Хөрмәтле язучылар!
Герой шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрәсиме быел да, гадәттәгечә, Казан шәһәренең Беренче май мәйданында 12.00 сәгатьтә башлана.
Мәрәсимдә күренекле дәүләт эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре катнаша.
Барыгызны да әлеге чарада көтеп калабыз.
Сезне Рифә Рахманның «Татар кызы» дигән яңа китабын тәкъдим итүгә чакырабыз.
Әлеге китап күптән түгел Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Рифә Рахман – танылган татар шагыйре, прозаигы, галиме, югары уку йорты мөгаллиме, тәнкыйтьче, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе. «Татар кызы» романының төп каһарманы – тәгаен образларда чагылыш тапкан һәм бер үк вакытта гомумиләштерелгән дә Татар кызы.Әсәрдә ХХ гасыр гарасатларын кичеп исән калган татар авылы, зур илнең төрле төбәкләренә сибелгән милләт кызлары, егетләренең гыйбрәтле язмышлары сурәтләнә.
Китапны тәкъдим итү кичәсендә сез әлеге әсәрнең кызыклы нечкәлекләре турында белерсез, автор белән күрешеп, аңа сораулар бирә һәм аның автографын ала алырсыз.
Сезне көтәбез, кадерле китап сөючеләр. Керү ирекле. Алдан теркәлергә генә кирәк.
Чыганак: Татарстан китап нәшрияты
23 июль көнне 13:00 сәгатьтә Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә татар язучысы, публицист, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл утырышы була.
Хөрмәтле каләмдәшләр!
Сезне 14 июльдә күренекле шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 281 ел тулу уңаеннан оештырылган чараларда көтеп калабыз.
Бәйрәм 10:30 сәгатьтә, традиция буенча, Казанның Лядской бакчасында урнашкан Державин һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китәчәк һәм Лаешта, бөек шагыйрьнең туган җирендә, дәвам итәчәк.
3 июль көнне сәгать 11:00 дә күренекле халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китаплары тәкъдим ителәчәк.
«Кәнәфи» – «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 26 нчы кесә китабы. «Ерактагы якын туганнар» китабында исә сәфәрләрдән язмалар тупланган.
Вахит Имамовның «Кәнәфи» дип аталган китабында урын алган повесть узган гасырның 90 нчы еллары турында. Үзгәртеп кору елларында сүз иреге, хөррият белән бергә башбаштаклык, әхлакый тотнаксызлык кебек сыйфатлар да өскә чыкты. Язучы үз әсәрендә кәнәфи ияләрен шушы үзгәреш шартларында тасвирлап, аларның әхлакый йөзен күрсәтә.
📍Тәкъдим итү кичәсе Декабристлар урамы, 2 йортта узачак.
2024 елның 22 маенда 18.00 сәгатьтә “Тимерхан” ресторанында (Казан шәһәре, Короленко ур., 58А) Татарстан Язучылар берлеге оешуга 90 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак.
15 майда Казанның 155 нче мәктәбендә (Четаев ур., 29) Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган музей ачыла. Башлана 10 сәгатьтә.
Хөрмәтле язучыларыбыз!
26 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында Туган тел көненә һәм Г.Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган Шигырь бәйрәме була. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.
Барыгызны да көтеп калабыз.
3 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында танылган язучы, тарихчы, публицист Вахит Имамовның 70 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе узачак.
Юбилей кичәсендә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары, күренекле эстрада җырчылары катнаша.
Белешмәләр өчен телефон: 236-97-71
Татарстан Республикасы Милли музее филиалы — татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) язучы һәм журналист Марат Әмирханның Габдулла Тукай тормышына багышланган яңа китабы тәкъдим ителә.
Марат Әмирхан соңгы елларда Габдулла Тукай иҗаты һәм тормышын җентекләп өйрәнә һәм шагыйрь биографиясен әдәби әсәрләре аша халыкка таныта. Тукайның анасы Бибимәмдүдә абыстайның 155 еллыгына Марат Әмирханның «Бибимәмдүдә абыстай» повесте дөнья күргән иде. Яңа китап исә Тукай тормышыннан яңа детальләрне туплаган һәм әдәби шәкелдә халыкка җиткергән кызыклы әсәрләрдән тора.
Китапны тәкъдим итү чарасы 24 апрель, чәршәмбе көнне 11:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Хөрмәтле язучылар!
15 апрельдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була.
Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Г.Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Башлана 11:00 сәгатьтә.
Габдулла Тукай каберен зыярәт кылырга теләүчеләр өчен автобус сәгать 10да Татарстан Язучылар берлеге яныннан кузгала.
12 апрель көнне танылган язучы Марат Кәбировның Шамил Усмановка багышланган “Шамил” әсәре турында автор катнашында фикер алышу була. Түгәрәк өстәл утырышы Татарстан Язучылар берлегендә 15.00 сәгатьтә башлана.
3 апрель көнне 16:00 сәгатьтә Г.Тукай музеенда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 2024 елда әдәбият өлкәсеннән тәкъдим ителүче кандидатлар белән очрашу була.
Иҗади очрашуда катнашучыларга үз эшләрен балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан, язучы Ләис Зөлкарнәй, Россия балалар шагыйре, прозаик, тәрҗемәче Борис Вайнер тәкъдим итәчәк.
Чарага керү ирекле.
Ел саен Тукай клубында уздырылган традицион юмор кичәсендә танылган язучылар белән беррәттән кунакларыбыз Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов һәм юмор остасы, артист Аграфена Васильева да катнаша. Кичәне сатирик язучы Хәбир Ибраһим алып бара. Рәхим итегез!
27 март көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның “Тагын килде язлар…!” дип аталган юбилей кичәсе узачак. Концертта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, “Мирас” инструменталь ансамбле һәм бик күп танылган артистлар катнашачак. Башлана 18:30 сәгатьтә.
Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан шагыйрьнең 1 Май мәйданындагы һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Тантаналы чара 2024 елның 15 нче февралендә 11.30 сәгатьтә башлана.
Хөрмәтле каләмдәшләр!
30 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә Проза, Шигърият, Балалар әдәбияты, Әдәби тәнкыйть, Драматургия остаханәләренең берләштерелгән утырышы була.
Көн тәртибе:
1. Соңгы елларда проза өлкәсендә актив иҗат итүче Рәмис Латыйповның иҗаты турында сөйләшү;
2. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә һәм әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү;
3. Төрлесеннән.
Барыгызны да көтеп калабыз.
9 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә Фатих Кәримнең истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алу, чәчәкләр салу тантанасы була (Миславский урамы, 8 нче йорт).
11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Фатих Кәрим иҗатына нигезләнеп шигъри-музыкаль кичә белән экскурсия оештырыла.
20 декабрьдә ТР Милли китапханәсендә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Шамил Хәйрулла улы Усмановның тууына 125 ел тулу уңаеннан театраль-музыкаль кичә узачак.
2023 елның 28 ноябрендә, классик язучыбыз Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулу уңаеннан, ул яшәгән йортта яңартылган истәлек тактасы ачыла.
Тантаналы чара Казан шәһәре, Мөштәри урамы 33 нче йорт адресы буенча узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.
29 ноябрь көнне Казан федераль университеты күренекле язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциларга 95 яшь тулу уңаеннан «Халыклар күңеленә үтеп керик!» исемле юбилей кичәсе уздыра. Башлана 14.00 сәгатьтә. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, актлар залы. Керү ирекле. Рәхим итегез!
28 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә “Чистай каласы һәм Чистай өязе — татар милләтенең олуг хәзинәсе” дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узачак. Фикер алышуда Чистай өязен өйрәнгән галимнәр, язучылар һәм якташлар катнаша.
Сезне көтеп калабыз.
Хөрмәтле язучылар!
Сезне Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган “Балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятында милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр: тарих, поэтика, үсеш стратегиясе” исемле халыкара фәнни-гамәли конференциянең ачылыш тантанасына чакырабыз.
Конференция ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты язучылар ассоциациясе (Истанбул, Төркия), Гази Университеты (Анкара, Төркия) белән берлектә оештырыла. Конференция эшендә катнашу өчен Төркия, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Иран, Пакистан, Казахстан кебек илләрдән, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән кунаклар көтелә.
Конференциянең ачылыш вакыты: 2023 елның 20 октябрендә, сәг. 10:00.
Адресы: Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан урамы, 2.
Минһаҗева Ләйлә Ихсановна
+7(904)7638701
Арча районы Үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 98 ел тулу уңаеннан “Йолдызлар сүнми” дип исемләнгән әдәби кичә узачак. Башлана 13.00 сәгатьтә.
14 сентябрь көнне Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә (Пионер ур., 10) шагыйрьнең 115 еллык юбилеена багышланган чара була. Башлана 13:00 сәгатьтә.
Хөрмәтле язучылар! 25 августта Казанның 1 Май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрәсиме була. Чарада күренекле дәүләт эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре катнаша. Башлана 12.00 сәгатьтә. Барыгызны да әлеге чарада көтеп калабыз.
Хөрмәтле каләмдәшләр!
Сезне 2023 елның 25-27 августларында үтәчәк Туфан Миңнуллин исемендәге IV Бөтенроссия драматурглар семинарында катнашырга чакырабыз.
Семинарның максаты: Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче драматургларны бер мәйданга җыеп, әдәбиятның әлеге өлкәсендә танылган әдипләр һәм яңа исемнәр белән таныштыру,традицион юнәлештәге һәм заманча алымнар белән иҗат ителгән яңа әсәрләрне укып фикер алышу, әсәрләрне театр эшлеклеләренә тәкъдим итү.
Семинарда катнашучыларга таләпләр:
Сайтның «Язучылар» сәхифәсендә үз битләрегезне карап, анализлап чыксагыз иде. Мәгълүматны pr_sprt@mail.ru адресына юллагыз. Рәхмәт!
Хөрмәтле каләмдәшләр!
21 июньдә, 14.00 сәгатьтә, Язучылар берлегендә яшьләр иҗаты буенча сөйләшү була. Барыгызны да көтеп калабыз.
Хөрмәтле каләмдәшләр!
11 майда, 14:00 сәгатьтә Әдәби остаханәләрнең берләштерелгән утырышы була.
Көн тәртибендә – әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү. Барыгызны да көтеп калабыз.
28 апрельдә, җомга көнне, сезне Яңа Татар бистәсендәге татар зиратына мәрхүм каләмдәшләребезнең каберләрен тәртипкә китерергә, аруларга чакырабыз. Эш киемнәрен киеп сәгать 10 да Язучылар берлегендә җыелабыз. Теләгәннәр турыдан зиратка бара ала.
Бакыйлыктагы әдипләрнең рухлары шат булсын!
19 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда танылган язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Керү ирекле.
15 апрельдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу мәрасиме була һәм шагыйрь рухына дога кылына. Чарада республика җитәкчеләре, танылган язучылар, Г.Тукай премиясе лауреатлары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Башлана 11:00 сәгатьтә.
Габдулла Тукай каберен зыярәт кылырга теләүчеләр өчен автобус сәгать 10 да Татарстан Язучылар берлеге яныннан кузгала.
Хөрмәтле язучылар!
11 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүче язучылар – Флера Гыйззәтуллинаның «Яну дәверләрендә», «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары, Наил Касыймовның «Су буенда учак яна» җыентыгы, Шәүкәт Гаделшаның «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем-үз җирем» китаплары турында фикер алышу була.
Әлеге авторларның иҗаты турында фикерләрегезне туплап килүегезне сорыйбыз.
Хөрмәтле каләмдәшләр!
Татарстан Язучылар берлегендә 29 мартта 14.00 сәгатьтә Проза, Балалар әдәбияты, Әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы була.
Утырыш татар әдәбиятында хикәя жанрының торышы турында сөйләшүгә багышлана.
Барыгызны да көтеп калабыз.
2023 нче елның 3 апрелендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
Кичәдә танылган язучылар һәм татар зыялылары катнаша, атаклы совет комедияләреннән кыска өзекләр дә күрсәтелә. Рәхим итегез!
17 мартта 14 сәгатьтә “Татмедиа” бинасының (Декабристлар ур., 2) конференц-залында Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл проектларына конкурс үткәрү җәһәтеннән җыелыш була. Татар әдәбияты һәм сәнгатенә битараф булмаган кардәшләребезне көтеп калабыз!
Оештыру комитеты.
23 мартта Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була. Татар шигъриятен сөючеләрне көтеп калабыз!
Башлана 18.00 сәгатьтә.
Хөрмәтле язучыларыбыз! 13 мартка билгеләнгән “Люди” (Марат Ибраһимов һәм Халисә Мөхәммәдиева) китабы презентациясен үткәрү билгесез вакытка күчерелә.
11 март көнне 15.00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең актлар залында Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты, драматург һәм прозаик Рөстәм Мингалимне искә алу кичәсе узачак. Керү ирекле.
Хөрмәтле язучыларыбыз!
13 март көнне 12 сәгатьтә Казан шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә (Бондаренко ур., 32) тууына 95 ел тулу уңаеннан Аяз Гыйләҗевны искә алу кичәсе һәм балалар арасында фестиваль-конкурс була.
Сезне әлеге чарада көтеп калабыз!
2023 елның 21 февралендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә танылган язучылар, шагыйрьләр, сәнгать осталары, Казан театр көллияте студентлары катнаша. Керү ирекле.
Хөрмәтле язучылар!
16 февраль көнне Язучылар берлегендә Татарстанның күренекле тарихчылары Искәндәр Измайлов, Дамир Исхаков, Илнур Миргалиев һәм язучылар катнашында “Хәзерге татар әдәбиятында тарихилык” темасына түгәрәк өстәл артында фикер алышу узачак. Сезне әлеге чарага чакырабыз һәм көтеп калабыз. Башлана 14.00 сәгатьтә.
2023 елның 8 февралендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә проза, поэзия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть һәм драматургия остаханәләренең берләштерелгән утырышы була.
Көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар тәкъдим итү;
2. Шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның иҗаты турында фикер алышу;
3.Төрлесеннән.
Күренекле татар шагыйре, фронтовик, тумышы белән Апас районының Карамасар авылыннан булган Гали Хуҗиның тууына 110 ел тулды. Шушы датаны да искә алып, Мәскәү шагыйре Борис Лукин аның 1943 елда язылган «Зоя Космодемьянская» поэмасын тәрҗемә итте һәм Татарстан китап нәшриятында татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарды. 5 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе була. Рәхим итегез!
Хөрмәтле язучылар, әдәбият-сәнгать яратучылар!
2022 елның 8 декабрендә 15.00 сәгатьтә Язучылар берлеге бинасында Әдәби тәнкыйть һәм Проза секцияләренең берләштерелгән утырышы була.
Көн тәртибе:
“Хәзерге татар прозасы: табышлар һәм югалтулар” циклыннан Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” романы буенча фикер алышу.
Әлеге роман Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында (2021) җиңеп чыкты.
Роман “Казан утлары” журналында (2022 ел, №7-8) басылып чыкты.
28 ноябрь көнне ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәпованың 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. Башлана 17.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
25 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Рөстәм Мингалимгә багышланган әдәби-музыкаль кичә була. «Ак юллар салып уздым…» дип исемләнгән кичә шагыйрьнең тууына 85 ел тулуга багышлана. Керү ирекле. Рәхим итегез!
18 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле татар шагыйре Габделҗәббәр Кандалыйның тууына 225 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Керү ирекле.
Татарстан Язучылар берлеге “Гомер чалымнары” дип исемләнгән әдәби очрашулар циклын дәвам итә. Киләсе очрашу Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, шагыйрь Георгий Ибушев белән булачак. Кичә 11 ноябрьдә, 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында була. Рәхим итегез!
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Татарстан китап нәшрияты шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның «Мәңгелек юлында» китабын тәкъдир итү кичәсенә чакыра.
Кичә 2022 елның 9 ноябредә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә була.
Хөрмәтле язучыларыбыз!
3 ноябрь көнне сәгать 11 дә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында күренекле язучы, әдәбият галиме, тарихчы Гали Рәхим каберенә мемориаль такта куелачак.
Сезне әлеге чарада көтеп калабыз!
28 октябрь көнне Әдәби кафеда (Казан, Декабристлар урамы, 2, «Татмедиа», 1 кат) 13.00 сәгатьтә Рахман Шәфигуллинның «Асылбикә күз яшьләре» китабын тәкъдим итү чарасы узачак.
26 нчы октябрь көнне сәгать 15:00 дә «Китап — club» (Казан ш., Бауман ур., 19) ресторанында автор Алмаз Хәмзин катнашында «Биш татар» басмасының әдәби-музыкаль презентациясе узачак.
Авторның әлеге китабына «Биш татар» юмор-сатира төркеменең алыштыргысыз осталары, күренекле шәхесләр турында яшәеш, дуслык, тугрылык хисләре белән өртелгән кинаяле тамашасы һәм бәяннары туплап бирелде. Әлеге күркәм чарада катнашырга чакырабыз.
Презентациядә катнашу өчен аккредитация түбәндәге электрон адрес буенча башкарыла: venera.pr@tatkniga.ru.
2022 елның 3 ноябрендә 16.00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында танылган шагыйрь, рәссам Хәмит Латыйповның (Хәмит Латыйф) шәхси күргәзмәсе ачыла.
2022 елның 21 октябрендә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шагыйрә Людмила Аланлының «Күңелемә кояш элдем» дип исемләнгән иҗат кичәсе була. Башлана 18.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
Хөрмәтле язучыларыбыз! 5 сентябрьдә, Казанда, Толстой урамы 16 А йорт диварында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга истәлек тактасы ачыла. Сезне әлеге тантаналы чарада көтеп калабыз. Башлана 10.00 сәгатьтә.
“Казан утлары” китапханәсе” сериясендә Рафис Корбанның “Тәүбә көне” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. 2 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә язучы белән автограф-сессия уздырылачак.
Барлык әдәбият сөючеләрне Декабристлар урамы, 2 йортта көтеп калабыз.
2022 елның 25 августында, Казан шәһәренең 1 Май мәйданында, фашист төрмәсендә башлары киселгән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрәсиме була.
Мәрәсимдә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнаша.
Җырчылар Резеда Галимова, Рөстәм Насыйбуллин, бер төркем шагыйрьләр һәм язучылар чыгыш ясаячак.
Чараны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов алып бара.
Мәрәсим 12.00 сәгатьтә башлана.
2022 елның 24 маенда 16.00 сәгатьтә шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була.
Адресы: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 7 нче йорт.
Сезне чарада катнашырга чакырабыз!
Хөрмәтле язучыларыбыз!
2022 елның 26 апрелендә 13.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында Туган тел көненә һәм Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган Шигырь бәйрәме була. Сезне әлеге чарага көтеп калабыз.
Хөрмәтле язучыларыбыз!
15 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көнендә, сәгать 10.00 дә Казанның Яңа Татар зиратында аның каберенә чәчәкләр салу чарасы була.
Г.Тукай каберен зыярәт кылырга теләүчеләр өчен автобуслар сәгать 09.20 дә Татарстан Язучылар берлеге һәм Тукай музее яныннан кузгала.
Хөрмәтле язучыларыбыз!
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаен үткәрү вакыты кайбер техник сәбәпләр аркасында кичектерелә.
2022 нче елның 1 апрелендә 17.00 сәгатьтә Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки Казанның күңелле кичләре” дигән тамаша һәм юмор кичәсе була. Күрми калма!
2022 елның 28 нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри, 14) күренекле татар классик язучысы, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Керү ирекле. Рәхим итегез!
2022 елның 12 мартында күренекле татар язучысы, галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан 12 март көнне язучының Казан шәһәре Мәскәү районының Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә (Восстание ур., 48) урнашкан бюстына чәчәкләр салыначак. Башлана 11.00 сәгатьтә.
22 февраль көнне шагыйрь, прозаик, журналист Марат Кәбиров белән очрашу була. Кичә Язучылар берлегенең Тукай клубында 17.00 сәгатьтә башлана.
Чара Язучылар берлегенең Тукай клубында 11.00 сәгатьтә башлана.
Башлана 17.00 сәгатьтә. Барыгызны да көтеп калабыз.
2022 елның 17 февралендә 15.00 сәгатьтә ТР Язучылар берлеге бинасында «Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасын тәкъдим итү чарасы узачак.
«Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнде һәм Татарстан китап нәшриятында (1-6 томнар), «Фолиант» нәшриятында (7-8 томнар) басылып чыкты. Әлеге фәнни хезмәт «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителде. Китаплар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына таратылды.
Сигезтомлыкта урын алган материаллар әдәбиятның тарихи үсеш этапларына бәйле рәвештә түбәндәгечә бүленде:
1 том – борынгы чорлардан XV гасырга кадәр;
2 том – XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр;
3 том – XIX гасыр;
4 том – ХХ гасыр башы;
5 том – 1917-1956 еллар;
6 том – 1956-1985 еллар;
7 том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр;
8 том – XXI гасыр башы.
Сигезтомлык әдәбият тарихының методологик һәм концептуаль нигезе булып, рухи мирасны бөтен тулылыгында һәм бербөтен күренеш буларак, үзенең эчке закончалыкларына бәйле үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш итеп һәм әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп өйрәнү торды. Хезмәттә республикадан читтә яшәүче (Башкортстан, Себер) әдипләр иҗаты да чагылыш тапты. Әлеге мәсьәлә буенча 6-8 томнарда махсус күзәтүләр урын алып, киң танылу алган язучы-шагыйрьләр иҗатына бәя бирелде.
Сигезтомлыкны эшләүгә әдәбият тарихының төрле чор-этапларын, аерым әдипләр иҗатын өйрәнүче галимнәр, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә тартылды. Чарага язучылар, галимнәр, журналистлар, китапханәчеләр, югару уку йортлары укытучы-профессорлары, студентлар, әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар чакырыла.
Белешмәләр өчен телефон: 89061100730 (Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы).
28 гыйнвар көнне Язучылар берлегендә “Литературные знакомства” альманахының татар язучыларына багышланган санын тәкъдир итү була. Башлана 16.00 сәгатьтә.
Көтеп калабыз.
Татарстан язучылар берлеге “Гомер чалымнары” дип исемләнгән әдәби очрашулар циклын башлап җибәрә. Беренче очрашу Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Ркаил Зәйдулла белән булачак. Бу очрашуда сез аңа үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз. Кичә 19 гыйнварда, 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында була.
Көн тәртибендә:
1. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар тәкъдим итү;
2. Рөстәм Арифуллин, Люция Әблиева, Равил Мостафин, Флера Мәрдәноваларның иҗатларын тикшерү. Әлеге авторларның иҗаты белән танышып килүегезне сорыйбыз.
Башлана 15:00 сәгатьтә.
Барыгызны да көтеп калабыз.
Чыгышлар:
Дания Фатыйх кызы Заһидуллина —Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Хатыйп Миңнегулов — Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор.
Рифат Әхмәт улы Фәттәхов — журналист, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты.
Диләрия Марат кызы Абдуллина — филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
Фикер алышуларда язучылар, галимнәр, журналистлар, Кави Нәҗминең варислары катнаша.
Башлана: 15:00 сәгатьтә
15 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында күренекле шагыйрь Фәиз Зөлкарнәйнең тууына 70 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була. Башлана сәг. 17:00 дә. Барыгызны да көтеп калабыз.
13 декабрьдә Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 18:30 сәгатьтә.
17 ноябрь көнне Мәскәүдә язучы Рауль Мирхәйдәровка 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
Кичә 18.30 сәгатьтә Кече Татар пер., 8 адресы буенча башлана. Керү ирекле.
Әлеге чара 14 октябрь көнне 16:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенең Зур залында (Карл Маркс ур., 26 йорт) узачак. Рәхим итегез!
Утырышта Мәскәүдән балалар әдәбияты буенча Халыкара советның Россия милли секциясе директоры Людмила Чижова һәм Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә үзәге җитәкчесе Алия Кәримова катнаша. Башлана 15:00 сәгатьтә.
Хөрмәтле язучыларыбыз! 29 сентябрь көнне Казанда Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачыла.
Тантаналы чара Жуковский урамы, 9 нчы йорт адресы буенча узачак. Башлана 11.00 сәгатьтә. Барыгызны да көтеп калабыз!
30 сентябрь көнне сәгать 15:00 дә Татарстан Язучылар берлегендә тәрҗемәчеләр көне уңаеннан түгәрәк өстәл үткәрелә.
4 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Галиҗәнап шагыйрь” циклыннан татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
Билетлар Филармония кассасында (бушлай). Алып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле язучыларыбыз! 30 сентябрь көнне 14:00 сәгатьтә КФУ ның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының (Татарстан ур., 2) актлар залында Тәлгат Галиуллинның “Татар әреме” китабын тәкъдим итү кичәсе була. Керү ирекле.
Хөрмәтле язучыларыбыз! 15 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия ишегалдында (Пионерлар ур., 10 йорт) Алишка бюст ачу тантанасы узачак.
Сезне әлеге чарага көтеп калабыз.
Хөрмәтле язучыларыбыз! 15 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Язучылар берлегендә проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы була.
Көн тәртибе:
1. Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтү;
2. Төрлесеннән.
Барыгызны да көтеп калабыз.
Хөрмәтле каләмдәшләр! 10 сентябрьдә, сәг. 11.00 дә Татарстан Язучылар берлеге бинасында (Мөштәри урамы, 14 йорт) “Татарча диктант” Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе үткәрелә. Акциядә катнашырга теләүчеләрне көтеп калабыз. (далее…)
Хөрмәтле язучыларыбыз!
3 сентябрьдә “ТАТМЕДИА” АҖ, Татарстан Язучылар берлеге һәм “Казан утлары” журналы башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендә дөнья күргән “Нахак” китабын тәкъдир итә. (далее…)
Хөрмәтле язучыларыбыз! Агымдагы елның 27 нче августында Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан язучылар берлеге белән берлектә Арча муниципаль районында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәреләчәк. Хәзерге вакытта әлеге чара барлык инстанцияләрдә дә хупланды, рөхсәт ителде.
Хөрмәтле язучылар!
20 май көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының VI форумында катнашучылар белән “Бүгенге әдәбият һәм җәмгыять” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узачак. Сезне әлеге чарага чакырабыз һәм көтеп калабыз. Башлана сәгать 14.30да.
Хөрмәтле язучылар!
2021 елның 26 апрелендә 14.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында Туган тел көненә һәм Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме була.
Сезне әлеге чарага көтеп калабыз
19 апрельдә Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында “Мәхәббәттән кала тагын нидер яна” дигән яшь шагыйрьләр кичәсе була. Кичәдә яшь шагыйрьләрнең иҗаты белән танышу, җанлы әңгәмә, музыкаль чыгышлар көтелә.
Кичә 17:00. сәг. башлана.
Барыгызны да көтеп калабыз.
16 апрельдә көндезге сәгать икедә Татарстан Язучылар берлегендә Шигърият остаханәсе утырышы була.
Утырышта шагыйрә Дания Нәгыйм иҗатын тикшерү каралган.
Дания Нәгыйм шигырьләре белән әлеге сылтама аша кереп танышырга була.
14 апрель көнне Язучылар берлеге бинасында көндезге сәгать өчтә Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы була. Хәзерге татар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть белән кызыксынучыларны утырышка чакырабыз. (далее…)
Хөрмәтле язучылар! Сайтның «Язучылар» сәхифәсендә үз битләрегезне карап, анализлап чыксагыз иде. (далее…)
2021 елның 1 апрелендә, 16:00 сәгатьтә (далее…)
31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 2021 елда (далее…)
2021 елның 14 апрелендә (чәршәмбе) 15.00 сәгатьтә Язучылар берлеге бинасында Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы була. (далее…)
2021 елның 29 нчы мартында 17.00 сәгатьтә (далее…)
Язучыларны 2021 елның 11 мартында 16 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына чакырабыз.
Татарстан районнарында китап район газеталары редакцияләрендә сатыла. (далее…)
2020 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә (далее…)
2020 елның 12 декабрендә Урал вакыты белән 12.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән – 10. 00 сәгать) Чиләбе Өлкә китапханәсендә шагыйрь һәм язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, РФ һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы Ирек Нәгыйм улы Сабиров истәлегенә zoom аша онлайн конференция узачак. Конференциядә Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче күренекле шәхесләр, БТК вәкилләре, язучылар катнашачак.
Хөрмәтле язучылар!
2020 елның 1 нче октябрендә 13.00 сәгатьтә (далее…)
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 87нче яңа сезонында Татарстан язучылары белән берлектә әсәрләр уку (читка) башлады.
Укуларның графигы белән танышыгыз: (далее…)
Татарстан язучылары күренекле драматургларның Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберләренә чәчәкләр салачаклар. Мәрәсим 8 сәгатьтә башлана.
Таҗи Гыйзәт кабере -15нче, Нәкый Исәнбәт кабере – 13нче аллеяда.
«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә. (далее…)
Язучылар берлеге, Тукай клубы. 13 декабрь, 2019 ел (далее…)