Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мулла Гали Сафуан

Шагыйрь Сафуан Галәветдин улы Мулла Гали (Муллагалиев) 1927 елның 12 сентябрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Чаганлы авылында игенче гаиләсендә туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. 1944 елның азагында аны армиягә алалар һәм Уральск (Җаек) шәһәренә авиация мәктәбенә укырга җибәрәләр. Әмма аңа анда озак булырга туры килми: аякларына бик нык салкын тидереп, елга якын Уфа һәм Мәскәү госпитальләрендә дәваланып ятканнан соң, 1945 елның ахырларында ул туган авылына әйләнеп кайта. 1947 елда, кайда булса да укуын дәвам иттерү нияте белән, Сафуан Урта Азия якларына чыгып китә. Уку урынына мөһаҗир егет тамак ялы өчен эшкә урнашырга мәҗбүр була. Ул Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә төзелештә эшли башлый, соңга таба бизәүче-рәссам һөнәрен үзләштереп, җәмәгать биналарының түшәм-диварларын бизәүче төзелеш остасы булып таныла.
1979 елда ул Казанга килә, язучылар белән таныша, алардан теләктәш фикерләр, киңәшләр ишетә. Шигырьләре бер-бер артлы көндәлек матбугат битләрендә күренә башлый. С.Хәким аңа Казанга күчеп кайтырга киңәш итә. һәм өч елдан, 1982 елның көзендә, Сафуан Мулла Гали бөтенләйгә Казанга кайтып төпләнә. 1986 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Сәлам бирәм» исеме белән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Кыска лирик шигырьләрдән тыш шагыйрь катлаулы сюжетка корылган эпик жанрларда да каләм көчен сынап карый. Аның төрле тарихи сәбәпләр, аннан да бигрәк Мәскәүнең махсус уйланылган яшерен сәясәте аркасында татар халкының берөзлексез таркала баруы, татар кешеләренең элек-электән туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр ителүе темасын үз биографиясе, үз кичерешләре җирлегендә тасвирлаган «Биздерсәләр туган җиреңнән» исемле өч кисәкле шигъри повесте — шул юлда ирешелгән иҗади уңышларының берседер. Ул 2008 елда вафат була.
С.Мулла Гали — 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәлам бирәм: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр.,1986. — 64 б. — 1100 д.
Көзге балкыш: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Әгъләмов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 96 б. — 3000 д.
Мәңгелек йөрәк: шигырьләр, поэма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 79 б. — 10000 д.
Биздерсәләр туган җиреңнән: шигъри повесть.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 1446. —3300 д.
Йөрәктәге төеннәр: шигырьләр, шигъри повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.—1606. —3000 д.
Ераклардан киләм…: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 2086. —2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

В ә л и е в М. Сагыш дәрьялары аша // Ватаным Татарстан. — 1993. — 21 июль
. Үзбәкова М. Төньякта татар шигыре // Ватаным Татарстан. — 1994. — 22 июль.
В ә л и е в М. Шагыйрь Сафуан Мулла Гали // Шәһри Казан. — 1995. — 1 дек.
Зәйдулла Р. Йөрәк кадәр яктылык // Шәһри Казан. — 2001. -— 2 нояб.


Язучылар