Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нигъмәтуллин Әхәт

       Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин 1921 елның 30 ноябрендә Оренбург өлкәсе Ивановка (хәзерге Красногвардейский) районының Үтәй авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә.

           Колхозга әгъза булып кермәгән өчен әтисе Зәйнетдин раскулачивать ителгәч, Әхәтне мәктәптән куалар. Кем генә булып эшләргә туры килми аңа: ул ун яшеннән олылар белән беррәттән төзелеш өчен саман кирпеч суга, колхоз-совхозлар өчен мал абзарлары салуда катнаша, чалгы белән печән чаба, чүмәлә-кибән өя, чанага үгез җигеп, кышын шул печәнне ташый, сабан сөрә, иген игә.

           Ачлык булу сәбәпле, әтисе белән бергә Татарстанга килеп тимер юл вагоннарыннан бәрәңге бушатыша, аерым хуҗалыкларның түбәсен балчык измәсе белән яба. Эш табалмый интеккәч, өйдән өйгә кереп хәер сорашырга мәҗбүр була. 1934 елда Мөслим районының Түбән Табын авылында бозаулар көтүчесе булып эшли. Кайда гына эшләмәсен, Әхәт шагыйрь һәм җырчы-артист булырга хыяллана. Кырлар, урманнар матурлыгы белән хозурланып, «Могҗиза кылсам иде» дигән шигырь яза, шуны үзе үк көйгә салып җырлый, шул җыр белән үзешчән концертларда катнашып тирә-юньгә таныла.

           1935 елны туган авылына кайткач, мәктәп директоры аны бишенче сыйныфка укырга урнаштыра. Бер ай эчендә Әхәт үзен сәләтле, биш сыйныф программасын үзләштергән укучы итеп таныта. Аны алтынчы сыйныфка күчерәләр. Директор рөхсәте белән ул бер үк вакытта чиратлап җиденче сыйныфта өйрәнелә торган уку предметлары буенча да имтиханнар бирә. Туган авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Уфага килеп, сәнгать училищесына укырга керә. Атаклы композитор Солтан Габәшидән дәресләр ала.

           Бер тапкыр Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен мактап сөйләгәне, икенче тапкыр Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасыннан Булат ариясен җырлаганы өчен – тыелган әсәрләрне пропагандалауда гаепләнеп кулга алына. Беренче очракта – ике ай, икенче очракта өч ай төрмәдә тикшерү үтә.

           1941 елның апрель башында солдатлык хезмәтенә китә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Брест крепостен, андагы совет әсирләрен немец фашистлары чолганышыннан азат итү өчен барган дәһшәтле атакаларда катнаша. Атакаларның берсендә ул катнашкан рота командиры каты яралангач, Әхәт ротаны җитәкли. Боларны үз күзләре белән күргән рота командиры батальон штабына Әхәтне Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләргә күрсәтмә бирә.

           Госпитальдә дәваланганнан соң, икенче группа инвалидлык алып, туган авылына кайта. Мәктәптә ел ярым татар теле һәм әдәбияты укытканнан соң, 1944 елда Казан дәүләт университетының татар бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, укуын СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы аспирантурасында дәвам итә.

           Аспирантураны бетергәч, Әхәт Нигъмәтуллин Мәгариф министрлыгы путевкасы белән Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында татар әдәбияты буенча өлкән укытучы вазифасын башкара башлый.

           1953 елның августында ул СССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Тобол укытучылар әзерли торган институтында яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты кафедрасына мөдир итеп билгеләнә. Анда ел ярым чамасы эшләгәннән соң, Башкортстан дәүләт университетының ректоры чакыруы буенча 1954 елның ноябрь башында Уфага килә һәм университетның башкорт-татар филологияләре кафедрасына татар әдәбияты буенча өлкән укытучы булып эшкә урнаша. Монда эшләгәндә, Әхәт Нигъмәтуллин «Шәриф Камалның уңай геройлары һәм идея-эстетик эволюциясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1963 елдан 1993 елга кадәр татар совет әдәбияты, әдәбият теориясе һәм методикалары буенча лекцияләр укый, практик дәресләр үткәрә.

           Ә.Нигъмәтуллин 1949–1975 елларда әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе булып таныла. Аның катлаулы әдәби мәсьәләләргә һәм спектакльләргә профессиональ югарылыкта язган илледән артык мәкаләсе һәм рецензиясе ар.

           Ә.Нигъмәтуллин 2000 елдан шигърият өлкәсендә актив иҗат итә, үзе язган шигырьләренә көйләр дә чыгара. Аның егермедән артык шигыренә Р.Хәсәнов, Р.Нәгыймов, М.Гыйләҗев, М.Морзаханов кебек композиторлар тарафыннан көйләр языла. Ул соңгы берничә елда дүрт шигъри китап бастырып чыгара.

           Ә.Нигъмәтуллин – актив җәмәгать эшлеклесе дә. Биш ел дәвамында Башкортстан язучыларының татар телле берләшмәсендә бюро әгъзасы вазифаларын үти. Ул – М.Гафури исемендәге әдәби премия лауреаты. Башкорт дәүләт университетында эшләгәндә, галим кырык ел «Акчарлаклар» әдәби-иҗади түгәрәгенең фәнни җитәкчесе вазифасын башкара.

           Ә.Нигъмәтуллин – унсигез китап авторы. Шуларның ундүрте фәнни-публицистик тикшеренүләрдән тора. Шигърияте торгынлык, явызлык һәм изгелек күренешләрен үз асылларында үзенчәлекле яктыртуда үрнәк булырлык яңа шигъри формалар алып килә.

           Галим һәм шагыйрь берничә мәртәбә «Кызыл таң» газетасының, «Һәнәк» журналының еллык һәм шигъри конкурс лауреаты була. Ул – I дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы ордены һәм дистәдән артык хәрби медальләр кавалеры, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия һәм Башкортстан Мәгариф министрлыкларының алты Почет грамотасы белән бүләкләнгән шәхес.

           Ә.Нигъмәтуллин – 2000 елдан Россия (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шәриф Камал: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 172 б. – 3000 д.

Сәнгатьле укырга өйрәник. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 174 б. – 4000 д.

Мәҗит Гафури: очерк. –Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 94 б. – 2500 д.

И гомернең үзәннәре-үрләре: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2002. – 174 б.

М.Гафури иҗаты. – Уфа: Китап, 2006. – 110 б.

Өздереп бер карадың да: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Шаммасов. – Уфа: Китап, 2006. – 172 б.

Көзге кыек күрсәтә: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2007. – 154 б.

Яшьлегем эзләре: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2007. – 110 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А с а н б а е в Н. Язмышы сагышлы моң кебек // Кызыл таң. – 2003. – 11 нояб.

Х а н н а н о в Р. Тирән елга тын ага // Башкортстан. – 2004. – 27 гыйнв.


Язучылар