Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хөсәенов Шәриф

Драматург, хикәяче, публицист Шәриф Нургали улы Хөсәенов 1929 елның 26 ноябрендә Татарстанның Буа районы Өчмунча авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне – туган авылында, җиде сыйныфны – күрше Килдураз авылында һәм 1947 елда Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, медицина институтының дәвалау-профилактика факультетына укырга керә. 1953 елда институтны тәмамлап, Казан шәһәр хастаханәләренең берсендә табиб булып эшли башлый һәм, 1960–1962 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда уку вакытын исәпләмәгәндә, табиблык хезмәтен гомеренең соңгы көннәренәчә дәвам иттерә.

Язучы-драматург буларак Ш.Хөсәенов киң катлау укучыларга һәм тамашачыга үзенең «Профессор кияве» исемле комедиясе (1952) белән таныла. Шәһәр зыялылары, эшче яшьләр тормышына нигезләнеп язылган, гаилә, әхлак-мәхәббәт мәсьәләләрен үзәккә алып, аларны илленче еллар татар драматургиясе өчен шактый яңача һәм тормышчан ситуацияләр аша хәл иткән бу әсәр 1952 елда пьесалар буенча уздырылган республика конкурсында икенче урынны ала һәм, рәсми оешмаларның шактый кискен каршылыгына карамастан, әмма идеологик яктан берникадәр үзгәртүләргә-кыскартуларга мәҗбүр ителеп, шул ук елны Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела башлый (ике йөзгә якын спектакль).

Драматургның шуннан соң иҗат иткән драма әсәрләреннән «Зөбәйдә – адәм баласы» трагикомедиясе (1961) һәм «Әниемнең ак күлмәге» (беренче исеме – «Әни килде», 1968) драмасы тагы да зуррак уңыш казана.

Әсәр, русчага һәм элеккеге СССР халыкларының унҗиде милли теленә тәрҗемә ителеп, илнең кырык сигез театрында куела һәм һәр төбәк матбугатында заманча реаль яңгырашлы, җитди эчтәлекле тормышчан спектакльләрнең берсе итеп бәяләнә.

Әдипнең «Бирнәле кыз» (1954), «Чулпан», «Егерме ел үткәч» (1962), «Туган көнең котлы булсын, Кадрия!», «Генеральная уборка» (русча язылган), «Безнең подъезд төбе» кебек телевидение өчен язылган кече күләмле пьесалары да бар. «Егерме ел үткәч» дигәне, Мәскәү телевидениесе аша күрсәтелеп, «Искусство» нәшрияты бастырып чыгарган «Бер актлы совет пьесалары антологиясе»нә дә («Антология советской одноактной пьесы») кертелә.

Ш.Хөсәеновның драма һәм комедияләре композицион яктан оста корылган булуы, кеше образларының фикри каршылыклар, конфликтлы ситуацияләр аша ачылуы һәм аннан да бигрәк тормышта, яшәештә совет режимы тудырган әхлакый проблемаларны кискен итеп куюы, чынбарлык материалын сәнгатьчә үтемле итеп, шомартмыйча, кызылга буямыйча сурәтләве белән характерлы. Автор үзенең пьесаларында кешенең намус сафлыгы, тормыш максаты, фикри кыйбласы, җәмгыятьтә тоткан урыны-вазифасы турында сүз алып бара, торгынлык елларында киң таралыш алган эгоизм, бюрократизм, мещанлык күренешләренә, гаиләдә, җәмгыятьтә милли гореф-гадәтләрнең, уңай традицияләрнең бозыла баруына борчылып, аларга каршы нәфрәт хисләрен белдерә.

Ш.Хөсәенов укучыларга «Мәхәббәт сагышы» исемле лирик-романтик повесте (1964), сатирик, юмористик хикәяләр, публицистик мәкаләләр авторы буларак та билгеле.

Ш.Хөсәенов 1979 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, ул шулай ук «Татарстанның атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Әдип 1999 елның 7 июлендә Казанда вафат була.

Ш.Хөсәенов – 1959 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Профессор кияве: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 187 б. – 5500 д.

Мәхәббәт сагышы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 234 б. – 15000 д.

Зөбәйдә – адәм баласы: трагикомедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 82 б. – 9000 д.

Пьесалар / кереш сүз авт. Т.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 288 б. – 15000 д.

Мәхәббәт сагышы: повесть, драмалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 352 б. – 25000 д.

Шәриф Хөсәенов: повесть, очерклар, хатирә-истәлекләр, әңгәмәләр, хатлар / төз. һәм кереш сүз авт. Р.Юсупова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 407 б. – 3000 д.

* * *

Белое платье матери: драма / пер. с татар. П.Демина. – М.: ВУОАП, 1972. – 60 с. – 250 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М и ң н у л л и н Т. Драматург // Казан утлары. – 1979. – № 11. – 125–127 б.

Г ы й л ә җ е в А. Онытылмас эшләр калдырып китте // Казан утлары. – 1999. – № 11. – 189–190 б.

Ф ә й з у л л и н Р. Очрашулар // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 111–117 б.

Ю н ы с о в а А. «Әни килде» кайтты // Ватаным Татарстан. – 1999. – 30 июнь.

Ф а з ы л җ а н Р. Зөлхиҗҗә чишмәсенең суы… // Мәдәни җомга. – 1999. – 8 окт.

А р с л а н о в Г. Кеше – горур яңгырый // Мәдәни җомга. – 1999. – 26 нояб.

М и ң н у л л и н Т. Соңгы хат // Ватаным Татарстан. – 1999. – 26 нояб.

Т и м б и к о в а К. Үзе исән булса!.. // Шәһри Казан. – 1999. – 26 нояб.

Ю с у п о в а Р. Сагыш… // Таһир-Зөһрә. – 1999. – № 20 (дек.).

Х ә м и т о в а Г. Шәриф Хөсәенов сабаклары // Мәдәни җомга. – 2004. – 16 июль.

С ә г ъ д и Р. Мәхәббәт сагышы // Шәһри Казан. – 2004. – 8 окт.

Ю с у п о в а Р. Ак сагыш иясе // Казан утлары. – 2006. – № 3. – 106–115 б.

Я р у л л и н Ф. Сәер кеше // Ватаным Татарстан. – 2006. – 4, 11 авг.

* * *

М и н н у л л и н Т. Пьесы, которые всегда современны // Веч. Казань. – 1979. – 4 дек.


Язучылар