрәев – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар