Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәмид Ризван

Драматург Ризван Хәмид (Ризван Мирхәбибулла улы Хәмидуллин) 1941 елның 24 октябрендә Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ул 1958 елда – урта мәктәпне, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә берьеллык техника училищесын тәмамлап, 1961–1963 елларда шул ук шәһәрдәге «Нефтеавтоматика» заводында, аннары Уфадагы түбән вольтлы электр аппаратуралары заводында слесарь булып эшли. 1963 елда югары белем алу нияте белән Казанга килә һәм педагогия институтының татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган бүлегенә укырга керә. Ләкин бер елдан, гаскәри хезмәткә алынуы сәбәпле, укуын өч елга өзеп торырга туры килә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтып, 1971 елда институтны тәмамлагач, Ризван Хәмид җиде елга якын «Чаян» сатира һәм юмор журналы редакциясендә башта фельетончы, соңрак хатлар бүлеге мөдире булып эшли.

1978–1979 елларда Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтында берьеллык Югары курсларда укый, аннан кайткач, 1981 елның көзенә кадәр комсомолның Татарстан өлкә комитетында республика әдәби берләшмәләре һәм түгәрәкләренең гомуми җитәкчесе хезмәтендә була.

1981–1983 елларда ул СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1984–1985 елларда Р.Хәмид Татарстан язучыларының Чаллы оешмасын җитәкли, ә 1985–1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары вазифаларын башкара. 1986 елдан профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Р.Хәмид – җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан яшь татар драматургларының берсе. Аның 1977 елда язылган «Синең урыныңа кайттым…» исемле беренче драмасы ук, әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелегенең уңай фикеренә очрап, 1978 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелә. Драма, рус теленә тәрҗемә ителеп, берничә рус театры сәхнәсендә дә уйнала һәм матбугатта басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы язылган һәм шулай ук Татар академия театры, Әлмәт, Минзәлә татар драма театрлары, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры сәхнәләрендә уйналган «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясе (1979), «Кайтыр идем» (1980), «Каен җиле» (1982), «Китәм инде» (1983), «Айсберг» (1984), «Майның унбишләрендә» (1984), «Диде кардәш…» (1985), «Ике сәгать – бер гомер» (1985), «Олы юлның тузаны» (1986), «Җиде баҗа» (1988), «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), «Исәнлеккә-саулыкка» (1994), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996), «Тигезәкләр» (2000) һ.б. драма һәм комедияләре белән Р.Хәмид үзен тормыш материалын гаять үзенчәлекле төсмер һәм буяуларда гәүдәләндерүче сизгер драматург итеп таныта. Драматургның аерым пьесалары сиксәненче еллар дәвамында Казан рус яшьләр театры, Димитровград, Сизов шәһәрләрендәге рус театры сәхнәләрендә, милли телләргә тәрҗемә ителеп, Кабарда, Лак, Төрекмән дәүләт театрларында, Сибай башкорт театрында куелып уңыш казаналар.

Эчтәлек ягыннан язучының күпчелек драмалары авыл темасына багышланган. Әдипне зилзиләле алмашынулар һәм торгынлык елларының ачы нәтиҗәләрен кичергән татар авылының үткәндәге, бүгенге аянычлы хәле һәм киләчәк язмышы борчый, пьесаларында ул сәнгать чаралары белән шул хәвефле хәлнең тамыр сәбәпләрен ачарга тырыша.

Узган гасырның туксанынчы елларында Ризван Хәмид әдәбиятның башка жанрларында да көчен сынап карый. 1991–1992 елларда ул телевизион нәфис фильм өчен бөек татар халык шагыйренең Казанга кайтып төшкәненнән алып вафатына кадәр тормышын чагылдырган «Тукай» дигән күләмле киносценарий яза. 1993 елда шагыйрь Рөстәм Мингалим белән берлектә «Идегәй» дигән кинодрама язып тәмамлый. Драматургның тарихи темаларга язылган әсәрләреннән «Ак тамырлар иле» (1989), Казан ханлыгы җимерелү фаҗигасен гәүдәләндергән «Хан кызы» (1993) һәм шул тарихи вакыйганың халык язмышына нинди аяусыз тәэсир итүен чагылдырган «Шекә пәриләре» дигән тарихи трагедияләре дә бар.

Р.Хәмид юмористик хикәяләр, балалар өчен кече күләмле сәхнәлекләр («Айдарның авыр көне», 1980; «Тәбе», 1982 һ.б.), татар халкының киләчәк язмышы, аның мәдәнияте, әдәбияты турында уйлануларын эченә алган публицистик язмалар, мәкаләләр авторы буларак та билгеле.

Драматург «Синең урыныңа кайттым…» һәм «Китәм инде» драмалары өчен 1984 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була, 1991 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Р.Хәмид – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кайтыр идем: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 168 б. – 10000 д.

Каен җиле: драма әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 159 б. – 45000 д.

Олы юлның тузаны: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 190 б. – 5000 д.

Китәм инде: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 382 б. – 3000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш ә ф и г у л л и н Ф. Хәбировлар характеры // Соц. Татарстан. – 1978. – 7 апр.

Г ы й л ә җ е в А. Үз урынына килде… // Соц. Татарстан. – 1982. – 2 сент.

А р с л а н о в Г. «Китәм инде» // Соц. Татарстан. – 1983. – 17 апр.

А х у н о в Г. Сәхнәдә яңа герой // Соц. Татарстан. – 1983. – 2 июнь.

Х ә с ә н о в а З. Корюан таләп иткә дуслык // Сов. Башкортстаны. – 1983. – 14 авг. (Башкорт телендә.)

Г ы й м р а н о в а Д. Дулкынландырырлык язмышлар // Соц. Татарстан. – 1986. – 2 авг.

Х ә л и у л л и н а Р. Каты бәгырьле кешеләр // Казан утлары. – 1991. – № 5. – 182–184 б.

Г ы й л ә җ е в А. Сулар үргә аккан чак // Шәһри Казан. – 1991. – 15 нояб.

Л е р о н Л. «Таштан май язып булмый…» // Таһир-Зөһрә. – 2001. – № 19 (окт.).

К а ю м о в а Г. Тынгысыз йөрәк, яки Күңелләр чаңын кагучы // Мәдәни җомга. – 2002. – 13 сент.

К а ю м о в а Г. Талантлы драматург // Мирас. – 2007. – № 1. – 55–59 б.; № 2. – 56–59 б.; № 3. – 57–60 б.; № 4. – 42–47 б.


Язучылар