Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәрәпова Йолдыз

Балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетта укуын тәмамлап чыккач, бер ел «Ялкын» журналында мөхәррир, аннары бер ел Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкләде. 2016 елдан бүгенге көнгә кадәр “Шәһри Казан”газетасы хезмәткәре.

Йолдыз – әдәби иҗатын тулысынча балалар дөньясына багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм укучылар арасында үткәрелгән «Ел китабы – 94» бәйгесендә икенче урынны яулый.  Ел китабы – 2016 бәйгесендә аның “Аппак белән Шапшак” өченче, “Ел китабы 20182 дә “Китаплы кич” дигән җыентыгы  икенче урын  алды.    Хәзер Йолдыз – балалар күңеленә хуш килгән егермегә якын китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Моңа бай фантазиясе дә ярдәм итә. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек була, 2004 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. Аның күп кенә шигырьләре мәктәп дәреслекләренә, хрестоматияләргә кертелә, балалар язучыларының күмәк җыентыкларында урын ала. Шигырьләре  рус, чуаш,  әзербайҗан һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән. “Тылсымлы “Туган тел” җыры  (Наилә Яхина көе) “Балачак җыры 1” бәйгесенең җиңүчесе  булды. 2022 елда   Сәйдәш мәдәният йорты каршындагы “Апуш” татар балалар театр  студиясе Йолдыз Шәрапованың “Зоопарк –әлифбасын квест спектакль итеп куйды.

Йолдыз – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2012 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән  мактаулы исем бирелде.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Антенналы бәрәңге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 63 б. – 10000 д.

Зоопарк – әлифба: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1997. – 32 б. – 15000 д.

Шигырьле чәй: шигырьләр, әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 64 б. – 3000 д.

Колаклы коймаклар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 64 б. – 5000 д.

Җавапсыз сорау: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 64 б. – 5000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а л и е в Ш. Ана күңеле шигырьдә // Сабантуй. – 1996. – 14 авг.

М и ң н у л л и н Р. Йолдыз // Р.Миңнуллин. Шагыйрь генә булып калалмадым. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 342-343 б.

С о л т а н И. Йолдызлы авыл // Шәһри Казан. – 2000. – 31 март.

А б д у л л и н а А. «Хыялый» галәм йолдызы // Шәһри Казан. – 2004. – 2 июль.

Х ә л и у л л и н И. Канатлы дөнья // И.Хәлиуллин. Яңа Тинчәле таңы. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 170-175 б.

* * *

С а н и е в а С. «Я – в своей тарелке!» // Респ. Татарстан. – 2002. – 8 марта.


Язучылар