Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыймалтдинов Фирдүс

Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы 1980 елның 18 апрелендә Буа районы Югары Лашчы авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. 1997 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, шул ук елны Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетына укырга керә. Көндезге бүлектән читтән торып укуга күчүе сәбәпле, университет дипломы 2005 елда гына тапшырыла. Уку белән беррәттән 1998 -2002 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең татар телендәге хәбәрләр хезмәтендә башта корреспондент, соңрак алып баручы вазыйфаларын башкара. 2002-2005 елларда “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә телевизион тапшырулар алып баручы. 2005 елда ярты ел чамасы “Татарстан яшьләре” газетасында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшләп ала. Шул ук елны Бөтенроссия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең яңа оешкан филиалы – “Татарстан” телерадиокомпаниясенә хәбәрләр хезмәтенә чакырыла. 2011 елда әлеге телерадиокомпаниянең директоры итеп билгеләнә.

Фирдүс Гыймалтдиновның беренче язмалары мәктәп елларында ук “Яшь ленинчы” газетасында дөнья күрә. Соңрак “Татарстан яшьләре” газетасында, “Идел” журналында мәкаләләре һәм хикәяләре бастырыла.

2022 елда Татарстан китап нәшриятында авторның тәүге “Буа”, 2023 елда “Урда ханы Үзбәк” китаплары нәшер ителә. “Урда ханы Үзбәк” – ябык әдәби конкурсның “Роман” номинациясендә икенче урынны яулаган әсәр.

Фирдүс Гыймалтдинов һөнәри җәмәгатьчелек тарафыннан оештырылган “Бәллүр каләм” конкурсында 2010 елда “Журналистикада исем” билгесенә лаек дип табыла.

Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары хезмәткәре (2018).

2024 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.

 

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин