Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нәбиуллин Газиз

Балалар язучысы Газиз Нәбиулла улы Нәбиуллин 1920 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Саба районы Керәнле авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә.

       Г.Нәбиуллин 1938 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Керәнле авыл советында сәркәтип булып тора, аннары 1940 елдан 1980 елга кадәр, ягъни пенсиягә чыкканчы, берөзлексез Саба район газетасы «Колхоз байрагы» («Җиңү байрагы») редакциясендә эшли. Монда ул әүвәл хисапчы, аннары җаваплы сәркәтип, ә 1944 елның августыннан 1954 елның августына кадәр баш мөхәррир була. 1954–1980 елларда ул яңадан җаваплы сәркәтип вазифасын башкара.

            Г.Нәбиуллинның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре-шигырьләре узган гасырның утызынчы еллары уртасында «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә басыла башлый. Сугыштан соң, 1948 елда, «Безнең авыл балалары» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыктагы һәм аннан соң чыккан «Энем турында шигырьләр» китабындагы (1957) әсәрләр Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган балалар әдәбияты конкурсында II дәрәҗә бүләккә лаек була.

            Газиз Нәбиуллин – дистәдән артык китап авторы. Поэзиядән тыш ул проза һәм драматургия жанрында да эшли. Аның балалар тормышына бәйләп табигатьне саклау, туган җирне ярату, хезмәтне сөю, үзара дуслык кебек тәрбияви темаларга багышлап язылган хикәя һәм сәхнә әсәрләре («Алтын нарат», «Тын елга буенда») поэтик иҗаты белән бергә сугыштан соңгы татар балалар әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

            Г.Нәбиуллин, олы яшьтә булуына карамастан, гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзе яшәгән төбәктә иҗади яшьләрне туплау, тәрбияләү буенча зур эш алып бара. 1957 елда ул редакция каршында әдәбият түгәрәге оештыра. Соңыннан әдәби-музыкаль берләшмә төсен алып, «Мишә дулкыннары» дип аталган бу иҗат коллективына ул озак еллар җитәкчелек итә.

            Ул 1986 елның 14 маенда вафат була.

            Г.Нәбиуллин – 1961 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Безнең авыл балалары: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 38 б. – 5000 д.

Энем турында шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 20 б. – 6000 д.

Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 80 б. – 10000 д.

Яшел эстафета: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 96 б. – 10000 д.

Үрләрем: пьесалар, шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 216 б. – 6000 д.

Тын елга җыры: шигырьләр, хикәяләр, пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 191 б. – 10000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә х м ә р о в З. Яшь шагыйрьнең беренче китабы // Сов. әдәбияты. – 1949. – №8. – 98–99 б.

З а р и п о в Р. Ул газизе иде Сабаның… // Ватаным Татарстан. – 2005. – 13 май.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин