Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Габдулла Тукай тормышы: күпләр белмәгән 8 факт

Тукай намазлыгы белән нишләгән? Үзенең тормышында иң зур хаталарның берсе дип нәрсәне атаган? Мәдрәсә шәкертләрен үзенә ничек иярткән, нинди мода керткән? Мәшһүр татар шагыйренә 135 ел тулу уңаеннан Азатлык аның тормышы турында билгеле булмаган фактлар барлады.

26 апрель татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 135 ел тула. Татар әдәбиятында Тукай мөһим урын алган шәхес. Азатлык аның турында киң җәмәгатьчелек белмәгән сигез кызыклы факт тәкъдим итә. Бу хакта мәктәптә дә сөйләмиләр, университетта да укытмыйлар.

Әлеге язма Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар», Михаэль Фридерихның «Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы», «Тукай турында хәтирәләр» җыентыгы, Гали Халитнең «Тукай турында замандашлары» китаплары нигезендә әзерләнде.

1. Балачакта Тукайның «мулла баласы» кушаматы булган

Мондый кушаматны аңа Кушлавычта булган чакта ук авыл халкы биргән. Еш кына аңа бу исемгә туры килерлек гамәлләр башкарырга туры килгән. Әйтик, Тукай яшәгән Бәдри (ятим калган баланы үзенә тәрбиягә алган ерак туганы) йортына исерек кеше килеп кергәч, аның белән барысы да кул биреп исәнләшкән, бары тик бәләкәй Тукай гына салмыш кунакка кул сузудан баш тарткан. Моның сәбәбен сорагач, Габдулла «Бәдавам» китабыннан «Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә һәм син алма» бәетен сөйләгән. Өйдә булучылар аның шулкадәр укымышлы булуына гаҗәпләнгән. Кушлавычта Тукайның диндарлыгы турында хәбәр тиз таралган. Ул үзе моның турында горурлык белән язып чыккан:

Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде.Габдулла Тукай, «Исемдә калганнар».

2. Мәдрәсәдә Тукай дини атрибутларга каршы чыккан

Диндарлыкны тышкы яктан күрсәткән кием элементларын Тукай кабул итмәгән. Шәкерт буларак ул еш кына башын капламыйча йөргән. Ул чакта татарлар кәләпүшсез йөрмәгән, яланбаш йөрү дингә каршы чыгу буларак кабул ителгән. Башкалардан «урыс кебек башыңны капламыйча йөрмә» дип кисәтүләр дә алган. Тукай исә моңа кулындагы түбәтәйне әйләндереп «түбәтәйдән дин түгел, тукыма җепләре генә чыга» дип җавап биргән.

Җаекта укыган чагында (хәзерге Уральски шәһәре – ред.) Тукайның намазлыгына мөнәсәбәте дә туганнарын гаҗәпләндергән. Апасы Газизә аның намазлыгы бигрәк пычрак һәм таушалган булуына игътибар иткән, ул моны Тукайның күп намаз укуына ишарә дип санаган. Шагыйрь исә аңа ризык әзерләгән вакытта намазлыкны алъяпкыч итеп кулланганы, аның ярдәмендә кәстрүл һәм табалар тотканы турында әйткән.

3. Шагыйрь моңлы җырлар башкарырга яраткан

Тукай замандашлары аны хыялый, хисле, моңлы кеше буларак тасвирлаган. Апасы Газизә аның еш кына өй тәрәзәсеннән карап, уйланып утырганын искә ала. Тәрәзә янында ул китаплар, хикәяләр укып утырырга яраткан.

Үзенең эчке хисләрен Тукай еш кына җырлар аша белдергән. Ул сәләтле җырчы булган, күп кенә татар халык җырын яттан белгән. Казанда яшәгән чакта Тукай үзе дә халык җырларын җыйган, татар фольклоры материалларын эшкәрткән, халык иҗатын фәнни-популяр формада таратырга тырышкан.

Шагыйрьнең дусты Ярулла Моради Тукай белән бер тапкыр кич утыруын искә алып, якты ай нурларында шагыйрьнең халык җырларын җырлап утырганын, бик моңлы җырлаганын язып калган.

… Тукай иптәш шул дәрәҗәдә моңлана, үзенең мохитеннән күңелләре бизеп, әллә нинди бер гая (гая – теләк) вә идеаллар эчендә йөзә иде ки, мин аларның нинди мәгънәдә булганнарын тик хәзер генә төшенә алам. Әнә шул дәкыйкадәге (дәкыйка – минут) моңнарына Тукай мине дә уртаклаштыра, минем хәлне дә айый, миңа да шулай-болай булырга васыятьләр әйтә иде.Ярулла Моради истәлекләре, [Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.]

4. 1900нчы еллар башында Тукай фәкыйрьлектә яшәгән

Җизнәсе Галиәсгар Госманов 1900 елда вафат булгач, ул туганнар йортыннан Җаектагы үзе укыган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсенә күченергә мәҗбүр булган. Финанс ярдәме булмагач, аңа үз-үзен ашатырга туры килгән.

Ярулла Моради язганча, Тукайның хәтта ашарга-эчәргә һичбер нәрсәсе юк вакытлары күп булган.

Мәдрәсәгә ерак түгел генә Чаган исемле бер суга барып кармак салып, кечкенә, вак балыклар остап (остап – тотып), шуны көлгә күмеп, ашап йөргән, сусаганда шул Чаган суын эчә икән.Ярулла Моради истәлекләре, [Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.]

Ул чакта Тукай, укымышлы шәкерт буларак, башкаларга өстәмә дәресләр биргән, бай шәкертләргә пешекче буларак хезмәт күрсәткән, мәдрәсәдә дәресләр булмаганда җитәкчелек өчен төрле язма эшләрне башкарган. Әмма бу хезмәтләр өчен ул бик аз акча алган.

5. Тукай яңа модага ияргән

Замандашы Шәрәф Каюмов язганча, Тукай мәдрәсәдә беренче булып штиблетлар (18-19 гасырларда урысларда популяр булган ир-ат аяк киеме) кигән. Ул чакта модага ияргән алдынгы карашлы яшьләр дә үкчәле аяк киеме киеп йөргән, Тукайга ияреп исә, барысы да штиблетка күчкән.

Шагыйрьне яңа мода күренешләре бик кызыксындырган. Башка шәкертләр мәдрәсәдә түбәтәйләр яки фәсләр кигәндә, Тукай ул чакта популяр булган кепка кия башлаган. Ул шулай ук танылган кешеләргә дә ияреп киенгән. Мәсәлән, бер тапкыр ул, Лев Толстойга охшатып, озын күлмәк һәм шәл бәйләп урамга чыккан, Җаек җәмәгатьчелеген шаккатырган.

Замандашлары сүзләренчә, 1905-1906 елларда Тукай үзе моданың бер өлешенә әйләнгән.

6. Тукай акчага язган шигырен тормышында иң зур хаталарның берсе дип атаган

Акчасызлык Тукайда Казанда яшәү чорында да дәвам итә. Бүлмә өчен вакытында түләмәве аркасында «Болгар» кунакханәсе хуҗабикәсе аны куып чыгарырга янаганы да белгеле. Бу шагыйрьне акчага реклам шигырен язарга мәҗбүр итә.

«Тәүлек» дип аталган шигырьне Тукай үзе тормышындагы иң зур хаталарның берсе дип атый (Нәкый Исәнбәт әлеге фикерне бәхәсле дип атый – ред.). Татар әдәбиятында бу комерцияле сәнгатьнең иң беренче күренешләрнең берсе була.

Шигырьне Тукай «Караван» чәй ширкәте заказы белән яза, 18 строфада ул әлеге ширкәт чәенә мәдхия укый. Аның өчен Тукайга 25 сум түлиләр. Шигырь 1908 елда «Мәгълүмат» җыентыгында басыла, анда аның авторы күрсәтелми. «Тәүлек» шигыре Тукайның бер җыентыгына да керми, тулысынча аны Нәкый Исәнбәт 1969 елда бастырган.


Бу вакытта йорт саен
Кайный самавыр һаман;
Чәйнекләрдә пешмәктә
Чәй — фирмасы «Караван»!
Өйдә хуш ис чәчелгән,
Һәркем күңле ачылган;
Нинди фирма чәе бу! —
«Караван»дыр, «Караван!»
Габдулла Тукай, «Тәүлек» шигыре

7. Тукай Казанның югары катлам кешеләре белән аралашмаган диярлек

Тукай замандашлары сүзләренчә, шагыйрь шәһәрнең бай кешеләре, муллалары чакыруларына җавап бирмәгән. Бу аның аңлы рәвештә мондый чараларны инкярь итүе булган. Замандашы И. Рәми язганча, аны мондый мәҗлесләргә еш чакырганнар, шагыйрьләрдән нәкъ аны күрергә теләгәннәр.

Шулай да, Тукайның мондый мәҗлесләрдә катнашмау принцибыннан кимендә бер чыгарма турында билгеле. 1909 елда ул бер атнадан артык вакыт Сембер янында урнашкан текстиль фабрикасы хуҗасы Хәсән Акчуринда кунак булган. Шунда ул Кыяметдин Кадыйри белән бильярд уйнаган, аңа ул әлеге уенны күптәннән уйнарга теләвен белдергән.

Тукай фабрик-заводларга да кереп йөрде. Атна-ун көн ял иткәннең соңында, поездга утыртып, зурлап озатып калдык.Үләр алдыннан Казанга номерына барып кергәч, бик шатланып каршы алды.

– Сез минем бильярд уйнарга өйрәткән хәлфәм, мин хәзер бик оста уйныйм, вакытыгыз булса барып уйнарбыз, килерсез, – дип калды.
Тукай берлә артык күрешеп булмады.

Кыяметдин Кадыйри. Гурьевка фабрикасында. [Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.]

8. Мәдхия шигыре Тукайның матди хәлен яхшырткан

Шагыйрь «Әлгасрелҗәдид» гәзитендә эшләгән чакта, башта аена 8 сум хезмәт хакы алган. Соңрак аның хезмәт хакы 20 сумга кадәр арттырылган. Моның сәбәбе бик кызыклы булган: 1906 елның 15 августында «Әлгасрелҗәдид» гәзитендә «Мөхәрриргә» дип аталган шигырь басылып чыккан. Тукайның бу шигыре Камил Мотыйгый-Төхвәтуллинга багышланган булган, һәм аны «Бәянелхак» реакцион гәзит һөҗүмнәреннән яклаган.

Мәдхия шигыре һәм Тукайның матди хәле арасында бәйләнешкә 1914 елда әдәбият галиме Җамал Вәлиди игътибар иткән, ул мәдхия шигырьләре Тукай иҗаты өчен гадәти булуын әйткән. «Бу җөмләдән иптәше һәм остазы Камил Мотыйгыйны «Мөхәрриргә» исемле бер манзумә (көйле әсәр) язып, бик баллы – шикәрле мәдехләр белән сыйлый», дип яза Вәлиди.

azatliq.org


Язучылар