Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйльми Фәрит

Язучы-прозаик Фәрит Гыйльми (Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов) 1947 елның 14 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасының Мөслим районы Үрәзмәт авылында туа.

1955 елда Үрәзмәт урта мәктәбен, 1970 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1970-1972 елларда Бөтенроссия тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә секретарь булып эшли. 1972-1974 елларда Совет Армиясе сафларында взвод командиры булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, дүрт ел Әлмәтнең 1 нче номерлы татар урта мәктәбендә тарих һәм физкультура укыта, аннары Әлмәт батырма электр насослары заводында хезмәтне фәнчә оештыру бюросы башлыгы (1978-1983) һәм, Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, 1988 елдан Әлмәт Язучылар оешмасында әдәби консультант булып эшли.

Фәрит Гыйльми узган гасырның җитмешенче елларында әдәбият мәйданына аяк баскан өметле яшь прозаикларның берсе иде. Аның «Салават күпере» исемле беренче басма хикәясе 1967 елда Уфада «Кызыл таң» газетасында дөнья күрә. 1970-1971 елларда «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә, яшь язучыларның «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыгында аның тагын унлап хикәясе басыла. Аннан соң иҗат ителгән һәм башлыча хезмәт темасына багышланган, яшьләрнең мөстәкыйль тормышка беренче аяк атлаганда килеп чыккан каршылыкларны җиңә-җиңә хезмәт эчендә чыныгуларын үзенчәлекле кеше образлары аша, татар теленең нечкә аһәңнәрен тоеп, сәнгатьчә оста язылган «Урсай тау итәгендә» (1977) һәм «Елганың борылган төшендә» (1980) исемле повестьларын укучылар да, әдәби тәнкыйть тә яратып каршы ала.

Фәрит Гыйльми язучылык таланты ачылып җиткәндә генә, 1993 елның 16 октябрендә кинәттән вафат була. Кабере – Зәй районының Бигеш авылы зиратында.

Ф.Гыйльми ­– 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар