Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рахман Хәбра

       Хәбра Рахман (Хәбибрахман Габдрахман улы Габдрахманов) 1914 елда хәзерге Татарстан Республикасының Балтач районы Яңгыл авылында крәстиян гаиләсендә туа. Сигез яшендә чагында әти-әнисез калып, ятим балалар йортында тәрбияләнә. 1930 елда Арча мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлап, авылда укытучы булып эшли башлый. Шушы елларда «Ялчы» дигән крәстиян газетасында аның беренче шигыре һәм хикәяләре басыла.

           1931–1936 елларда Хәбра Рахман Казанда татрабфакта, аннары дәүләт педагогия институтында белем ала. Институтны тәмамлаганнан соң, аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп Алабуга педагогия училищесына эшләргә җибәрәләр. 1938–1940 елларда Хәбра Рахман гаскәри хезмәттә була, Халхин-Голдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, яралана, шәхси каһарманлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

           Армиядән кайткач, Хәбра Рахман Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр әүвәл Алабуга педагогия училищесында һәм китапханә техникумында тел-әдәбият укытучысы, аннары Алабуга район газетасының мөхәррире булып эшли. Сугыш башлануга, ул фронтка китә һәм, Мәскәү янындагы канлы бәрелешләрнең берсендә авыр яраланып, шул ярадан савыга алмыйча, 1942 елның ноябрендә вафат була. Аның гәүдәсе хәзерге Тверь өлкәсенең Максатиха дигән тимер юл станциясе каберлегенә җирләнә.

           Хәбра Рахманның әдәби мирасы зур түгел. Көндәлек матбугатта басылган шигырьләрен дә үз эченә алып, 1937 елда аның «Чәчәк ява» исемле бердәнбер мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Моннан башка газета-журналларда кечкенә-кечкенә хикәяләре һәм Халхин-Гол вакыйгаларына багышланган «Сугышта» («Совет әдәбияты», 1940) исемле зур гына очеркы басылып чыга. Сугыш алдыннан ул шулай ук «Шомырт чәчәкләре» исемле повесть язарга керешә, ләкин әсәр тәмамланмый кала. Хәбра Рахман әсәрләренең, бигрәк тә шигъри иҗатының төп эчтәлеген күмәкләшү чоры кичергән яңа авыл тормышы һәм мәхәббәт лирикасы били.

           Хәбра Рахманның сугыш чоры иҗатыннан аерым үрнәкләр «Җир һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961), «Илең турында уйла» (2000) исемле күмәк җыентыкларда урын ала.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Чәчәк ява: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 47 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ю з и е в Н., К ә р и м у л л и н Ә. Хәбра Рахман // Сов. әдәбияты. – 1955. – №5. – 91–94 б.


Язучылар