Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гаспринский Исмәгыйль

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский 1851 елның 8 (иске стиль – 21) мартында Кырымда Гаспра авылында җир хуҗасы бәк гаиләсендә туа. Симферополь гимназиясен тәмамлагач, Мәскәүдә гаскәри мәктәптә укый, аны тәмам итмичә чыга. 1871 елда Парижга китә, Сорбоннада укый, И.С.Тургеневның сәркатибе була. 1873-1875тә  Истанбулда – 1878-1883 елларда Бакчасарай шәһәре башлыгы. Чит илдән кайткач, Кырымда Бакчасарай шәһәрендә 1883 елдан вафатына чаклы (1914) «Тәрҗеман» исемле гомумтөрки газетасы чыгара. Газетасы безнең бу тарафларда, үзебездә газета чыгарудан элек, шактый нык тарала, язышучылары да күп була. Бер үк вакытта Гаспринский 1880 еллардан алып Кырымда яңа метод белән укыта торган мәктәпләр – ысул җәдид мәктәпләре ача, үзе дә укыта һәм ысул җәдид мәктәпләренә мөгаллимнәр әзерләшә. Бу тип мәктәпләр Идел-Урал буенда, Әзәрбайҗанда, Урта Азиядә дә нык таралалар. И.Гаспринский Россия туфрагында яшәгән төрки халыкларны бер милләт итеп оештыру, барысы өчен уртак гомум әдәби тел булдыру идеясе белән канатланып йөри. Россия мөселманнары арасындагы милли буржуа азатлык хәрәкәте башында торып, рус кадетлары партиясе карашларына якын торган «Иттифакъ-әл-мөслимин» партиясе җитәкчеләреннән берсе булып таныла. 1907-1908 елларда Мисырда, 1911 елны Һиндстанда була, бөтендөнья күләмендә Мөселманнар конгрессы җыйнау фикере белән йөри. Каһирәдә (Мисыр) гарәп телендә газета чыгара.

Тоталитар режим чорында исеме дә, иҗтимагый, мәдәни эшчәнлеге дә бары тик кире яктан гына телгә алынып килгән Исмәгыйль Гаспринский соңгы елларда, ниһаять, үзенең тарихи гадел бәясен, лаеклы абруен казана башлый.

1914 елның 11 сентябрендә Бакчасарайда вафат була.


Язучылар