Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәйри Әнвәр

Исламият белгече, тәрҗемәче, публицист Әнвәр Хәйри (Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин) 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәптә укыганда, 1958–1962 елларның җәйге каникулларында, ат көтүе көтеп, хезмәт юлын башлап җибәрә. 1962 елда Шәрбән сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, әүвәл Аксубай урман хуҗалыгында урман кисүче, аннары туган авылында тракторчы һәм комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1966 елда Татарстанның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Колбай-Мораса авылы урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елда Казан театр училищесына укырга керә. Ләкин бер елдан соң, анда укуын ташлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә документларын тапшыра. 1969 елның көзеннән читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1969–1974 елларда Казанның 80 нче мәктәбендә гарәп теле укытучысы һәм бер үк вакытта Татарстан дәүләт музеенда борынгы кулъязмалар буенча фәнни хезмәткәр булып эшли. Нәкъ шул елларда республика матбугатында аның беренче язмалары басылып чыга.

1974 елның маеннан 1991 елның ноябренә кадәр Ә.Хәйри СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә фәнни хезмәтен дәвам иттерә. Шул елларда ул актуаль темаларга багышланган мәкаләләр яза. Бик күп мәгърифәтче галимнәребезнең әсәрләрен тәрҗемә итеп, укып халыкка җиткерә.

1991 елда аны, борынгы чыганаклар белән эшләүче тәҗрибәле белгеч буларак, әле яңа гына оешып килүче «Мирас» журналы редакциясенә эшкә күчерәләр. Анда ул 1995 елның июль аена кадәр әүвәл редакциянең тарих, фәлсәфә, рухи мирас бүлеге мөдире, журналның җаваплы сәркәтибе, баш мөхәррирнең беренче урынбасары, аннары үзе оештырган ислам динен өйрәнү бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1995 елның июленнән 1996 елның июленә кадәр Казандагы «Синдикат» акционерлар җәмгыятенең «Рухи яңарыш» фондында эшләгәннән соң, Әнвәр Хәйри 1996 елның җәеннән Татарстан Милли китапханәсендә гыйльми сәркәтип, баш китапханәче һәм китапханә директоры урынбасары булып эшли. Хәзерге вакытта ул китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр эшен алып бара. Бер үк вакытта 1970 елдан Казанның югары уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, татар рухи мәдәнияте, ислам дине, халык медицинасы, халык педагогикасы тарихларын укыта.

Ул татар әдәбиятына һәм текстологиясенә, сәнгать белеменә һәм халык авыз иҗатына, татар теленә һәм рухи мәдәниятебез тарихының башка тармакларына багышланган монографияләргә, фәнни хезмәтләргә күпсанлы бәяләмәләр язып бастыра.

Фәнни хезмәтләре һәм педагогик эшчәнлеге белән беррәттән Ә.Хәйри, Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында оештырыла торган төрле күргәзмәләр турында тәнкыйть мәкаләләре, аерым сәнгать әһелләренең сәхнә чыгышларына, К.Тинчурин һәм Г.Камал театрлары спектакльләренә һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларына бәяләмәләр язып чыга.

Ә.Хәйри – аерым китап булып басылып чыккан өч хезмәт авторы: «Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы» (1996), «Ислам дине бәйрәмнәре» (1996) һәм «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» (2004).

Ләкин аның әдәби һәм гыйльми иҗат мирасының күп өлеше тәрҗемәләр һәм гыйльми-тарихи мәкаләләр өлкәсенә карый.

Ә.Хәйри тарафыннан хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителеп һәм күчерелеп төрле журнал басмаларында, җыентыкларда яки аерым китаплар рәвешендә XIX.XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең дүрт дистәдән артык исемдәге җитмешләп хезмәте дөнья күрә.

Алар арасында Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар…» һәм Р.Фәхретдиннең «Болгар вә Казан төрекләре» исемле фундаменталь тарихи хезмәтләре аеруча зур әһәмияткә ия. Болардан тыш көндәлек матбугат басмаларында, фәнни-әдәби җыентыкларда галимнең татар халкы, әдәбият, мәдәният, сәнгать, иҗтимагый фикер, Идел буендагы ислам дине тарихларын һәм башка гыйльми темаларга, төрле чор, төрле юнәлештәге фән тармакларына караган борынгы чыганакларны өйрәнүгә багышланган берничә йөз фәнни язмалары, Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, М.Бигиев, З.Камали, Г.Ибраһимов кебек мәшһүр фикер ияләре иҗатындагы аерым мәсьәләләрне яктырткан күпсанлы тикшеренүләре басылып чыга.

Ә.Хәйри – татар халкының күп гасырлык рухи мирасын кайтарып бирүдәге казанышлары өчен Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1994), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1991, 2008), татар милли мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге бүләгенә дә лаек була.

Аңа, Р.Фәхретдин һәм Г.Ибраһимовның әхлакый һәм рухи тәрбия мәсьәләләренә багышланган китапларын тәрҗемә итеп бастырган өчен 2008 елда Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләге бирелә.

Ул 2014 елның 20 июлендә Казан шәһәрендә вафат була. Киндери зиратында җирләнгән.

Ә.Хәйри – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы. – Чаллы, 1996. – 59 б. – 1000 д.

Ислам дине бәйрәмнәре. – Казан: Заман, 1996. – 72 б. – 10000 д.

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре. – Әлмәт: Муниципаль институт басмасы, 2004. – 27 б. – 100 д.

* * *

М ә р җ а н и Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар: Казан һәм Болгар хәлләре турында ышанычлы хәбәрләр / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 415 б. – 50000 д.

Иман шартлары = Шараитуль-иман / төз., кереш сүз авт. Ә.Хәйри. – Казан, 1991. – 40 б. – 5000 д.

Дин дәреслеге = Учебник мусульманской веры / төз., кереш сүз авт. Ә.Хәйри. – Казан (?), 1993. – 40 б. – 5000 д.

Ф ә х р е т д и н о в Р. Болгар вә Казан төрекләре / төз., кереш сүз, искәрмәләр авт. Ә.Хәйруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 287 б. – 25000 д.

Татар тарихы: онытылмас сәхифәләр / төз. С.Алишев, Р.Әмирханов, Ә.Хәйруллин. – Казан, 1994. – 253 б. – 5000 д.

Намаз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 45 б. – 10000 д.

А к ы ш Г. Исемдә калганнар / кереш сүз авт., төз. Ә.Хәйри. – Чаллы, 2000. – 100 б. – 3000 д.

Ф ә х р е т д и н Р. Нәсыйхәт / кереш сүз авт., төз. Ә.Хәйри. – Казан: Мәгариф, 2004. – 111 б. – 3000 д.

Татар театры (1906–1926) / төз., гарәп хәрефләренә күчерүче, искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Мәгариф, 2003. – 317 б. – 5000 д.

Ф ә х р е т д и н Р. Адабе тәгълим: укыту кагыйдәләре / кереш сүз авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 167 б. – 3000 д.

Ф ә х р е т д и н Р. Ислам дине – нинди дин? / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 158 б. – 3000 д.

Ф ә х р е т д и н Р. Гаилә. Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 122 б. – 3000 д.

Ф ә х р е т д и н Р. Балаларга нәсыйхәт / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 280 б. – 3000 д.

Ф ә х р е т д и н Р. Гакыйдә. Ислам дине: әдәп-әхлак дәресләре / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 122 б. – 2000 д.

И б р а һ и м о в Г. Борынгы Ислам мәдәнияте / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 191 б. – 2000 д.

Ф ә х р е т д и н Р. Нәсел ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. – Казан: Сүз, 2008. – 427 б. – 1000 д.

Ф ә х р е т д и н Р. Ислам дине – нинди дин? / төз., кереш сүз, искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – 2 басма. – Казан: Сүз, 2009. – 150 б. – 3000 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М ә х м ү т о в Һ. Мирасыбызны барлаучы // Мирас. – 1992. – № 12. – 118 б.

И д е л б а й Р. Гыйлем диңгезеннән бер тамчы // Мирас. – 1994. – № 4. – 149–154 б.

Ә д и я т у л л и н а Э. Ургыл еллар төпкеленнән ургыл дулкыннар кага // Татар иле. – 1996. – № 38 (окт.).

З ә к и е в М. Чын тарихны хәбәрдарлар белә // Мәдәни җомга. – 1996. – 6 дек.

Ә м и р х а н о в Р. Гыйлем диңгезеннән бер тамчы / Р.Әмирханов. Иманга тугрылык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 76–93 б.

Н ә к к а ш Н. Тылсымлы ачкыч тапкан егет // Ватаным Татарстан. – 1997. – 9 дек.

Ә м и р х а н Р. Эш агачы бик юмарт китерер җимеш // Шәһри Казан. – 1997. – 12 дек.

Г о с м а н и Р. Мул җимешле иҗат // Казан утлары. – 1997. – № 12. – 172–177 б.

Х у җ и н Ф. Галим һәм фикер иясе // Мирас. – 1998. – № 1. – 199–122 б.

Г ә р ә й Р. Аксубай // Казан утлары. – 1998. – № 8. – 96–97 б.

С а ф и н а Ә. Тарих елъязмасын яңартучы // Татар дөньясы. – 2000. – 13 нояб.

Д а д и н а Ш. Әнвәр Хәйри – борынгы китаплар аркылы тылсымлы серләр, хикмәтләр ачучы // Алабуга нуры. – 2002. – 7 май.

Г ы й м а т д и н о в а Н. Фаҗига // Идел. – 2002. – № 5. – 38–39 б.

Г ы й м а т д и н о в а Н. Күрмәмешкә салышалар // Ватаным Татарстан. – 2002. – 7 июнь.

М ө х ә м м ә т о в И. Тәрбия – иң кирәкле бер эш… // Идел. – 2003. – № 7. – 20 б.

Х а р и с о в а Ч. Өлкәннәргә нәсыйхәт // Ватаным Татарстан. – 2005. – 4 февр.

Х а р и с о в а Ч. Әхлак дөньясы бер китапка сыйган // Мәгърифәт. – 2005. – 19 февр.

Ә м и н о в а А., Е д и х а н о в И. Сокланырлык фәнни эшчәнлек // Идел. – 2007. – № 8. – 57–58 б.


Язучылар