Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ярми Хәмит

Фольклорчы галим Хәмит Ярми (Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов) 1904 елның 5 маенда Төмән шәһәре янындагы Казар исемле кечкенә генә татар авылында мулла гаиләсендә туа. 1920 елга кадәр туган авылында яшәп һәм укып, 1923 елдан хезмәт юлын башлый: партиянең Төмән губерна комитеты органы «Юксыллар чаткысы» газетасында – техник секретарь, Төмән шәһәр татар китапханәсендә – мөдир, җидееллык мәктәптә – укытучы, аннары, комсомол юлламасы белән авылга китеп, 1925–1928 елларда уку йорты мөдире һәм Ярково райкомында инструктор булып эшли. 1929 елның ахырында аны Халык мәгарифенең Төмән округы бүлегенә инструктор итеп билгелиләр, аннан ул бер ел җидееллык мәктәптә укыту бүлеге мөдире була һәм Төмән медицина техникумының татар бүлегендә тел, әдәбият укыта.

1930–1934 елларда Х.Ярми Казан дәүләт педагогика институтында укый, аны тәмамлагач, институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршында аспирантура уза. 1934 елның апреленнән 1939 елның ахырына кадәр Х.Ярми «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә – мәдәният бүлеге мөдире, Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә – җаваплы секретарь һәм соңгы өч елында Татарстан китап нәшриятының марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү бүлегендә тәрҗемәче һәм редактор вазифаларын үти.

1939 елда Татарстанда Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты ачылгач, Х.Ярми үзенең бөтен хезмәт юлын һәм гыйльми эшчәнлеген шушы институт белән бәйли. Анда татар фольклорын тикшерү буенча өлкән фәнни хезмәткәр (1939–1942, 1944–1961), институт директоры (1942–1944) һәм фольклор секторының җитәкчесе (1961–1971) булып эшли.

Х.Ярминең кырык елдан артык дәвам иткән иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше – татар фольклорын җыю-барлау, системага салу, тарихи яктан аның төрләрен һәм жанрларын өйрәнү, идея-эстетик кыйммәтләрен ачу белән бәйле. Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы чорда ул татар халык авыз иҗатын җыю буенча оештырылган экспедицияләргә җитәкчелек итә, күп кенә өлкәләрдә, авылларда булып, татар халкының борынгы һәм хәзерге заман фольклоры үрнәкләреннән бай материал туплауда һәм бу җыелган хәзинәнең иң кыйммәтле өлешен фәнни аңлатма-искәрмәләр, кереш сүзләре белән бастырып чыгаруда якыннан катнаша. «Халык иҗаты» (1938), «Татар халык иҗаты» (1951), «Татар халык әкиятләре» (I том, 1946; II том, 1956), «Бәетләр» (1960) исемле күләмле җыентыклар әнә шул фидакарь хезмәтнең нәтиҗәләре булып торалар. Бу басмаларга фәнни кереш сүз һәм искәрмә-аңлатмалар Х.Ярми тарафыннан языла.

Ул – татар халык иҗатын тарихи һәм теоретик яктан өйрәнүгә багышлаган илледән артык фәнни хезмәт һәм мәкаләләр авторы. Шулар арасында «Татар халкының поэтик иҗаты» дигән күләмле монография (1967) үзенә аерым урын алып тора. Бу монография авторның гына түгел, гомумән, шул чорга кадәрге татар фольклор белеменең теоретик казанышларын үзендә чагылдырган һәм гомумиләштергән хезмәт итеп бәяләнергә хаклы. Шушы хезмәте нигезендә Х.Ярми 1969 елда Алма-Ата шәһәрендә докторлык диссертациясе яклый һәм филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була. (Филология фәннәре кандидаты дигән исемне ул әле 1948 елда ук ала.)

Х.Ярми узган гасырның илленче елларында татар мәктәпләре өчен чыккан әдәбият дәреслекләренең фольклорга караган бүлекләрен язуда, мәктәп программалары төзүдә актив катнаша. Шулай ук ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә озак еллар (1949–1957) татар фольклоры буенча лекцияләр укый. Галим «Почет Билгесе» ордены (1957) һәм берничә медаль белән бүләкләнә. Татар фольклорын өйрәнүдә һәм бу өлкәдә фәнни кадрлар әзерләүдә ирешкән күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1964 елда аңа «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1989 елда унике томлык «Татар халык иҗаты» фәнни җыелмасын төзүдә катнашканы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була (вафатыннан соң).

Ул 1981 елның 30 октябрендә Казанда вафат була.

Х.Ярми – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Татар халкының поэтик иҗаты: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 308 б. – 5000 д.

* * *

Халык иҗаты / төз. Х.Ярми һәм А.Әхмәт. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 168 б. – 10145 д.

Халык иҗаты / төз. Х.Ярми һәм А.Әхмәт. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 270 б. – 15050 д.

Әкиятләр / төз. Х.Ярми. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 64 б. – 5000 д.

Халык җырлары / төз. Х.Ярми һәм А.Шамов. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 162 б. – 10165 д.

Татар халык әкиятләре. – 1 т. / төз. Х.Ярми һәм Г.Разин. – Казан: Татгосиздат, 1946. – 318 б. – 10195 д.

Татар халык әкиятләре. – 2 т. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 84 б. – 10000 д.

Татар халык иҗаты / төз. Х.Ярми, А.Шамов, Г.Бәширов, Х.Госман. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 524 б. – 100065 д.

Бәетләр / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Х.Ярми. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 387 б. – 12000 д.

Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре / төз. һәм кереш сүз авт. Х.Ярми. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 242 б. – 9000 д.

Татар халык иҗаты: әкиятләр: 2 китапта / төз. Х.Ярми һәм Х.Гатина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977–1978. – 30000 д.

1 китап. – 1977. – 407 б.

2 китап. – 1978. – 447 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Н а д и р о в И. Татар совет фольклористикасының аксакалы // Казан утлары. – 1974. – № 5. – 131–134 б.

Ә х м ә т о в а – У р м а н ч е Ф. Заман һәм галим // Татарстан. – 1994. – № 5–6. – 111–116 б.

Ә х м ә т о в а – У р м а н ч е Ф. Фольклорыбыз рыцаре // Мәйдан. – 2004. – № 5. – 98–105 б.

К о л л е к т и в. Хәмит Ярми. Галим һәм шәхес: мәкаләләр, истәлекләр, хатлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 223 б.


Язучылар