Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мамин Мөхәммәтша

Мөхәммәтша Гомәр улы Мамин 1905 елда хәзерге Мордва Республикасы Зубов Аланы районы Горинка авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1918 елга кадәр авыл мәктәбендә, аннан соң Пенза шәһәрендәге укытучылар әзерләү курсларында укый. 1921 елгы ачлык чорында яңадан авылына кайтып, берникадәр вакыт авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнә. 1924-1930 елларда исә укытучы булып эшли. 1930 елда Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. Студент елларында көндәлек матбугатта әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре белән катнаша башлый. 1936 елда Казан педагогия институтының аспирантурасын тәмамлаганнан соң, М.Мамин шунда әдәбият укыта.

Ватан сугышы башлану белән М.Мамин фронтка китә һәм ике ел буе алгы сызыкта фашистларга каршы сугыша. 1943 елның августында Воронеж шәһәре тирәсендә барган сугышларның берсендә өлкән лейтенант М.Мамин каты яралана һәм, шул ярадан савыга алмыйча, госпитальдә вафат була. Ул Воронеж өлкәсендәге район үзәге Воробьевка авылы зиратына күмелә.

М.Мамин татар әдәбияты тарихында, нигездә, үзенең «Һади Такташ поэзиясе» исемле хезмәте белән билгеле. Бу хезмәт 1941 елда аерым китап булып басылып чыга һәм, Һади Такташ иҗатын тулаем алып тикшергән беренче җитди монография буларак, әдәби җәмәгатьчелектә югары бәя ала. Сугыштан соң китапның икенче басмасы да дөнья күрә.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Такташ поэзиясе. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 172 б. – 3070 д.

Һади Такташ поэзиясе. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 123 б. – 3037 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мөхәммәтша Мамин. Алар сафта / төз. С.Шакир. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 228-229 б.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин