Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әпсәләмов Габдрахман

Егерменче йөз совет чоры татар әдәбиятының иң популяр каләм осталарыннан берсе – язучы Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә элекке Пенза губернасының Краснослободск өязе (хәзерге Мордва Республикасының Рыбкин районы) Иске Аллагол авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Алты балалы ишле гаиләдә иң өлкәне булып, авыл мәктәбендә өч сыйныфны тәмамлауга ук ул, Мәскәүдә яшәүче туганнары янына китеп, укуын Н.Нариманов исемендәге 27 нче номерлы татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. Шунда укыганда әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый, Муса Җәлил мөхәррирлек иткән «Октябрь баласы» журналы һәм татар китапханәсе каршында оештырылган әдәби түгәрәккә мавыгып йөри, беренче шигырьләрен яза, хикәяләр, пьесалар язуда көчен сынап карый. Иҗат тәҗрибәләреннән берсе – «Әнвәр тегермәне» исемле шигыре – «Октябрь баласы» журналында басылып та чыга.
Югарырак сыйныфларда укыганда һәм заводта эшләгәндә ул инде Казандагы көндәлек матбугатта да актив языша башлый, 1937 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында «Маһинур» исемле хикәясе дөнья күрә.
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Габдрахман фабрика-завод өйрәнчекләре (ФЗӨ) мәктәбенә укырга керә, соңрак җиде елга якын Мәскәү заводларында слесарь һәм токарь булып эшли. Бер үк вакытта заводтагы төп хезмәтеннән аерылмыйча индустриаль-конструкторлык техникумында укый, 1940 елда исә читтән торып М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.
1938 елның җәендә Г.Әпсәләмов Казанга килеп төпләнә, әдәбият-сәнгать кешеләре белән аралаша, әдәби иҗат активлыгын тагын да көчәйтә төшә. 1940 елда Казанда аның «Киләчәк безнеке» исемле өч пәрдәле пьесасы һәм 1941 елда хикәяләре тупланган «Бәхет кояшы» дигән күләмле генә җыентыгы басылып чыга.
1941 елның августында Г.Әпсәләмов сугышка китә. Әүвәл Карелия фронтының диңгез бригадасы составында миномет расчеты командиры, аннары 1943 елның җәеннән 1945 елның маена кадәр шул ук фронтта чыккан «Ватан өчен сугышка» дигән татарча газетаның җаваплы сәркәтибе, 1945 елның җәеннән 1946 елның апреленә кадәр (армия хезмәтеннән кайтканчы) Ерак Көнчыгыштагы «Сталин сугышчысы» исемле фронт газетасында хезмәт итә.
Сугыш Г.Әпсәләмовның әдәби иҗат эшчәнлегенә зур йогынты ясый, ул әдип иҗатындагы төп темаларның берсенә әверелә. Бу тема, сугыш чорында иҗат ителгән күпсанлы хикәяләреннән, очеркларыннан («Икенче гомер», «Абушахман», «Төньяк балкышы», «Хәйбулла солдат», «Зәңгәр иртә», «Бөркет токымы», «Үлемнән көчлерәк» һ.б.) һәм «Ак төннәр» (1946) исемле повестеннан тыш, аның сугыштан соң язылган күләмле романнарының да төп эчтәлеген тәшкил итә. Соңгыларында язучы, совет солдатының сугыш кырында күрсәткән батырлыкларын хикәяләү белән бергә, бу батырлыкның социаль чыганакларын ачыклауга, әсәр геройларының шәхес буларак формалашу, чыныгу эволюциясен күрсәтүгә, аларның характерындагы күркәм милли һәм интернациональ сыйфатларны тасвирлауга зур игътибар бирә. «Алтын йолдыз» (1948) романы – шул юнәлештәге әсәрләрнең беренчеседер. Роман тиз арада укучыларның мәхәббәтен казана, ул рус теленнән тыш (русча тәрҗемәдә ул «Орлята» дип атала) поляк, украин, латыш, үзбәк, уйгыр телләрендә басылып чыга. Әдипнең реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган тагын өч күләмле әсәре – дошман амбразурасын күкрәге белән каплап батырларча һәлак булган Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинга багышланган «Газинур» (1951), фашизмның Бухенвальд дәһшәтләрен тасвирлаган «Мәңгелек кеше» (1960), герой-шагыйрь Муса Җәлилнең әдәби образын гәүдәләндергән «Агыла болыт» (1977) романнары да тормыш һәм сугыш чынбарлыгын яктыртуда шул чор татар прозасы ирешкән җитди казанышлар булып саналалар. Аларда фашизмга каршы көрәшнең интернациональ характеры раслана, төрле милләт кешеләренең халыклар азатлыгы өчен сугыш кырындагы бердәмлеге, дуслыгы һәм батырлыгы үзенчәлекле образлар, вакыйгаларның эзлекле үстерелеше аша, оста төзелгән сюжет һәм сәнгатьчә әдәби чаралар ярдәмендә ачыла.
Язучының иҗат мирасында сугыштан соңгы тыныч тормыш, хезмәт, мәхәббәт темалары белән бәйләнештә әхлакый проблемаларны күтәргән әсәрләр дә байтак. Шулар арасында иң күренеклеләреннән берсе – «Сүнмәс утлар» (1958) романы. Бер эшче гаиләсенең буыннан буынга сузылган тарихи эволюциясен калку итеп сурәтләгән бу әсәре өчен Г.Әпсәләмов 1959 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Галимнәр, медицина хезмәткәрләре, табиблар хезмәтен һәм тормышын җанлы образларда гәүдәләндергән, укучылар арасында хәзерге көнгә кадәр яратып укыла торган «Ак чәчәкләр» (1966) романы, мәктәп, укытучылар тормышын әхлак проблемалары яссылыгында сурәтләгән «Яшел яр» (1968) романы, студентлар арасындагы интернациональ дуслык элемтәләрен яктырткан «Миңа унтугыз яшь иде» (1968), һәвәскәр рәссамның иҗат эшендәге газаплы кичерешләрен, шатлык-сөенечләрен бәян иткән «Идел хикәяте» (1971) кебек повестьлар, шул заманның тормыш чынбарлыгы төрле яклап чагылыш тапкан дистәләрчә хикәяләр, очерклар, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, публицистик язмалар һәм истәлекләр – болар һәммәсе Г.Әпсәләмов иҗат эшчәнлегенең гаять тә киң кырлы һәм тематик яктан бай булуы турында сөйлиләр.
Г.Әпсәләмов әсәрләрендә хезмәт кешесенең ватандарлык, гражданлык сыйфатлары – туган илгә һәм халкына бирелгәнлеге, патриотик хисләре, сугыш кырындагы һәм хезмәттәге батырлыгы . калку рәвештә, авторның үз язу стиленә хас күтәренке рух, романтик пафос белән сурәтләнә.
Аның бай әдәби мирасы совет чоры татар әдәбияты хәзинәсенә кыйммәтле бер өлеш булып керә.
Заманында Г.Әпсәләмов бөтенсоюз аренасында зур популярлык казанган татар язучыларының иң күренеклесе. 1940–1983 еллар арасында гына да татар, рус телләрендә, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә әдипнең йөзгә якын басмада китабы дөнья күрә. Аның аерым әсәрләре әле дә кат-кат басылуларын дәвам итә.
Г.Әпсәләмовның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул рус язучылары А.Гайдарның «Тимур и его команда» («Тимур һәм аның командасы», 1941), Э.Казакевичның «Весна на Одере» («Одерда яз», 1951), А.Фадеевның «Молодая гвардия» («Яшь гвардия», 1950; 1956) романнарын һәм В.Короленко, Н.Лесков, Д.Мамин-Сибиряк, М.Пришвин, А.Новиков-Прибой һ.б. проза әсәрләрен тәрҗемә итә.
Г.Әпсәләмов үз заманының иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашкан язучы да. Ул элекке СССРның алтынчы чакырылыш Югары Советы депутаты була, күп тапкырлар РСФСР һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәләренә әгъза итеп сайлана, озак еллар «Казан утлары» һәм «Дружба народов» журналларының редколлегияләре составында эшли. Фронттагы һәм татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Габдрахман Әпсәләмов озакка сузылган авырудан соң 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат була.
Г.Әпсәләмов – 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар