Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ябык әдәби бәйге нәтиҗәсе: татар әдибендә дары бетмәгән, акча яуса, атачак

ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән оештырылган ябык әдәби бәйге җиңүчеләре кичә — Халыкара туган тел көнендә дипломнарын, билгеләнгән суммага сертификатларын һәм чәчәк бәйләмнәрен кабул итеп алдылар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җиңүчеләрне котлап кына калмады, Язучылар берлегенең грант акчасына эшләнгән «Үлемсез әдәби полк» проектының күргәзмәсен дә карап чыкты, биредә Татарстан язучылар берлеге китапханәсендә сакланган сирәк китаплар белән танышты. Әле болар белән генә дә чикләнмәде, бинаның түбәсенә һәм түшәменә тәгаен ремонт кирәклеген үз күзләре белән күрде. Чөнки кичәдәге яңгыраган шигырь-җырга аккомпанемент булып тып-тып тамчы тамуы ишетелеп торды.

Язучылар берлегенә ТР Дәүләт Советының саллы гына делегациясе килеп төшкән иде: Марат Әхмәтов, Айрат Зарипов, Рамил Төхфәтуллин, Илшат Әминов, Камил Нугаев, әлбәттә, Ркаил Зәйдулла үзе. Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма рәисе Нурия Хашимова да бар иде.

Алып баручылар — Илдар Кыямов белән Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева тел турындагы матур-матур фикерләрен яңгыраттылар. Сүзне аралаштырып, Илүсә Хуҗина белән Рөстәм Насыйбуллин җырлады. Түбәдән тамчы тама торды, кичә матур гына дәвам итте.

Ркаил Зәйдулла: «Димәк, әле бездә дары бетмәгән»

«Яз килә, тамчы тама, — дип башлады Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгышын. — Әдәби конкурслар һәрвакыт булды. Минем балачакта «Яшь ленинчы» да үткәрә иде аны. Язучылар берлеге дә Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән даими әдәби конкурслар үткәрде. Ул вакытта министрлыкны Марат Әхмәтов җитәкли иде. Татарстан Президенты хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе оешкач, аның беренчеләрдән булган тәкъдиме дә әдәби әсәрләр бәйгесе иде. Чөнки ул балачактан татар әдәбиятын укып үскән, ана сөте белән кермәсә, әдәбиятны һәм мәдәниятне аңлау кыенрак.

Татар әдәбиятында мондый масштаблы бәйгенең әле узганы юк иде. Монда драматургиядән кала бөтен жанрлар да бар. Бәйгегә 1470 әсәр килүе безнең язучыларның потенциалы турында сөйли. Димәк, әле бездә дары бетмәгән. Без зарланырга яратабыз, әлбәттә. Анысы да кирәктер инде, чөнки югалтулар да күп булды. Милли мәктәпләр мәсьәләсендә дә. Әдәби әсәрләр күбесенчә Татарстан белән Башкортстаннан, татарлар тупланып яши торган якын-тирә төбәкләрдән килде. Аларда әле татар рухы бар. Минемчә, безнең милли мәктәбебез булса, милли әдәбиятыбыз булачак — болар турыдан-туры бәйләнгән. Безгә милли мәгариф системасын торгызырга кирәк. Төп игътибар шушы юнәлештә булырга тиеш.

Әсәрләргә килгәндә, конвертларны ачкач шаккатып калган моментлар булды. «Повесть» жанрында, олпат язучылардан да узып, Наилә Харисова дигән автор 1нче урынга лаек булды. Без моңа ышанмыйчарак та тордык. Шигърият номинациясендә 1нче һәм 2нче урыннарны һәм «Поэма» номинациясендә 1нче урынны бер үк кеше — Лилия Гыйбадуллина дигән шагыйребез… Ул үзен шагыйрә дип әйтергә кушмый, шагыйрь дип әйтергә куша — җенесләргә бүлергә кирәк түгел, ди. Бу чыннан да шулайдыр. Мин үзем ул шигырьләрне хатын-кыз язган дип уйламадым. Бездә гендерлык карашлары бар инде ул — шәп шигырьләрне ир-ат язган дип уйлыйбыз. Бу тезисны Лилия Гыйбадуллина үз әсәрләре белән читкә этәреп куйды.

Котлы булсын! Марат абыебыз исән булганда бу конкурсны алга таба да дәвам итәрбез».

Разил Вәлиев: «Әдәбиятка акча яңгыры кирәк!» 

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев: «Бүген туган телләрне хөрмәт иткән һәр кеше өчен зур бәйрәм. Туган тел көнне без елга ике мәртәбә бәйрәм итәбез — 21 февральдә һәм 26 апрельдә Тукай көнендә. Дәүләт Советында 26 апрельне Туган тел көне итик дип закон проекты тәкъдим иткәч, каршы килүчеләр булды: «ЮНЕСКО кабул иткән бер бәйрәм җитмәгәнме инде?» – диделәр. Безнең туган телне саклап калу өчен, үстерер өчен ун закон кабул итсәң дә аз булачак, дидек. Әмма закон – ул закон инде, аны гамәлгә ашырырга кирәк. Иң катлаулысы шул. Бу яктан республикада күп эшләр эшләнә.

Дәүләт Советы утырышында Минтимер Шәймиев шундый комиссия төзү тәкъдиме белән чыкканнан соң Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аны күтәреп алды, раслады һәм бу эшне Марат Әхмәтовка тапшырды. Марат Әхмәтов безнең авыл хуҗалыгын иң югары дәрәҗәдә алып барды. Хәзер инде ул әдәбият, мәдәният хуҗалыгын алып бара. «Авыл хуҗалыгында уңыш була ул — Аллаһ яңгыр бирсен», – дип әйтә иде. Әдәбиятта да шулай ук — игътибар яңгыры кирәк. Акча яңгыры кирәк! Аллаһ Тәгала Марат Әхмәтовка безнең белән эшләргә түземлек бирсен!

Рөстәм Галиуллин миңа ике чемодан шигырьләр көлтәсе алып килгәч, нигә риза булдым икән дип үкендем. 600дән артык әсәр! Бер төн укыйм, бер атна укыйм, бер ай укыйм, ике ай укыйм… Укып бетереп булмый. Башта кәефем төшсә дә, мин аларны укыган саен сөендем. Туган телебезгә гашыйк кешеләр шулкадәр күп икән, телебезнең киләчәге бар дигән сүз.

Башта конкурс шартларына да шикләрем булды: мәктәптә бит башлангыч класс укучысы белән югары сыйныф укучысын чагыштырмыйлар. Милли көрәштә дә авырлык үлчәмнәренә карап көрәшәләр. Шуңа күрә мәшһүр шагыйрьләр белән укучы бала ярышын аңлап бетермәдем. Әмма анысының да кызыклы ягы бар — ул балалар шуннан үрнәк алып яза. Укыганда ук кайсын укучы бала, кайсын пенсионер язганын аңлап бардым. Ә Лилия шигырьләрен һәм поэмасын укыгач, моны Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре язгандыр дип уйладым. Киләчәктә Лилиягә шундый бәхет насыйп булсын дип теләк телим!»

Әлфәт Закирҗанов: «Әсәрнең 20 битен укыганнан соң да кереп китә алмыйча азапланасың икән…» 

Әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов: «Миңа хикәя, повесть, роман жанрларын укып чыгып бәяләргә туры килде. Бу әсәрләр, беренче чиратта, татар әдәбиятының барлыгын һәм уңышлы эшләп килүен күрсәтә. Сан һәм сыйфат бер-берсе белән бик тыгыз бәйле — саны бар икән, сыйфатка да йогынты ясый дигән өмет хисе бар.

Әсәргә бәя биргәндә аның кызыклы булуы, тема, мотивы һәм сайлап алынган тормыш материалы белән мине җәлеп итүе һәм тотып торуы мөһим. Әсәрнең 20 битен укыганнан соң да кереп китә алмыйча азапланасың икән, андый әсәр алга таба кызыксыну уятмый. Прозаикның яшәешнең асылын аңлап, фәлсәфи тирәнлектә укучыга тәкъдим итүе. Татар язмышына бәйле сурәтләнгән әлеге вакыйга-күренешләрне галәм киңлегендә башка халыкларга да кызыклы булырлык итеп сюжетка төреп, сәнгати планда сурәтләве мөһим иде. Минем иманым камил, без әйбәт дип бәяләп призлы урын алган әсәрләр укучыга кызыклы булыр һәм тәрҗемә ителеп, татар дөньясын танытырга хезмәт итәрләр”.

Вакыйф Нуриев: «Бәхәсле булса да, без аңа призлы урын биреп дөрес эшләдек» 

Балалар язучысы, «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре Вакыйф Нуриев: «Уңыш бәйрәменә җыелдык, Марат Готович! Язучыларыбыз бу бәйгегә саранча кебек ташланды. Үзебезнең саранчалар! Миңа жюрида булып, балалар һәм үсмерләр әдәбиятын бәяләргә туры килде. Безнең командада Равил Рахман, Айсылу Галиева һәм Рузилә Мөхәммәтова бар иде. Урыннарны билгеләү бик бәхәсле булды. Мәсәлән, безгә «Азалия язмалары» дигән бер әсәр килеп керде. Озак кына бәхәсләштек. Ул җиңеп чыкты — 2 нче урын алды. Көндәлек жанры буенча конкурс шартларына туры киләме-юкмы икән дип бәхәсләштек. Ә укыла! Бик кызык! Биредә бүгенге көнгә, вазгыятькә бала карашы, бала күзләре белән карау бар иде. Бәхәсле булса да, без аңа призлы урын биреп дөрес эшләдек. Авторы соңыннан билгеле булды — яшь шагыйребез Булат Ибраһимов икән.

Швеция язучылары Сёрен Ульссон белән Андерс Якобсонның «Берт көндәлеге» дигән әсәре бар. Шушы китап дөньякүләм танылу алды. Рус теленә дә тәрҗемә ителде. Аның башында мондый сүзләр бар: «Смерть тому, кто заглянет в этот дневник. Пусть он горит в адском огне во веки веков… или хотя бы несколько минут». Европа менә балалар өчен шулай яза. Бу мәсьәләдә безгә дә уйланырга кирәктер.

Шушы конкурс язучыларны кузгатып җибәрде. Хезмәтне стимуллаштыру белән бергә уйланырга да мәҗбүр итте. Бигрәк тә балалар әдәбияты номинациясендә. Бүген балалар өчен язылган әсәрләрнең герое кем булырга тиеш? Әсәрнең теле нинди булырга тиеш? Туган телебезнең сыгылмалылыгын бирү мәсьәләсендә уйланырга кирәк.

Бу конкурс киләчәктә дә дәвамлы булсын. Тамчылар юкка таммый: «Яз, яз», дип тама».

Марат Әхмәтов: «Мин сезгә вәгъдә бирәм, бу эшне дәвам итәчәкбез» 

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов: «Туган телләр көне белән үзегезне! Сез бит телебезнең матурлыгы сагында торучылар! Сез иҗат иткәндә телебезнең киләчәгенә шигебез юк. Минем биредә чәчеп-урып йөргән чакта булганым бар иде. Язучыларның күңелен авыл тормышына якынайтырга дигән исәп белән бәйгеләр үткәреп йөри идек. Хәзер шушы үлчәүгә салып булмый торган эшләрне кулга тотып эшләргә туры килә. Нәрсә тотарга гына белмисең. Шушы комиссия оешкач, телебез язмышына булган мөнәсәбәтне күреп, бу бушлыкны ничек тутырырга дип уйланганда язучылар берлеге һәм аның 300дән артык язучысының мөмкинлеген эшкә җигәргә кирәк дигән фикергә килдем. Шушы максат белән әлеге бәйге барлыкка килде.

Кемнәрдер җиңүче була алмаган икән — гаепле кешеләр чыгыш ясады, исемнәре билгеле. Ркаилга гына ябыша күрмәгез — җавап бирергә мөмкин. Туй үпкәсез булмый, ди. Нәтиҗәсенә килгәндә, ихлас күңелдән әйтәм: бу бәйге барып чыкты. 29 язма килеп 30 җиңүче билгеләсәк, үкенечле булыр иде. Мең ярым язма килгән икән, милләтебездә никадәр рухи байлык дия алабыз. Димәк, бу бәйге, һичшиксез, дәвам итәргә тиеш. Мин сезгә вәгъдә бирәм, әлбәттә, без аны дәвам итәчәкбез. Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү буенча Язучылар берлегенең фикерләре бар икән, аларны бергәләп карарбыз. Бер җиңүче булганнар тагын җиңә алырмы, әйтә алмыйм, җиңмәгәннәргә җиңү яулау өчен мөмкинлек бар дигән сүз».

Кичә «Туган тел» җыры белән төгәлләнде.

Җиңүчеләр

«Проза. Роман» номинациясе:

I урын — «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар», Зөлфәт Хәким — 500 000 сум;

II урын — «Урда ханы Үзбәк», Фирдүс Гыймалтдинов — 400 000 сум;

III урын — «Фәхрине үтереп ташладылар», Равил Сабыр — 300 000 сум.

«Проза. Повесть» номинациясе:

I урын — Наилә Харисова (Үксез бала) «Үтте инде» — 300 000 сум;

II урын — Марат Кәбиров (Марка) «Тик син генә…» — 200 000 сум;

III урын — Хәбир Ибраһим (Бала) «Исемлек» — 150 000 сум.

«Проза. Хикәя» номинациясе:

I урын — Рүзәл Мөхәммәтшин (Бохар мәчесе) «Лаләләр» — 100 000 сум;

II урын — Ләйсән Низамова (Низам) «Тиле» — 75 000 сум;

III урын — Илсөяр Иксанова (Ишмәк) «Матәм» — 50 000 сум.

«Поэма» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Әхмәр) «Гали Рәхим» — 200 000 сум;

II урын — Рафис Корбан (Бүре) «Казан» — 150 000 сум;

III урын — Марат Кәбиров (КАФ) «Автомат һәм шигырь дәфтәре» — 100 000 сум.

«Шигырь» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Нәүрүзбәк) «…көн коела уйчан тәрәзләргә» 40 000 сум;

II урын — Лилия Гыйбадуллина (Шоңкар) «Кош юлы» — 30 000 сум;

III урын — Фәрсия Зиннурова (Кашкарый) «Туган телем» — 20 000 сум.

«Үсмерләр әдәбияты. Повесть» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Хамис Сафиуллин) «Бишенче гомер» — 300 000 сум;

II урын — Алмаз Гыймадиев (Тимербулат) «Киләчәктән килгән малай» — 200 000 сум;

III урын — Илдус Диндаров (Ризаетдин) «Ак төннәрнең кара көннәре» — 150 000 сум

«Үсмерләр әдәбияты. Хикәя» номинациясе:

I урын. Гүзәл Шакирова (Су малае) «Африкада өрәңге үсәме» — 100 000 сум;

II урын. Гүзәл Шакирова (Бала күңеле) «Җиләк тәме» — 75 000 сум;

III урын. Ләйсән Абдрахманова (Nisan) I had a friend… (Минем дустым бар иде) — 50 000 сум.

«Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясе:

I урын — Лилия Фәттахова (Л. Әхмәт) «Телефон иясе» — 100 000 сум;

II урын — Булат Ибраһимов (Китап сатучы) «Азалия язмалары» — 75 000 сум

III урын — Фатыйма Гыйльметдинова (Гомәрия) «Күзәй эзләп үткән җәй» — 50 000 сум.

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясе:

I урын. Хәбир Ибраһим (Музей) «Айфон- патефон» — 40 000 сум;

II урын. Йолдыз Шәрапова (∞) «Медальле эт» — 30 000 сум;

III урын. Гөлүсә Батталова (Сабый акылы) «Җиләктә» — 20 000 сум.

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясе:

I урын — Әнвәр Шәрипов (Шомырт) «Мин бит татар баласы» — 40 000 сум;

II урын. Лилия Фәттахова (Л.Әхмәт) «Суалчан» — 30 000 сум;

III урын. Г.Гафарова (Назгөл), «Чыршылы аш» — 20 000 сум.

 

“Интертат” Рузилә Мөхәммәтова


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина