Вафат булган кешене я мактарга, я аның турында берни дә әйтмәскә кирәк, диләр. Ә без бүген мактарга булдык. Сүзебез – Татарстанда билгеле шәхес, ярты гасырга якын «Искра» колхозын җитәкләгән Әтнә егете Фәйзи Галиев турында.
Мин аны махсус «егет» дип язам, чөнки татарда изге гамәлләр, зур эшләр башкарган кеше турында «егетнең егете», «егетлеген күрсәтте» дигән сүзләр бар. Быел 95 яшен тутырган иде Фәйзи ага, соңгы көннәренә хәтле зиһенле, саф акыллы булган, диделәр.
«Без аның белән фәлән елны очраштык…» – дип әйтсәм, үз өстемә артык йөк алырмын кебек. Чөнки очрашулар сирәк булды һәм Фәйзи аганы яхшы белгән кебек яза алмыйм. Шунысы кызык: беренче күрешүебездән соң ул саран җитәкче дигән фикер калдырган иде.
Минем телевидениедә эшләгән чак, ул елларда кибетләрдә азык-төлеккә кытлык булган, командировкадан биш кило ит алып кайтсаң, хатын алдында дәрәҗә бик нык күтәрелә торган заман иде ул. Шуңа күрә Фәйзи абыйдан бераз ит сораган идем. Ул: «Суйган мал юк шул әле, үзебезнекеләргә ашату өчен чамалап кына чалабыз», – дигән иде. Бераз үпкәләдем Фәйзи абыйга, эчтән генә: «Якташына биш кило ит тә таба алмады, миллионер колхоз җитәкләгән була тагын», – дидем. Әлбәттә, күңелдә үпкә саклап йөрмәдем, чөнки колхоз малын уңга-сулга таратмаганга, акчаны санап тота белгәнгә ул җитәкләгән «Искра» колхозының миллионерлар рәтенә басуын аңладым.
Ә асылда бик юмарт, ярдәмчел, игелекле кеше иде Фәйзи ага. Бүген Әтнә районында аның шәкертләре эшли. Шуларның берсе, Бәрәскә авылында хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин: «Фәйзи абый үзе белән сөйләшеп-киңәшеп яшәде. Ә үзең белән киңәшү өчен бик акыллы, олпат, үз эшеңнең остасы булу кирәк», – дип куйган иде. Бу сүзләргә тирән мәгънә салды Илгиз. Сугыштан соң үзе дә фронтовик Фәйзи агага авыл хуҗалыгын торгызу бик ансат булмаган. Техника юк, эшләргә кеше җитми, ә илгә икмәк кирәк. Юкны бар итеп, һәр авырлыктан чыгуның үзенчә җаен табып, үзенә генә хас алымнар белән эшләргә өйрәнгән, хәтта кайчак партия сүзен дә колак яныннан үткәргән Фәйзи Галиевны өнәп бетермәүчеләр дә була. Колхозлар партия чакыруы буенча чәчүгә төшәргә, фәлән срокта уракны төгәлләргә тиеш була. (Хәер, җитәкчелекнең мондый алымы хәзер дә яши әле. – Р.Г.) Ә Фәйзи Галиев, райком директивасын санга сукмыйча: «Җир өлгермичә чәчүгә чыгу юк», – дип кырт кисә торган була. Илгиз Хәйруллин аның гел кабатлый торган сүзләрен искә төшерде. Туфракның өлгерүен Фәйзи ага үзенчә билгели торган булган. Ягъни мәсәлән, туфракта күгәрчен тәпие эзләре кала башласа, туфрак орлыклар кабул итәргә әзер, дип әйтә торган булган.
Фәйзи Галиевның үҗәтлеге партия түрәләренең тәмам теңкәсенә тиеп беткән, ахрысы. «Арча хәбәрләре» газетасындагы каләмдәшем, заманында район партия оешмасында да эшләп алган Ильяс Фәттахов миңа көлә-көлә болай сөйләгән иде. Элек һәр колхозның радиоузелы бар иде бит инде. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан райкомның җаваплы кешеләре, колхоз җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, радиодан чыгыш ясый һәм чыгышларын гадәттә: «Язның һәр көне кадерле, соңга калмыйча чәчә башлагыз, районның бөтен басулары да Фәйзи җирләре түгел», – дигәнрәк сүзләр белән тәмамлый торган булганнар.
Илгиз Хәйруллин Фәйзи ага турында: «Ул игенчелек буенча профессор иде. Без исә аннан иген игү технологиясен генә түгел, ә халык алдында йөзең ак булсын өчен җитәкченең нинди булырга тиешлеген дә өйрәндек», – ди. Колхоз рәисләре Фәйзи ага янына хәтта иң вак-төяк саналган сораулар белән дә кергәннәр. Мәсәлән: «Халыкны тыңлатып булмый, нишләргә икән?» – дип зарланучылар да булган. Фәйзи ага, ярымшаярып: «Син идарә утырышы җыеп, андыйларга кисәтү яса!» – ди дә аннан соң: «Ә син эшләгән кешенең кадерен беләсеңме соң?» – дип сорый икән. Ә үз кабинетына кергән берәүне дә кире бормаган, гозерен үтәми калмаган. Шуңа күрә соңгы көннәренә хәтле халыкның рәхмәтен ишетеп, кадер-хөрмәттә яшәгән Фәйзи ага. Җитәкче өчен моннан да зур бәхет була ала микән соң?! Яшерен-батырын түгел, кайбер җитәкчеләр эштән киткәч, аның артыннан ук: «Аллага шөкер, котылдык», – дип әйтүчеләр бар. Бу сүзләрем, бәлки, урынлы да түгелдер, кемнәрнедер мыскыл да итәмдер. Әмма дөресе шул бит. Фәйзи ага исә халыкка хезмәт итүе белән дөнья йөзендә иң бәхетле кеше саналгандыр дип уйлыйм мин.
Бу язмада ул җитәкләгән колхозның уңышлары турында берни дә сөйләмәдем, мисал итеп югары күрсәткечләрне дә китермәдем. Махсус эшләдем мин моны. Чөнки кешегә литр, центнер, тонна белән генә бәя биреп булмый. Иң әһәмиятлесе – югары күрсәткечләр, матур саннар артында кеше торуын онытмаска кирәк. Фәйзи ага Галиев әнә шундый шәхес иде. Авылдашлары, райондашлары язмышын үзенеке итеп яшәгәнгә халык аны һәрвакыт хөрмәт белән телгә алыр әле.
(Риман Гыйлемханов. “Ватаным Татарстан”, ТИ фотосы)