Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сираҗи Искәндәр

Искәндәр Сираҗи (Искәндәр Илһам улы Сираҗиев) 1972 елның 11 декабрендә Архангельск каласында туа. Тамырлары белән Татарстанның Биектау районыннан булган Искәндәрнең әби-бабасы анда узган гасырның егерменче елларында ук сөрелә. Бары тик Сталин үлеп, илдә «Хрущев җепшеклеге» башлангач кына, әнисенең әбисе Хаҗәр карчык туган авылына кайтып урнаша. Соңрак әнисе Фирдәвес тә яңа туган улын алып Ташлы Кавалга кайтып яши башлый. Тик Искәндәргә җиде ай тулгач, ул, аны әбисе тәрбиясендә калдырып, Казанга китеп бара.

Булачак язучы Ташлы Кавал урта мәктәбен тәмамлагач, Казан Театр училищесына килеп артистлык һөнәрен үзләштерә, соңрак читтән торып Казан мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлегендә белем ала.

И.Сираҗи театр училищесында укыган елларында эстрада сәхнәсендә эшли. Рөстәм Маликов, Хәнәви Шәйдуллин кебек җырчыларның концертларын алып бара. Сәхнәдән сөйләү өчен юмор кытлыгы булу сәбәпле, каләмен әдәбият өлкәсендә дә сынап карый.

Шул ук чорда Казан Татар дәүләт Яшь тамашачылар һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрлары спектакльләрендә төп рольләрдә уйный башлый. Театр училищесын тәмамлауга (1993 елда), «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә диктор булып урнаша.

Яңалыклар уку өстенә үзе дә репортажлар һәм тапшырулар әзерләп, журналист һөнәрен үзләштерә, газета-журналларга мәкаләләр яза башлый. Ә 1996 елдан, гомумән, басма матбугатка күчә. «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Акчарлак» газеталарында, «Идел» журналында эшли, журналист буларак таныла.

Беренче әдәби әсәре «Отелло»ның өйләнүе, яки Ленар Гыйльметдинов һөнәр алмаштыра» юмористик бәяны 2004 елда «Идел» журналында басылып чыга. Шул вакыттан аның хикәя-бәяннары «Казан утлары», «Идел» журналларында, көндәлек матбугатта еш күренә башлый.

И.Сираҗи драматургия өлкәсендә дә актив эшли. 2005 елда аның «Сержант» драмасын Казан Татар дәүләт Яшь тамашачылар театры сәхнәләштерә. 2007 елда «Барс-Медиа» студиясе «Күкләр никахы» хикәясе буенча шул исемдәге фильм төшерә (сценарий авторы үзе). 2009 елда шул ук студия аның «Яңа ел кичендә…» дигән фильмын төшерә.

И.Сираҗи үзенең артистлык һөнәрен дә онытып бетерми. 1998 елда ул Свердловский киностудиясендә «Казачья быль», 2006 елда «Яңа гасыр» телевидениесе төшергән «Кешечә яшик», 2007 елда «Ният» киностудиясенең «Кунак», 2008 елда «Татарфильм»да «Школьные подруги» фильмнарында уйный.

Бүгенге көндә аның «Үткәннәрдән качып барышлый», «Бер утыру – бер гомер» бәяннары, ике дистәгә якын хикәяләре, бихисап публицистик язмалары дөнья күрә.

И.Сираҗи – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар