Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Маликов Әдип

Шагыйрь, прозаик Әдип Малик улы Маликов 1921 елның 16 августында Башкортстанның Яңавыл районы Югары Чат авылында мөгаллим гаиләсендә туа. Башлангыч белемне ул үз әтисеннән ала, бишенче сыйныфтан башлап күршедәге Ямады авылы мәктәбендә укый. 1934 елда әтисе Малик Гарифуллин Аксәет авылы мәктәбенә укытучы итеп күчерелгәч, Әдип анда – ике ел, аннан Яңавыл урта мәктәбендә бер ел укып, сигез сыйныфны тәмамлый һәм Пермь шәһәрендәге Татар педагогия училищесының икенче курсына укырга керә. Училищеда укыган чорда әдәбият белән ныклап кызыксына башлый, студентларның әдәби иҗат түгәрәге эшләрендә актив катнаша, кулъязма әдәби журнал чыгаруны оештыра, аның җаваплы мөхәррире була. Шул елларда Татарстан, Башкортстан, Пермь өлкәсе татар көндәлек матбугатында («Кызыл таң», Уфа; «Социализм юлында», Свердловск; «Ленин юлында», Пермь; «Чаян», Казан) яшь каләм тибрәтүченең беренче шигырьләре басылып чыга.

1939 елда училищены тәмамлагач, Ә.Маликовны Пермь өлкәсенең Барда районы Солтанай авылы җидееллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми – шул ук елның көзендә аны армиягә алалар. Ватан сугышы башлану сәбәпле, Ә.Маликовның гаскәри хезмәт мөддәте җиде елга сузыла. 1945 елның августында ул разведка төркеме командиры сыйфатында Сахалин утравының көньяк өлешен японнардан азат итү сугышларында катнаша. Бу операциядә үзенә йөкләнгән хәрби бурычны җиренә җиткереп үтәгәне өчен аны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.

Хәрби тормышның кырыс шартларына карамастан, Әдип Маликов иҗат эшен дә онытмый, солдат уй-хисләрен, җиңү шатлыгын чагылдырган оптимистик шигырьләр яза, дивизия газетасында очерк язмаларын даими бастыра. Аның шул дәвердә иҗат иткән зур шигъри әсәре – «Атаудагы хисләр» поэмасы (1945-1946) кырыс солдат хезмәтенең, автор биографиясенең чынбарлыкта булган реаль вакыйгалары нигезендә барлыкка килә.

Армиядән кайткач, Ә.Маликов 1946 елдан 1949 елның августына чаклы Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакторы булып эшли. 1949 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге аны Мәскәүгә, М.Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга җибәрә.

1951-1960 елларда Әдип Маликов республика яшьләренең матбугат басмасы «Яшь сталинчы» (хәзерге, «Татарстан яшьләре») газетасының үзхәбәрчесе сыйфатында Минзәлә һәм Әлмәт төбәкләрендә эшли. 1955 елда Әлмәт шәһәрендә әдәби иҗат берләшмәсе оештырып, 1960 елга кадәр аңа җитәкчелек итә. 1963 елда шушы әдәби берләшмә җирлегендә Әлмәт Язучылар оешмасы барлыкка килә. 1965-1967 һәм 1972-1982 елларда Әдип Маликов бу оешманың җаваплы сәркәтибе булып эшли.

Әлмәт шәһәрендә яшәү, бу төбәктәге тормыш үзгәрешләрен үз күзе белән күрү, нефтьчеләр арасында кайнау Ә.Маликовның иҗатын яңа темалар, яңа хисләр, төсмерләр белән баета. Аның илленче-җитмешенче елларда иҗат иткән «Ташчы» (1956), «Фәрдәнә» (1958), «Гайшә апа» (1959), «Салкын Алан» (1967), «Чигүле кулъяулык» (1968) кебек поэмаларында һәм күпсанлы шигырьләрендә замандашларының хезмәт пафосы белән өртелгән тормышчан образлары сурәтләнә. Шушы ук сүзне аның очерклары һәм балалар өчен язган поэма, шигырьләре турында да әйтергә мөмкин. «Сахалин язмалары» (1948), «Кайнар эзләр» (1956), «Без кояшны юлда каршылыйбыз» (1964), «Кембригә юл салучылар» (1965), «Гашыйклар юлы» (1978) кебек проза китаплары һәм, ниһаять, авторның солдат еллары белән бәйле Сахалин турындагы «Яшьлек утравым» исемле повесть-истәлеге (1972) заманның сәнгатьчә документаль елъязмалары буларак шул чор татар әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә.Маликов 1979 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул 2009 елның 23 апрелендә Әлмәт шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә.

Ә.Маликов – 1959 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Без кояшны юлда каршылыйбыз: сәяхәт язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 116 б. – 13000 д.

Шигырьләр һәм поэмалар / кереш сүз авт. М.Садри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 208 б. – 3000 д.

Туган як җиле: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 254 б. – 2000 д.

Бергә яккан учаклар: сайланма шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 237 б. – 2000 д.

Яшьлек утравым: повесть-истәлек (яңартылган басма). – Казан: Татар. кит. нәшр.,1998. – 192 б. – 3000 д.

Гомер мизгелләре: сайланма әсәрләр. – Казан: Рухият, 2001. – 400 б. – 3000 д.

Җуелмас хәтер: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 2005. – 303 б. – 1500 д.

* * *

Остров моей юности: повесть-воспоминания / пер. с татар. М.Скороходова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 96 с. – 100000 экз.

Сквозь годы: стихи, поэмы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 127 с. – 1900 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Т ө х ф ә т у л л и н Р. Кояшны юлларда каршылап // Казан утлары. – 1971. – №8. – 106-113 б.

Б и к ч у р и н Ш. Озын юллар, ерак еллар арасы // Казан утлары. – 1981. – №8. – 172-176 б.

К а м а л о в Х. Тормышның алгы сызыгында // Соц. Татарстан. – 1981. – 14 авг.

М ә җ и т о в З. Яшьлек утравының олпат әдибе // Мәдәни җомга. – 1996. – 16 авг.

Ф ә т х е т д и н е в Ә. Таң кояшын юлда каршылаучы әдип // Хәзинә. – 1996. – 16 авг.

Ә х с ә н о в И. Остаз турында бер сүз // Мәгърифәт. – 2001. – 1 сент.

М а н н а п о в Ш. Мәңгелек мизгелләрдән җыела… // Мәдәни җомга. – 2002. – 22 февр.

* * *

В а с ю х и н а К. Певец родного края // Знамя труда. – 1996. – 15 авг.

М а л и к о в Э. О себе // Знамя труда. – 2001. – 15 авг.


Язучылар