Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Якупова Сирень

Сирень Мөхиббулла кызы Якупова 1961 елның 26 нчы августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килә. 1978 елда Елховой урта мәктәбен тәмамлап, укуын Әлмәт төзелеш техникумында дәвам итә. Нәкъ шул елларда районның “Хезмәт байрагы” газетасында аның шигырь-хикәяләре басыла башлый.

Сирень Якупова хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә башлый. Аннан  чирек гасырга якын КАМАЗның Агрегат, Кече литражлы автомобильләр җыю заводларында эшли. Чаллы каласының “Шәһри Чаллы” газетасында хезмәт куя, 2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге хезмәткәре.

Әдәби иҗатына килгәндә, 2003 елда Чаллыда аның “Йолдызлы уйлар” дип аталган беренче җыентыгы, ә 2005 елда “Ике гасыр баласы” исемле икенче китабы басылып чыга. Ул елларда Рәшит Бәшәр: ”Татар шигъриятенә үз әйтер сүзе, үз стиле булган талантлы каләм иясе килүен күреп сөенәм”, – дип язып чыга. 2008 елда Татарстан китап нәшрияты Сирень Якупованың “Яшәү сере”, 2014 елда “Кар юлы” дип исемләнгән шигырь китапларын нәшер итә. 2020 елда Рухият нәшриятында “Төшләремә яланаяк керәм…” исемле шигырь китабы дөнья күрә.

С. Якупова хикәяләр дә яза. Алар  “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында, “Мәдәни җомга” газетасында басыла. 2017 елда аның  “Бәхет күлмәге” исемле хикәяләр китабы чыга.

Шагыйрә 2015 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.  2022 елда Һади Такташ исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә.

С. Якупова – 2011 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар