1936 елның 24 нче маенда җиһанга аваз салган Индус Ризак (Риза угылы) Таһиров – соңгы ярты гасырда Татарстанда, татар дөньясында гына түгел, ә ил күләмендә, халыкара мәйданда да шактый танылган шәхес. Ул – күренекле тарихчы, сәясәтче, остаз-педагог, җәмәгать эшлеклесе, профессор, академик. Аның балалык һәм үсмер, мәктәптә уку еллары Шөгер, Түбән Чыршылы, Әлмәт кебек билгеле кала-салаларда уза. Әнисе Әминә Каюм кызы – укытучы, мәктәп директоры, мәгариф бүлеге хезмәткәре. Әтисе Ризак Шәйхетдин угылы – авыл советы рәисе һәм колхоз җитәкчесе. Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби хезмәткә алына. Рота белән командалык иткән өлкән лейтенант дәрәҗәсендәге бу зат 1944 елның ноябрендә һәлак була, Латвия туфрагында җирләнә. Әтисез калган өч бала әниләре тәрбиясендә үсә. Шунысы гаҗәп: аларның икесе зур галим буларак таныла. Индус әфәнденең энесе Энгель Таһиров (1940 елгы) – шулай ук тарих фәннәре докторы, профессор, академик, җәмәгать эшлеклесе.
Индус Ризак угылының соңгы 60 елдан артык гомере, хәрби хезмәт чорын исәпкә алмаганда, Казан белән бәйле. 1958-1963 нче елларда – Казан университетының тарих-филология факультеты студенты. Алга таба ул шушы уку йортының аспиранты, укытучысы. Ул 1979 елда, диссертация яклап, тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. 1980-1995 елларда тарих факультетының деканы, 1983-2013 елларда Ватан тарихы кафедрасы мөдире. 30 елдан артык – докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау Советының рәисе. 10 ел буена (ягъни 2000 нче елның 29 августына кадәр) Бөтендөнья татар конгрессын җитәкләде.
И.Таһиров – күп санлы гыйльми басмалар, монография-җыентыклар авторы. Аларның шактые XX йөздәге ил тарихын, Октябрь инкыйлабын, милли революцион хәрәкәт тематикасын яктыртуга багышланган.
Миңа Индус әфәнде белән бер үк елларда диярлек университетта укырга, эшләргә туры килде. Очрашкалап, аралашып тордык. 1980 елда тарих-филология факультеты икегә аерылгач та, элемтәләр өзелмәде. Бер үк бинада (2 нче корпуста) янәшә генә этаж-катларда эшләдек. Шактый гына уртак чаралар да булып торды. Индус Таһиров мин белә белгәннән бирле бик тә актив, тырыш булды. Җәмәгать, укыту-тәрбия эшләренең үзәгендә кайнады. Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен яхшы белде. Ул аеруча Мөхәммәт Мәһдиев, Мостафа Ногман, Нургали Булатов, Зөфәр Шәйхетдинов кебек укытучылар, студентлар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә иде. Аның төрле мәҗлес-кичәләрдә оста итеп сөйләве генә түгел, матур итеп җырлаулары да истә калган.
Фәнни- теоретик яктан бик тә хәзерлекле, милли-азатлык тарихыннан яхшы хәбәрдар булган И.Таһиров илдәге үзгәртеп кору хәрәкәтенең, демократия өчен көрәшнең алгы сафларында булды. Берничә мәртәбә Татарстан парламентына депутат итеп сайланды, җөмһүриятебезнең, халкыбызның хокуклары, мәнфәгатьләре өчен фидакарьләрчә эш-гамәлләр кылуның күркәм бер үрнәге иде. Шунысы мәһим: ул бу юнәлештәге эшчәнлеген хәзер дә дәвам иттерә. Аның матбугаттагы, радио-телевидениедәге, электрон чаралардагы, төрле конференция-җыелышлардагы чыгышлары һәрчак зур кызыксыну белән кабул ителә.
Менә минем кулымда профессорның 2021 елда дөнья күргән “Воспоминания” китабы (К:-Логос-Пресс.-218 с.) Анда авторның шәхси тормышына, иҗтимагый рухи яшәешебезгә мөнәсәбәтле шактый гына фоторәсемнәр, документ-материаллар да бар. Китап киң катлам укучылар да аңларлык үтемле тел белән язылган. Кызыклы, гыйбрәтле эпизодлар, факт-мәгълүматлар дә күп. Мин аны шәхсән мавыгып, зур кызыксыну белән укыдым.
Бездә хатирә-истәлекләр элек тә, хәзер дә шактый язылган. Бу жанрдагы әсәрләр укучыны аерым затларның тормыш-яшәешләре, холык-фигыльләре, уй-кичерешләре, тирә-юньгә, чынбарлыкка мөнәсәбәтләре белән таныштыра, төрле кешеләр, вакыйга-хәлләр белән очраштыра. Язманың ниндилеге, тәэсир көче, иң беренче, авторның шәхесенә, аның язу осталыгына бәйле.
Әйткәнебезчә, И.Таһиров – билгеле, кабатланмас зат. Бу факт үзе үк укучыны алдан ук кузгатып, кызыксындырып куя. Ул тәүге сәхифәләреннән үк аның күңелен биләп тә ала. Бу басма хакында мин җәелеп, махсус сүз алып барырга җыенмыйм. Аның белән очрашу – сөхбәтләшүне укчының үзенә калдырам; Биредә берничә фикер әйтү, гомуми күзәтү ясау белән генә чикләнәм.
Китапның тәүге бүлекләре авторның балалык, үсмер чорларын, мәктәптә уку елларын тасвирлауга багышланган. Биредә без булачак профессорның әти-әнисе, туган-тумачалары, классташлары белән очрашабыз.Тормыш юлындагы аерым вакыйга-хәлләргә тап булабыз. Алга таба университеттагы студентлык, аспирантлык, укытучылык еллары бәян ителә. Бер чорда, бер үк коллективта эшләгәч, автор язганнарының күбесе шәхсән минем өчен аеруча кызыклы. Шунысын да әйтим: Индус укыган студентлар төркеме бик тә көчле иде. Юкка гына алар арасыннан халкыбызның Рәмзи Вәлиев, Миркасыйм Госманов, Әсһәр Мөһәммәдиев кебек затлар чыкмагандыр! Автор алар һәм кайбер башка курсташлары хакында белешмә-аңлатмалар да биреп бара. Гомумән, бу принцип, ягъни бергә укыган, эшләгән, аралашкан затлар турында кыскача сыйфатламалар бирү аның бөтен китабы өчен хас.
Андый шәхесләр арасында И.Таһировның остазлары (И.М.Ионенко, Г.Н.Вульфсон…), хезмәттәшләре (С.И.Даишев, Н.А.Гуляев, А.М.Ахунҗанов, Х.Госман, А.И.Данилов, А.Литвин, Р.И.Нафиков, М.Х.Фарукшин…), дәүләт эшлеклеләре (Ф.Р.Газизулли, М.Г.Сабиров, Г.Бурбулис…) һәм башкалар бар. Болардан ул Евгений Прокопьевич Бусыгинны аеруча җылылык белән шактый тулы яктырта. Без фәкыйрегезгә дә бу күренекле этнографның чыгышларын, скрипкада гаять оста итеп уйнауларын берничә мәртәбә тыңлау насыйп булды. Шунысын ди искәртик: “Хатирәләр” авторы үзгәләр хакында язганда аларны, гомумән, уңай яктан тасвирларга ярата, тәнкыйтьләгәндә дә кешеләрне рәнҗетмичә, такт белән генә үз мөнәсәбәтен белдерә.
И.Таһиров – тормышының, иҗтимагый-сәяси әшчәнлегенең иң характерлы чоры, әлбәттә, XX йөзнең ахры – XXI гасырның тәүге еллары. Шуңа нисбәтән ул “Хатирәләрдә” дә төп урынны били. Автор – республикабыз парламенты депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының тәүге җитәкчесе, Татарстан суверенитеты өчен көрәш хәрәкәтен оештыручыларның һәм идеологларның берсе, Татарстан һәм Россия арасындагы рәсми сөйләшүләрнең даими әгъзасы. Күрер күзгә кечкенә генә гәүдәле бу зат бу еллардагы эш-гамәлләре белән көчле рухлы, Алыптай батыр зат рәвешендә күзаллана. Китапта илебездәге ике гасыр аралыгындагы сәяси-иҗтимагый вәзгыять, Мәскәү һәм Казан Кремльләре арасындагы катлаулы, вакыты-вакыты белән бик тә киеренке мөнәсәбәтләр киң катлам укучыларны дулкынландырырлык, уйландырырлык төстә бәян ителә. Китапта бу драматик процессның үзәгендә кайнаган М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин кебек төп фигураларга шактый тулы характеристика бирелә.
Милли-демократик хәрәкәт дулкынында 1992 елда барлыкка килгән Бөтендөнья татар конгрессы турындагы бүлекләрдә бу оешманың татар халкын барлауда, туплауда һәм оештырудагы күп кырлы һәм игелекле эш-гамәлләре турыдан туры да, аерым шәхесләр эшчәнлеге аркылы да шактый җентекле яктыртыла.
Мәгълүм ки, соңгы дәвердә, бигрәк тә 2022 елда һәм илдә, һәм халыкара масштабта иҗтимагый-сәяси, игътисади тормыш аеруча катлауланып китте. Милли мөнәсәбәтләрдә, бигрәк тә милли-мәгариф өлкәсендә дә проблемалар җитәрлек. Аларны чишү, хәл итү тарихи тәҗрибәне белүне таләп итә. И.Таһиров китабында хәзерге чынбарлык ихтыяҗларга аваздаш яклар шактый. Аның белән очрашу укучының тарихи һәм сәяси офыкларын киңәйтәчәк, үткәннәрдән гыйбрәт, сабак алып, нәтиҗәле эш-гамәлләр кылырга булышачак.
И.Таһиров – бай һәм катлаулы тормыш юлын узган олуг шәхес. “Воспоминания” китабында авторның әле бер өлеш хатирә-истәлекләре уйланулары гына теркәлгән. Аны тагын да тулыландырып, камилләштереп, үзебезнең газиз татар телендә дә бастырырга иде.
Хатыйп Миңнегулов – филология фәннәре докторы, КФУ профессоры