Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйләҗев Аяз

Татарстанның халык язучысы, романчы, хикәяче, драматург, публицист Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары күршедәге Зәй районының Югары Баграҗ исемле керәшен татарлары авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз сыйныфын һәм Сарман урта мәктәбендә унынчыны тәмамлаганнан соң (1945), берникадәр вакыт колхозда эшли, аннары ике елга якын комсомолның Зәй район комитетында бүлек мөдире хезмәтендә була. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Монда ул, уку программасындагы фәннәрне яхшы үзләштерү белән бергә, беренче курстан ук бик мавыгып университет каршындагы әдәби түгәрәккә йөри, анда үзенең язган беренче иҗат тәҗрибәләре белән уртаклаша, фикер алышуларга, диспутбәхәсләргә актив катнаша.

Ләкин сугыштан соңгы бу еллар – тоталитар совет режимының идарәдә янәдән бик нык репрессив ысуллар куллана башлаган чоры. Репрессияләр шаукымы иҗади студент яшьләрне дә читләтеп үтми: 1950 ел башында Казан югары уку йортларында укучы бер төркем татар студентларын, шул җөмләдән А.Гыйләҗевне, «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләп», кулга алалар. 1950 елның декабрендә совет мәхкәмәсенең ябык утырышы А.Гыйләҗевне җиде елга ирегеннән мәхрүм итеп, хезмәт колониясенә җибәрергә дигән хөкем карары чыгара. Югары белем алып, язучы булырга хыялланган егерме ике яшьлек егет әнә шулай Казакъстандагы совет концлагерьларында биш елга якын җәфа чигәргә мәҗбүр була. Фәкать Сталин вафатыннан соң гына аны иреккә чыгаралар һәм Казан университетында өзелгән укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирәләр.

Университетны тәмамлагач, А.Гыйләҗев берничә ел (1957-1961) көндәлек матбугат редакцияләрендә эшли, аннары, Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, 1963 елдан башлап бөтенләе белән профессионал-язучылык хезмәтенә күчә.

А.Гыйләҗевнең иҗаты күпкырлы һәм мул уңдырышлы. Беренче проза һәм сәхнә әсәрләреннән үк сиземләнгән язу манерасы: кырыс реализм, халыкчан бизәкләргә бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен егерменче гасырның гуманистик идея-эстетик карашлары югарылыгыннан торып анализларга, аларны чынбарлыктагы, милли, тарихи-иҗтимагый тормыш барышындагы катлаулы һәм каршылыклы мәсьәләләр, әхлакый проблемалар белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерергә омтылу һәм, ниһаять, әдәби осталык, форма өлкәсендәге өзлексез эзләнү, камилләшү – менә бу сыйфатлар әдипнең язучы-сәнгатьче буларак бөтен иҗат эшчәнлегенең реалистик асылын, идея-эстетик юнәлешен билгелиләр. Ул үзен бигрәк тә озын хикәя-повесть остасы итеп таныта. «Дүртәү» (1961), «Өч аршын җир» (1962), «Зәй энҗеләре» (1963), «Берәү» (язылуы 1960 еллар башы, басылуы . 1966), «Урталыкта» (1969), «Язгы кәрваннар» (1972), «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» (1973), «Мең чакрым юл» (1977-1978), «Җомга көн, кич белән…» (1979), «Әтәч  менгән читәнгә» (1979-1980), үзгәртеп кору елларында язылган «Балта кем кулында?», «Яра» повестьлары – шуның матур мисаллары.

Тематик яктан әдипнең күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы, аның гади, эшчән, әмма авыр сынауларга дучар ителгән кешеләре сурәтләнә, әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт, гаилә, намус-вөҗдан каршында җаваплылык, яшәү максаты, яхшы белән яманның, изгелек белән явызлыкның кеше күңелендә һәм чынбарлыкта барган мәңгелек көрәше, гыйбрәтле язмышлар, тирән конфликтлы, драматик агышлы вакыйгалар аша сәнгатьчә яктыртыла. Автор гади кешенең шәхес буларак рухи бөеклегенә дан җырлый, повестьларында торгынлык чорында киң таралыш алган эгоизм, кешелексезлек, бюрократлык, ваемсызлык, карьеризм кебек яман сыйфатларны сарказмлы, усал көлү белән фаш итә.

«Җомга көн, кич белән…» һәм «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, ә 1987 елда русча тәрҗемәдә Казанда басылган «При свете зарниц» исемле китабы өчен РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Повестьларыннан тыш әдипнең берничә романы да бар. «Урамнар артында яшел болын» романында (1969) торгынлык чорындагы матбугат дөньясы, яшь журналистларның тормышы һәм хезмәте тасвирлана, әсәр үзәгенә кешеләр холкындагы күңел нечкәлеге белән миһербансызлык, шәфкатьлелек белән каты бәгырьлелек, битарафлык кебек заман тудырган проблемалар куела. «Балта кем кулында?» романында шәхес белән хакимият арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләр яссылыгында намуслы хезмәт кешесенең фаҗигале язмышы психологик нечкәлек белән сурәтләнә. Туксанынчы еллар башында язып тәмамланган һәм беренче мәртәбә 1993 елда «Казан утлары» журналында басылган «Йәгез, бер дога!» исемле роман-хатирә әдип иҗатында үзенең тетрәндергеч эчтәлеге һәм фәлсәфи гомумиләштерүләре белән әһәмиятле. Ул язучының шәхси тормышына – сәяси тоткынлыкта үткәргән биш ел гомеренә багышланган.

Әсәр тоталитар режим заманындагы гаделсезлекләргә, башбаштаклыкларга яраклашып, намусын саткан карьеристларның, кеше үтерүчеләрнең, җәзалаучыларның яисә рәсми тәртипләргә яраша алмыйча үзләрен гомерлек җәбер-золымга, төрмәләрдә, концлагерьларда черергә дучар иткән йөзләрчә реаль шәхесләрнең – төрле милләт кешеләренең гыйбрәтле, тетрәндергеч образлары һәм язмышлары аша бөтен бер иҗтимагый системаның – совет империясенең тоташ явызлыктан гыйбарәт эчке асылын фаш итә.

А.Гыйләҗевнең иҗат эшчәнлегендә драматургия жанры да зур урын били. Аның каләме белән кырыктан артык исемдә күп актлы комедия, трагедия һәм драмалар языла. Аларның күпчелеге Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәләрендә, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы шәһәрләрендәге театрларда куела, кайберләре, башка телләргә тәрҗемә ителеп, үз вакытында башкорт, авар, чуаш милли театрлары, рус театры сәхнәләрендә дә уңыш белән бара. Прозасы кебек, әдипнең сәхнә әсәрләре дә югары гуманизм идеяләре, кеше шәхесен олылау хисләре белән сугарылган, алар психологик кичерешләргә бай булган үзенчәлекле образлары, милли характерлары һәм татар драматургиясендә моңарчы күзәтелмәгән форма төрләре белән аерылып торалар. Язучының драматик әсәрләре «Пьесалар» (1969), «Җиз кыңгырау» (1975), «Кар астында кайнар чишмә» (1979), «Әгәр бик сагынсаң» (1984), «Дус кызым кияүгә чыга» (1988) исемле җыентыкларында урын ала.

А.Гыйләҗев татар әдәбиятының аерым проблемаларына, бигрәк тә драматургия һәм проза жанрының торышына караган тәнкыйди күзәтүләр, Татарстан икътисады, мәдәният һәм фән әһелләре турында публицистик мәкаләләр, очерклар, мемуар, истәлек-хатирә, көндәлек характерындагы язмалар авторы буларак та билгеле. Аның мәкаләләре полемик рухта язылуы, кыю фикерле, эмоциональ кайнар булулары белән җәлеп итәләр. Гомумән, А.Гыйләҗевнең киң колачлы әдәби эшчәнлеге күп гасырлык татар мәдәнияте хәзинәсен яңа кыйммәтләр белән баетты. Шуларны күздә тотып, аңа 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Татарстанның (1978) һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1985) дигән мактаулы исемнәр йөртә.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында Казанда вафат була һәм шәһәрнең Яңа бистә зиратына җирләнә.

А.Гыйләҗев – 1961 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар