Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

Гәрәй Рәхимнең соңгы көннәре турында: «Авыруын белсә дә, үлеменә ышанмады»

«Яман шешне бронхит чире дип дәваладылар»

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә ханым сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле бүген иртән җан биргән.

«Татар-информ» Гәрәй Рәхим белән хушлашу мәрасимен онлайн күрсәтәчәк.

— Ай ярым элек Чехов хастаханәсендә ятып чыккан иде. «Сез сау-сәламәт, космонавт кебек», — дип әйтеп чыгардылар аңа. Табиблар УЗИда күренә торган гади шешне дә күрә алмаганнар. Ничә ел буе «сез чирләмисез» дип, яман шешне бронхит чире дип дәваладылар. Китабын бар көченә эшләп бетереп, хәлдән таеп егылды, җаным.

«Ходай бер», — дип әйтә иде Гәрәй. Дин турындагы сорауларны үзе исән чагында бирергә иде… Сөйләшеп утырырга теләгем дә, вакытым да юк, — диде авыр сулап Диләрә ханым.

«Мин мөселман да, христиан да түгел, мин — тәңрече, дип әйтә иде»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Гәрәй Рәхимнең улы Кубрат янына Габишево авылы зиратында җирләнәчәген әйтте:

— Берничә көн элек янында булдым. Торып утырмакчы булды, ләкин хәлсез иде. Үзегез беләсез, мәкерле авыру, соңгы көннәрендә азапланган инде ул. Авыруын да кинәт кенә ачыкладылар. Бик тиз янып китте. Авыруын белсә дә, үлеменә ышанмады.

«Мин мөселман да, христиан да түгел, мин — тәңрече», — дип әйтә иде. Без аны татар зиратында, дин әһелләрен чакырмыйча, үзенең үтенече буенча улы Кубрат янында кәфенгә төреп җирләрбез.

Аның кебек үткен сүзле, юморга бай кеше бик сирәк була. Ихлас кеше. Һәркемгә ярдәм итәргә атлыгып торды, шагыйрьләр арасында андый кешеләр күп дип әйтмәс идем.

Мин Язучылар берлегендә рәис булгач та, киңәшләрен биреп, ярдәм кулын сузды. 80 яшьлек юбилеена хөкүмәт җитәкчеләре белән киңәшләшеп, машина бүләк иттек, ләкин үзенә йөрергә язмаган. Нишләтәсең, язмыш… Аның шулай тиз арада вафат буласын күз алдына китереп булмады.

«Бер үпкә белән яшәде ул»

Татарстанның халык шагыйре, язучының якын дусты Равил Фәйзуллин бүген Гәрәй Рәхимгә каен суын алып бармакчы булган. Шагыйрь аның каен суын яратканын әйтте:

— Җитмешенче еллар ахырында бер үпкәсен алдырган иде. Бер үпкә белән яшәде ул. Аннан соң да төрле операцияләр кичерде. Шулай да, рухы көчле булган. Беренче хатыныннан кызы бар, ул Мәскәүдә. Икенче хатыны Диләрәдән Кубрат һәм Давыт исемле ике улы бар иде. Кубрат алты ел элек фаҗигале төстә вафат булды.

Бер ай элек 80 яшьлегенә машина бүләк иткәннәр иде. Сабый кебек куанып, канатланып, дөньяда үзенең кирәкле икәнен тоеп йөрде. Шәм сүнгәндә яктырып ала диләр, шуның кебек булды…

80 яшь аз түгел, яшисен яшәгән, эшлисен эшләгән дип әйтеп була… Шулай да, аның вафаты үкенечле булды. Җәен мин Аккош күлендә яшим, Гәрәй беренче каен суын эчәргә минем янга кунакка килә иде. Быел да аның белән беренче каен суларын авыз итәргә насыйп булды. Кышка запас каен суын җыярга килә алмады, ләкин мин аңа дип җыеп куйган идем. Суыткычта тоттым.

Атна башында янына барып килергә сөйләштек. Каен суын морозильниктан алып эреттем дә, бүген иртән икенче шешәгә салып ятканда кайгылы хәбәр килеп иреште. Аңа дигән шул каен суы калды. Менә үкенеч…

Без әдәбиятның кадере булган чорда яшәдек. Гәрәй Рәхимнең китеп баруы — зур югалту. Китап язмышка әверелгән буын вәкилләре без. Студент вакыттан ук аралаштык, мин аннан ике курска алданрак укыдым.

Без әдәбиятка 1960 елларда килдек. Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Айдар Хәлим, Рәшит Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Рим Идиятуллин һ.б. Хәзер бу буынның күбесенә 80 яшь. Алар һәммәсе шәхес иде.

Гәрәй Рәхим — дөньяда яшәүнең тәмен белгән шәхес. Киң күңелле, җор телле, кеше белән җиңел аралашып китә иде. Соңгы көннәренә кадәр янып йөрде.

Ул — керәшен. Кайчак Родион Васильевич дип тә йөртә идем үзен. Гәрәй Рәхим керәшеннәрне татарның бер кисәге дип санады, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклауга да игътибарын юнәлтте. XIX гасыр ахырында татар әдәбиятында Яков Емельянов дигән керәшен шагыйре булуын беләбез. Гәрәй Рәхим — әдәбият дөньясында Яков Емельяновтан соң икенче зур фигура. Сүз дә юк, керәшеннәр бик талантлы халык.

Гәрәй тырыш, булган кеше — оештыру эшләрендә дә осталыгы бар иде. Төрле жанрларда эшләде. Ул гомеренең ахыргы көннәренә кадәр гел эштә булды, гел хәрәкәтчән. Ул бу дөньяда шактый авырлыклар да кичерде. Тормышны яратты, эчке сызлануларын кешегә күрсәтмәде. Моның өчен дә көч кирәк бит!

«Соңгы атнада бик нык авырды»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев язучының соңгы көннәре турында сөйләде:

— Моннан дүрт көн элек аның янында булдым. Һич кенә дә үләргә җыенган кеше түгел иде. Күптән түгел «Шәхесләребез» сериясеннән Сөембикә-ханбикәгә багышланган китап әзерли башладык. «Разил, хәзер тереләм дә, шуны эшләп бетерәбез, аннан соң юбилеемны үткәрербез», — диде миңа ул.

Соңгы атнада бик нык авырды, хәле начар иде, бик тилмерде. Без аның янына барып йөрдек. Соңгы көненә кадәр яшәү дәрте белән янды, өмете сүрелмәде.

Аның вафаты хакында дөрес булмаган мәгълүмат таралды. Коронавирус, дип яздылар. Үпкәсендә яман шеш иде, шул авыруы турында үзе дә белде.

Гәрәй Рәхим РСФСР Язучылар берлегендә милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант иде. Мәскәүдә укыган вакытта без аны якын абый дип йөртә идек, ярдәм кирәк булса, һәрчак аның янына бардык.

Ул киң күңелле, олы җанлы кеше. Нинди генә проблема булмасын, һәрчак ярдәмчел булды, бөтен эшен ташлап ярдәм итәргә ашыга иде. Өметле шагыйрь яки язучы була калса, әсәрләрен алып, редакцияләп, матбугатта чыгарды.

Ул күктән иңгән әүлия-җан иде. Кайбер кешеләрне күргәч күңел төшә, кәеф кырыла башлый. Ә Гәрәй Рәхим бөтен нәрсәне уен-көлкегә борыр, кеше күңелен күтәрергә тырышыр иде, беркайчан да зарланганы булмады. Гәрәй Рәхим белән очрашкач, яшисе һәм эшлисе килә башлый, кайгы-хәсрәт тә үтеп китә.

Без аның белән Татарстан Дәүләт Советында 17 ел бергә эшләдек. Мин — комитет рәисе, ул референт иде. Мин аңа «моны-тегене эшлисе бар», дип аңлата идем. «Шуларны күргәч, күңелеңә нинди уй килә?» — дип сорагач: «Разил, ачуланма, ничек моны эшләмичә генә капларга икән?» — дип шаяртып җавап бирде.

Беркайчан да үпкәләшкәнебез булмады. Ул кешеләрне яраттыра белде, чөнки үзе дә яхшы кеше иде.

«Без аны, яратып, Гөргөри дәдәй, дип йөрдек»

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова:

— Безнең өчен зур югалту. Ул Питрауда туган, июльдә 80 яшь тулган иде. Җырчы Җәкәү йортында октябрьдә аның юбилей кичәсе үтәргә тиеш иде. Шул кичәгә әзерләнәбез дип, янып-көеп йөрде. Туган көне белән котлап шалтыратканда: «Ноябрьдә юбилеемны Камал театрында уздырам әле. Дәүләт мине зурлады, туган көнемә машина бүләк итте», — дип шатланып сөйләде.

Эшлисе эшләре күп иде аның. Олы яшьтә булса да, ул әле дә көр күңелле, җайлы кеше, тәмле сүзле, шаян булды. Күңеле төшкән кешенең күңелен юатыр, җылы сүзен кызганмас иде. Хәзер инде юбилеен истәлек кичәсе итеп уздырырбыз. Ике ел элек Яков Емельяновның китабын чыгарырга булышты, Җырчы Җәкәүнең тормышын, иҗатын өйрәнүгә дә күп өлеш кертте ул. Бөтен конференцияләрдә катнашты. Без аны яратып «Гөргөри дәдәй», дип йөрдек.

Керәшеннәр арасында аның дәрәҗәсендәге зур әдип, зур шагыйрь юк. Туган телләр көненә багышланган фестиваль үткәрергә җыена идек, ул анда жюри әгъзасы булып билгеләнгән иде. Аны алыштырырдай кеше юк… Без аны бик юксыначакбыз.

«Бөтен милләт аны сагыначак»
Татарстанның халык шагыйре, иҗатташы Рәдиф Гаташ Гәрәй Рәхим белән бер ай элек аралашкан булган:

Соңгы арада аралашып яшәдек, иҗади уңышлар турында сөйләп, фикерләр белән уртаклашып тордык. Хастаханәгә кергәч: «Озак сөйләшә алмыйм, хәлем юк», — дип әйтә иде.

Гәрәй белән без 1962 елны таныштык. Икебез дә Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыдык. Әдәби түгәрәктә яңа шигырьләр укып, тикшереп утыра идек. Шул вакытта Гәрәйнең бик тә аралашучан, талантлы булуын белеп алдык. Аннан соң «Казан утлары» журналы редакциясендә, Татарстан китап нәшриятында бергә эшләдек.

РСФСР Язучылар берлегендә эшләгән вакытта төрки милләт кешеләрен дуслаштырырга тырышты. Ул Кол Гали, Габдулла Тукайның юбилейларын ЮНЕСКО календаренә кертеп, ул бәйрәмнәрне дөнья күләмендә бәйрәм итәргә юл ача.

Иң зур хезмәтләренең берсе — ике томлык Татар шигърияте антологиясе. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, либреттист та иде. Барыннан да бигрәк, иң якын дус, каләмдәш, киңәшче. Бөтен милләт аны сагыначак. Гәрәй Рәхим — онытыла торган шәхес түгел.

«Туган көнемне яратып бетермим»
Гәрәй Рәхимнең төрле елларда чыгыш ясаган фикерләрен тәкъдим итәбез.

«Болгар» радиосының 2021 елның июнь чыгарылышы. Журналист Фаил Гыймадов белән әңгәмә:

— Шагыйрь, язучы булудан тыш, гап-гади Гөргөри мин! Авылда мине шулай дип атап йөртәләр, чөнки исемем Григорий. Мунча мәсьәләсенә килгәндә, бу — безнең татар халкының борынгыдан килгән медицина ягыннан да, чисталык ягыннан да матур гореф-гадәтебез.

Мин авыл малае. Мунчадан башка беркайда да юынып та, чистарынып та булмый. Безнең мунчалар алдан уйланып эшләнгән. Чын мунча юкәдән төзелә. Аны тиз чери, диләр. Алай димәс идем. Мунча себеркесенең дә 15-20 төре бар. Иң әйбәте — каен себеркесе. Каен себеркесе эченә 3-4 имән ботагын кушып, әрем өстәсәң, шуннан да яхшырагы юк. Ул үпкәгә бик файдалы. Мунча яккач, себеркене җебеткәч, бөтен дөньяга урман исе килә.

Мунча себеркесен теләсә кайда, теләсә кайчан җыярга ярамый. Аны Питрау бәйрәме көнне җыя башларга кирәк. Ул себерке җыя торган табигать көненә туры килә. Бездә — борынгы татарлар, болгарларда Питрау булмаган да әле.

Бөек Ватан сугышы минем биографиямдә зур эз салган. Мин бүгенге көнгә кадәр туган көнемне үткәрмәдем, чөнки мин тугач илебезгә кайгы-хәсрәт килгән. Шуңа күрә туган көнемне бик үк яратып та бетермим.

Безнең әти бик катлаулы кеше булган. Ул 1930 елларда ук инде Татарстанның дүрт районында судья булган, укымышлы кеше. Сугыш башлануга аны алып киткәннәр, ул Бөек Ватан сугышы кырларында элемтәче булып эшләгән. Уйлап карасаң, 1940 елда Россиядә телефон бик аз санда гына булган бит.

Әти телефон белән куллана белгән, чөнки ул укыган вакытта юристларга телефон белән эшләргә өйрәткәннәр. Әти иң алгы сызыкта сугышкан сугышчылардан да алгарак немецлар янына барып, алардан хәбәр алып, телефоныннан командирларына хәбәр итә торган булган.

Әтием сугышка киткәндә мин тумаганмын. Татар халкында шундый традиция булган: хатын-кыз тормыш иптәшен басу капкасына кадәр сугышка озаткан. Әнием басу капкасына кадәр дә бара алмаган. Әти: «Әй, Фикла, барма инде, синең эчеңдә минем балам. Юлда барганда йә егылып китәрсең, йә туа башлар. Балчыкта тудыра алмассың бит, өйдә генә кал», — дигән.

Әни әтине сугышка өйдән генә озаткан. Өч көннән соң мин туганмын. Әти сугыштан 1946 елны гына кайтты. Миңа инде биш яшь иде, шунда беренче күрештек. Мин сугыш вакытында халкыбыз белән бергә бик күп авырлыклар кичердем: ашарга юк, ачлык. Бәләкәй малайга күбрәк ашарга кирәк бит!

Әнием үзе үләр алдыннан миңа бер серне әйтте: «Улым, мин синең үле тууыңны теләгән идем. Зур сугышны күрәчәгеңне, авырлыклар кичерәчәгеңне, ач үсәчәгеңне аңладым. Үле тусаң, ачлыклардан котылырсың дип уйладым», — диде.

Без бөтенебез дә шундый сугышны күрдек. Быел миңа 80 яшь тула. Бу тормышта 80 елның ничә генә елын әйбәт яшәгәнбездер — әйтә алмыйм. Авыр тормышта яшәсәк тә, безнең буын Ватаныбыз, халкыбыз, туган телебез, тоткан иманыбызны югалтмыйча шушы яшькә кадәр җиттек.

Халык санын алыр алдыннан бердәнбер мактанырлык әйбер — туган телебезнең булуы. Туган телебез исеме моннан ике мең ел элек Кытай язмаларында язылып куелган. Туган телебез бүген дә исән, ләкин аңа каршы кирәкмәгән ямьсез көрәш бара. Үзенең туган телен саклый алган кеше — бу дөньяда иң уңган, иң булдыклы, иң дөрес кеше. Шуңа күрә һәркем үзенең татар кешесе икәнлеген белсен, «мин — татар» дип язылсын иде, дим.

Безнең авылда гына кия торган милли кием бар. Аны керәшеннәр кия, ләкин ул болгар чорына кадәр киеп йөри торган кием булган. Әби әнигә бүләк иткән, әни үләр алдыннан миңа, ә мин кызыма бүләк иттем. Ул кием 300 ел элек тегелгән, күкрәкчәсендә төрле илләрнең тәңкәләре бар. Безнең халык рухи яктан да, көнкүреш ягыннан да бай булган. Без үзебез белән горурланырга тиеш.

«Шигырьне кемдер күкләрдән пышылдаган кебек тоела»
«Яңа Гасыр» каналының «Татарлар» тапшыруының 2019 елның 1 ноябрь чыгарылышы. Журналист Илдар Кыямов белән әңгәмә:

— Татар халкының теле — иң борынгы төрки телләргә якын тел. Мин моны Күлтәгиннең Алтайдагы ташъязмаларыннан чыгып әйтә алам. Шул ташларны татар белгечләре тәрҗемәчесез укый ала. Төрки тел — үзгәрмәс (аглютинатив) тел. Барлык төркиләрнең теле һәм тарихы әле өйрәнелмәгән, чөнки тел тарихында — халык тарихы.

Без төрки халыкларның күбесе белән тәрҗемәчесез сөйләшәбез: башкортлар, казахлар, кыргызлар, үзбәкләр, төрекмәннәр. Татар телен төрки дөньясында уртак телләрнең берсе дип санарга мөмкин. Татар халкы — төрки халкының арадашчысы.

Кызганыч, бөек халкыбыз бүгенге көндә үз тарихын бик аз белә. Тел тарихы һәм тормышта кулланылышы кирәклеген мәктәпләр, газета-журналлар, телевидение аша ихтыяҗ тудырып булыр иде. Россиядә меңәрләгән телевидение бар, ә татарның телевидениесе бер генә. Телевидение халык тормышына бик тирән кергән, шуның аркасында русча гына сөйләшү, русча тормыш алып бару күзәтелә.

Татар теленең дә фәндә һәм үзара сөйләшкәндә генә файдаланылуы, дәүләт эшләрен алып барганда, җыелышларда аның кулланылмавы фаҗигагә китерә. Телевидение күбрәк үзебезнекен күрсәтә белсен иде.

Шигырь язуны иң изге эшләрнең берсен дип саныйм. Мәкалә дә, проза да яздым. Аларны көчеңне куйсаң язып була, ләкин шигырьне күпме генә көч куйсаң да язу мөмкин түгел. Миңа шигырьне кемдер күкләрдән пышылдаган кебек тоела. Коръәнне Аллаһы Тәгалә үзе язмаган, ләкин аның ниндидер пышылдавыннан аятьләрне язып алганнар. Шигырь язу да шулай.

Шигырьләр миңа төрле вакытта килә: төнлә дә, машинада барганда да. Кинәт кенә нәрсәдер колакка пышылдаган кебек була. Мин тиз генә юл кырыена чыгам да, туктап, язып куям. Әйбәт шигырь килеп чыга.

Бүгенге көндә ул «пышылдаулар» азайды. Яшь тә бара.

Бүген безне кемнәрдер телебезне саклау көрәшендә катнашырга мәҗбүр итә. Телебез бар! Ә без хәзер юк белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Юк белән шөгыльләнергә тиеш булганда миңа колакка шигырь пышылдамый.

Шигырьләремнең ошамаганнары ошаганнарга караганда күбрәк. Начар кешеләр бар, яхшылар бар. Шуларны теркәп каласы килә. Моны миңа күкләрдән әйтмиләр, андый шигырьләрне үзем генә язам…

 

(Зилә Мөбәрәкшина “Татар-информ”)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язучылар