Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чыңгыз Айтматов истәлегенә…

Төрки дөньяда Чыңгыз Айтматовның 95 еллык юбилее уңаеннан зур фәнни- мәдәни чаралар уза, бу уңайдан Казан да читтә калмады. 13 декабрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас” дип аталган түгәрәк өстәл булды, аны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу фәнни институт галимнәре Чыңгыз Айтматовның барлык юбилейларын да югары дәрәҗәдә уздыралар, быелгысы да истә калырлык булды.

Үзебезнең галимнәребез Ким Миңнуллин, Әлфәт Закирҗанов, Азат Ахунов, Фоат Галимуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, танылган әдип, Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында драма язган Ркаил Зәйдулла, Кыргызстан галимәләре ( онлайн) Замира Дербишева, Әнисә Бикбулатова, Аида Курбатова танылган әдип Чыңгыз Айтматовның иҗатын татар милләте язмышы белән бәйләп чыгышлар ясадылар. Татарстан Республикасында кыргыз милли- мәдәни автономиясе рәисе Байшенбәк Мукәнбатов, Кукмарадан туган төбәкне өйрәнү музее директоры Рамилә Хәсәнова һәм башкаларның чыгышлары да Айтматов шәхесен ачарга ярдәм итте. Һәр чыгыш диярлек экранга чыгарылган тарихи фотолар, архив материаллары белән баетылды, чорны аңларга ярдәм итте.

Бу олуг юбилейга Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да буш кул белән килмәгән, алар Кыргызстанда яшәп иҗат итүче галимнәребезнең ике саллы китабын бастырып чыгарганнар. А. Р. Бикбулатова һәм Б. Җ. Абдрахмановның “Политические репрессии в Кыргызстане (1920-1953) : судьбы татар”, дип аталган китабында шәхес культы елларында золым күргән 165 татарның фаҗигале язмышы тасвирлана. Китапта архив материаллары, НКВД беркетмәләре, суд карарлары, шәхси фотолар һәм кулъязмалар файдаланылган. Бу золым корбаннары арасында дин әһелләре дә, туранчылыкта гаепләнгән милли рухлы татарлар да, дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр дә, татар зыялылары да бар. Кыргызстанда репрессия корбаны булган татарлар турында мондый китап беренче тапкыр дөнья күрә.

Безнең кулларга бирелгән икенче китап – Аида Кубатованың “Татарское просветительство и реформаторское движение в Кыргызстане ( конец XlX – начало XX века)”, дип атала. Исеменнән үк күренгәнчә, бу документаль китап татар мәгърифәтчеләре турында. Дөрестән дә татарлар – бу дала- тауларга мәгърифәт алып килгән кешеләр, төрки кардәшләргә хәреф таныткан, мәктәпләр ачып биргән, китап язган халык. Хәтта совет чорында да җирле зыялыларның, укытучы, табибларның сиксән проценттан артыгы татарлар яки татарлар белән кыргызларның катнаш никахыннан туган кешеләр иде. Хәер, Чыңгыз Айтматов үзе дә татар анасы Нәгыймәдән һәм кыргыз атасы Түрәколдан туган даһи бит! Хәтта легендар ” Манас” эпосын халыктан җыеп, бер системага салучылар, фәнни анализ ясаучылар, китап итеп бастырып чыгаручылар да татарлар булган!

Минем бу түгәрәк өстәлдә чыгышым “Чыңгыз Айтматовның татар тамырлары”дип атала иде, һәм мин Казанда беренче тапкыр аның татар әбисе Газизәбану турында чыгыш ясадым. Әйе, без аның татар бабасы Хәмзә Габделвәлиев турында күп сөйләдек, күп яздык, ул хәзер Кукмара районының брендына, милли каһарманына әйләнде. Мин үзем дә тамырлары Мәчкәрәдән булган Габделвәлиевларның нәселен өйрәнеп, Киров, Малмыж архивларына барып җиттем, ул чордагы ревизия материалларын, шәҗәрәләрне өйрәндем. Чыңгыз Айтматовның татар тамырлары турында “Ана” китабым 2015 елда Казанда басылып чыкты, 2018 елда аның русчасы, ” Татарская мать Чингиза Айтматова ” исеме астында дөнья күрде, 2020 елда бу китапның төрекчәсе дә Төркиядә басылып чыкты. Ә менә Чыңгыз Айтматовның татар әбисе тармагын мин бераз соңрак өйрәнә башладым, берничә тапкыр Казахстанда, Газизәбану туып-үскән Җидепулат ( Семипалатински) шәһәрендә булдым. Аның кыз фамилиясе Шаһиева, атасыннан исеме – Мөхәммәтзариф булып чыкты.1886 елны җизнәсе, Җидесу төбәгенең иң зур бае Исхак хаҗи Габделвәлиев, балдызы Газизәбануны үзенең энесенең улы ( племяннигы) Хәмзә Габделвәлиевка кияүгә бирә. Шушы бәхетле никахтан сигез бәхетле бала туа, шуның бишенчесе – Нәгыймә, дөньяга даһины табып, тәрбияләп үстерүче татар хатын-кызы… Нәгыймәнең кем, нинди булып үсүендә әнисе Газизәбануның роле ни кадәр зур булса, Чыңгыз Айтматовның бөек, талантлы шәхес булып формалашуында әнисе Нәгыймә апаның тоткан урыны искиткеч зур! Чыңгыз 9 яшьтән ятим кала, аның атасы Түрәколны, халык дошманы, дип, 1938 елда атып үтерәләр. Кыргызстанның бөтен элитасын, дәүләт эшлеклеләрен, милли зыялыларны, барлыгы 138 кешене бер көндә, бер сәгатьтә юк итәләр… Нәгыймә апага иренең үлеме турында хәбәрне 20 елдан соң гына җиткерәләр… Чыңгыз Айтматовта тулысынча татар анасы тәрбиясе, татар анасы рухы һәм җаны…

Татар анасы тәрбияләп үстергән талант иясе Чыңгыз Айтматов кайсы халыкның язучысы соң – атасы Түрәколның каны аккан кыргыз язучысымы, күкрәк сөте белән анасы Нәгыймәнең рухы- җаны сеңгән татар халкының әдибеме ул, әллә рус телендә иҗат иткәнгә, урыс милләте язучысымы? Юк, ул татар тәлинкәсенә дә, кыргызныкына да, урыс тәлинкәсенә дә сыя торган шәхес түгел, Чыңгыз Айтматов – дөньякүләм, планетар, җиһани югарылыкта иҗат иткән язучы, һәм киләчәктә аңа шулай бәя биреләчәк тә!

Ә мин аның талант көчен яшерен символлар теле белән язуда күрәм, ул тәңре тамгасы сугылган әдип, ул шулар аша кеше күңеленә тәэсир итә, уята, елата, чакыра, җавап таба алмыйча, мәңгегә җир белән күк арасында бәргәләнә… Һәм дөнья аны шулай өйрәнәчәк тә – Татар Анасыннан туган дөньякүләм талантны кешелек шулай бәяләчәк әле…

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.


Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева