Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Исхак Әхмәт

Cовет чоры татар шигъриятенең олы буын вәкилләреннән Әхмәт Исхак (Әхмәт Габдулла улы Исхаков) 1905 елның 1 маенда Казанда дөньяга килә. Аның әтисе Габдулла абзый гомере буе шәһәр байларында хезмәт итеп, малае Әхмәт туганда сәүдәгәр Галиевләрнең күн аяк киемнәре фирмасында конторчы булып эшли торган була. Заманының шактый яңача карашлы кешесе буларак, ул үз балаларының укып белем алуларын тели һәм җиде яше тулуга Әхмәтне татарның ул вакыттагы алдынгы уку йортларыннан берсе саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бирә. Булачак шагыйрь монда 1918 елга кадәр, ягъни мәдрәсә совет хакимияте тарафыннан ябылганчыга хәтле укый, 1919 елдан исә укуын Казанда яңа ачылган педагогия техникумында дәвам иттерә. 1922 елда техникумны тәмамлаганнан соң, комсомол яшьләрнең Татарстан өлкә комитеты янындагы матбугат бүлегендә экспедитор, соңыннан экспедициянең мөдире булып эшли. Шушы елларда ул, инкыйлаб алып килгән үзгәрешләр белән рухланып, шигырьләр яза башлый. Унсигез яшьлек егетнең «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Шуннан соң шигъри әсәрләре һәм төрле иҗтимагый темаларга язган мәкаләләре, очерклары республика көндәлек матбугатында әледән-әле чыгып тора.

1925 елда яңа оешкан Таткино идарәсе Ә.Исхакны Мәскәүгә Дәүләт кино техникумының сценарий бүлегенә укырга җибәрә. Ләкин шул ук елны техникумның сценарий бүлеге бетерелү сәбәпле, ул, укуын ташларга мәҗбүр булып, Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. Монда эшләгәндә Мәскәүдә яшәүче татар әдипләре, шул җөмләдән Муса Җәлил белән якыннан аралаша. 1929 елда яшь шагыйрьнең Мәскәүдәге СССР халыклары Үзәк нәшриятында «Таш урамнар җыры» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга.

Мәскәүдә өч ел чамасы торып, яңадан Казанга кайткач, Ә.Исхак 1939 елга кадәр «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында һәм «Чаян» журналы идарәсендә бүлек мөхәррире һәм мөдире, җаваплы сәркәтип кебек вазифаларны башкара, 1939-1942 елларда исә СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле булып тора. 1942 елның язында армия сафларына алынып, Алтай краендагы хәрби пехота училищесына курсант итеп җибәрелә. Шул ук елны уку курсын тәмамлагач, Ерак Көнчыгыштагы хәрби частьларда, соңыннан, 1945 елның августында армиядән азат ителгәнгә кадәр, Украина шәһәрләрендә хезмәт итә.

Сугыштан соң, 1963-1969 еллар арасында юмор-сатира журналы «Чаян»ның баш мөхәррире булып эшләвен исәпләмәгәндә, Ә.Исхак үзен тулысы белән әдәби иҗат эшенә багышлый. Бу еллар эчендә шагыйрьнең татарча һәм рус теленә тәрҗемәдә утыздан артык китабы дөнья күрә. Алар арасында төрле жанр әсәрләре . шигырь һәм поэма, сатира һәм мәсәл җыентыклары, шигъри тупланмалар, балаларга атап язган әкиятләр, опера театры өчен либреттолар, Г.Тукай, М.Җәлил турындагы әдәби-гыйльми китаплар бар. Аның поэтик таланты бигрәк тә публицистик лирика, сатира, мәсәл жанрларында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә калкурак ачыла. Русчадан һәм башка милли телләрдән татарчага ул йөз мең юлдан артык шигырь һәм поэмалар тәрҗемә итә. Алар арасында А.Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Руслан һәм Людмила» поэмалары, «Евгений Онегин» романының беренче өч бүлеге, М.Лермонтовтан «Демон», «Боярин Орша», «Мцыри», «Бородино» поэмалары, Н.Некрасовтан «Тимер юл», «Парадный ишеге төбендә уйланулар», «Мазай бабай» әсәрләре, В.Маяковский, С.Щипачев, К.Симонов, А.Сурков шигырьләре, И.Крылов, С.Михалков мәсәлләре, Көнчыгыш төрки халыклары поэзиясеннән Нәвоиның «Фәрһад вә Ширин» поэмасы, Низами, Нәсими, Мәхтүмколый, Абайларның поэтик әсәрләре бар. Татар поэзиясенең чишмә башы – XIII гасыр Идел буе шагыйре Кол Галинең биш мең юллы мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасын хәзерге татар әдәби теленә күчерүгә дә ул үзеннән зур өлеш кертә. 1985 елда Ә.Исхакның төрле милләт шагыйрьләреннән сайланма тәрҗемәләре тупланган «Илһамнар чишмәсе» исемле күләмле китабы басыла. Гомумән, үзе исән вакытында әдипнең, тәрҗемәләрен дә исәпләгәндә, дүрт дистәгә якын китабы басылып чыга, шулардан унбере – рус теленә тәрҗемәдә, егермеләбе – үзе татар теленә тәрҗемә иткән китаплар.

Ә.Исхак – җәмәгать эшләрендә иң актив катнашкан каләм ияләренең берсе. Сугыштан соңгы елларда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, идарә рәисенең урынбасары, партиянең Казан шәһәре Бауман районы комитеты әгъзасы булып тора, Язучылар берлеге каршындагы шагыйрьләр секциясенең берничә составына җитәкчелек итә, шулай УК Татарстан китап нәшриятының, Татарстан радиокомитеты һәм Мәдәният министрлыгының редсоветларында һәм озак еллар «Чаян» журналы редколлегиясендә әгъза булып эшли.

Хәрби һәм әдәби хезмәтләре өчен Ә.Исхак сугышчан медальләр, Хезмәт Кызыл Байрагы (1955), Халыклар дуслыгы (1970) орденнары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Ул 1991 елның 24 июнендә вафат була. Кабере Казанның Яңа бистә зиратында.

Ә.Исхак – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 235 б. – 4065 д.

Күңелле балачак: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 49 б. – 5065 д.

Үскәннән-үскәндә: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 135 б. – 7000 д.

Аучы: Кытай мәзәкләре. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 218 б. – 30000 д.

Җырда очрашу: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 202 б. – 5000 д.

Көзгегә үпкәләмә: хикәяләр, фельетоннар, скетчлар, шигырьләр, бәләкәй мәсәлләр, эпиграммалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 135 б. – 6000 д.

Ракеталар оча: лирика, юмор, сатира. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 72 б. – 6000 д.

Тукайның шигъри осталыгы: гыйльми тикшеренү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 126 б. – 4000 д.

Мин җаваплы: лирика, юмор-сатира. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 128 б. – 9000 д.

Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 231 б. – 6000 д.

Шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Р.Мостафин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 398 б. – 3500 д.

Уйланулар, елмаюлар: кыска шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 96 б. – 2400 д.

Күңелле сәхифәләр: юмористик хикәяләр, шигырьләр / төз. Р.Корбан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 159 б. – 2000 д.

* * *

Стихи. – Казань: Таткнигоиздат, 1956. – 139 с. – 7000 экз.

Поэт-герой Муса Джалиль. – М.: Знание, 1956. – 24 с. – 85000 экз.

Встреча в песне: стихи / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1960. – 98 с. – 3000 экз.

Анкета для влюбленной: сатирические стихи. – М.: Правда, 1966. – 47 с. – 22500 экз.

Я в ответе: лирика, юмор, сатира. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 144 с. – 1000 экз.

Пятна на солнце: сатира, юморески, басни, сказки, миниатюры, поэмы / пер. с татар. И.Законова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 142 с. – 7000 экз.

Гора пришла к Магомету: стихи. – М.: Современник, 1974. – 60 с. – 10000 экз.

Как Сюмбюля училась считать: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 16 с. – 350000 экз.

* * *

В е р е с а е в В. Пушкинның тормышы: биографик очерк. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 80 б. – 6000 д.

П у ш к и н А. Руслан һәм Людмила: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 100 б. – 6000 д.

Л е р м о н т о в М. Бородино: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 16 б. – 5000 д.

Н ә в о и А. Фәрһад һәм Ширин: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 84 б. – 4000 д.

П у ш к и н А. Балыкчы һәм балык турында әкият. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 20 б. – 10000 д.

П р и л е ж а е в а М. Иптәшләрең синең белән: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 264 б. – 5000 д.

Җамбул. Халык сәламе: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 48 б. – 8037 д.

Т и х о н о в Н. Шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 88 б. – 3000 д.

Щ и п а ч е в С. Павлик Морозов: поэма. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 68 б. – 30000 д.

В е с т е р – Т е л ь м а н И. Эрнест Тельман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 108 б. – 6000 д.

Ш о л о х о в М. Кешенең язмышы: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 40 б. – 15000 д.

Көнчыгыш шагыйрьләре / төз. Ә.Исхак, үзенең тәрҗемәләре дә кергән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 171 б. – 3000 д.

М ә х т ү м к о л ы й. Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 171 б. – 3000 д.

Р о д а р и Дж. Зәңгәр ук сәяхәте: маҗаралы хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 135 б. – 7000 д.

М а р ш а к С. Бердән унга кадәр: күңелле хисап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 20 б. – 50000 д.

М а р ш а к С. Тынгы бабай: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 40 б. – 10000 д.

Илһамнар чишмәсе: дөнья шагыйрьләреннән тәрҗемәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 344 б.

К о л Г а л и. Йосыф китабы / хәзерге татар әдәби теленә Ә.Исхак күчермәсе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 223 б. – 5000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ю з и е в Н. Әхмәт Исхак мәсәлләре // Сов. әдәбияты. – 1959. – № 4. – 119-122 б.

Х ә к и м С. Казан – шагыйрьләр шәһәре // С.Хәким. Үз тавышың белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 183-187 б.

М о с т а ф и н Р. Кызыл кошлар җырчысы // Казан утлары. – 1975. – № 5. – 83-85 б.

А р с л а н о в Н. Ияреңнән төшмә // Соц. Татарстан. – 1975. – 18 май.

К у к у ш к и н Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 74-77 б.

А х у н о в Г. Егетлек // Соц. Татарстан. – 1985. – 24 май.

Г а л и М. Бөтен халык нәфрәте // Шәһри Казан. – 1992. – 21 февр.

Г а б д р а х м а н о в а Г. Шагыйрь ядкәре – мәктәбебез горурлыгы // Мәдәни җомга. – 2006. – 14 июль.

* * *

М у с т а ф и н Р. Певец красных птиц // Р.Мустафин. Образ времени: статьи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – С. 228-234.


Язучылар