Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зәйниев Илгиз

Илгиз Газинур улы Зәйниев 1987 елның 23 маенда Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. 1994 елны Карасу урта мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. Мәктәптә уку дәверендә республи­ка күләмендә үткәрелгән спорт, фән, җыр ярыш­ларында катнашып, алдынгы урыннарга ирешә. Мәктәптә укыганда ши­гырь, әкият язу белән мавыга, хикәя жанрында да каләмен сынап карый. 2002 елда беренче пьесасын («Җәйге төннәрдә…») яза. 2004 елда мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актер­лык бүлегенә укырга керә. Уку белән параллель рәвештә язуын да дәвам итә. Беренче курсның уртасында «Яңа татар пьесасы — 2004» конкурсын­да катнашып, лауреат исеме һәм Мәдәният министрлыгы бүләгенә лаек була («Ай кызы» музыкаль драмасы). 2005 елның октябрендә Уфа «Нур» театрында И.Зәйниев пьесасы буенча куелган беренче спектакль — «Туй­га ничә көн кала.» музыкаль комедиясенең премьерасы уйнала (реж. Ф.Бикчәнтәев). 2006 елның 1 4 маенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә аның пьесасы буенча куелган «Мәхәббәт ту­рында сөйләшик» («Әйткән идең.») моңсу комедиясенең премьерасы уйнала (реж. Р.Фазлыев). Шул ук елның сентябрь аенда Г.Кариев исемен­дәге яшь тамашачылар театрында «Амазонка һәм Айдар» музыкаль коме­диясе куела (реж. Р.Әюпов). Шул ук елның ноябрендә Г.Камал исемендә­ге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә режиссер Р.Фазлыев тара­фыннан «Суган чәчәге» исемле сагышлы комедиясе («Яңа татар пьеса­сы — 2006» конкурсының I премия лауреаты) куела. Шул елның 24 декаб­рендә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында «Урманclub» тамашасы уйнала (реж. И.Камалиев).

Ул 2009 елда Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге Рес­публика премиясенә лаек була.

И.Зәйниев — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Р а х м а н Р. Горький цвет // Звезда Поволжья. – 2007. – 22–28 нояб.

И г л а м о в Н. Две реальности // Звезда Поволжья. – 2007. – 6–12 дек.


Язучылар