Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әмири Кәрим

Шагыйрь һәм драматург Кәрим Әмири (Кәрим Хөсәен улы Әмирев) 1893 елда хәзерге Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылында мулла гаиләсендә туа. Мәдрәсә белеме алганнан соң, Уфа һәм Пенза губерналарындагы татар авылларында балалар укыта. 1918 елда Казанга килеп, укытучылык эшен дәвам иттерә һәм көндәлек матбугат басмаларында («Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталарында) корректор һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1929-1932 елларда Уралда һәм Кузбасста татар эшчеләре өчен чыгып килгән газеталарда хезмәт итә.
Әдәбият мәйданында К.Әмиринең исеме 1913 елда ук «Шура» журна­лында (Оренбург) басылган шигырьләре белән күренә башлый. Октябрь инкыйлабыннан соң, гражданнар сугышы һәм НЭП чорларында, аеруча актив яза: газеталарда һәм журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре һәм поэмалары («Даһи», 1918; «Ике дус», 1919; «Идел буенда», 1919; «Шәрекъ сахрасы», 1920; «Сулган чәчәк», 1921 ; «Ачлык көннәрендә», 1921 ; «Бабай», 1922 һ.б.) басылып чыга. Каләмен драматургия жанрында да сынап карый: борынгы болгар-татар шагыйре Кол Галинең мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» әсәре сюжетына нигезләп язган «Йосыф белән Зөләйха» трагедиясе 1922 елда Татар дәүләт театры сәхнәсендә куелып, театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан уңай бәяләнә. Яшь драматургның мещанлык күренешләрен оста фаш иткән, үз чоры өчен актуаль яңгырашлы «Печән базары» (1925), «Казан кызы» (1925) һәм 1905 ел вакыйгаларына багыш­ланган «Пайтәхет җәлладлары» (1925) пьесалары да 1925-1928 елларда театр сәхнәләрендә уңыш белән бара.
Шул ук егерменче еллар дәвамында әдипнең Уралда беренче коммуна­лар төзү һәм гражданнар чоры вакыйгаларын яктырткан «Урал баласы» (1930) исемле повесте, балалар өчен «Завод мәктәбендә» (1925), «Фабрик баласы» (1925), «Югалган малай» (1927) кебек хикәя китаплары һәм «Кәрим Әмири шигырьләре» исеме белән зур гына сайланма җыентыгы басылып чыга.
Афәтле, катлаулы утызынчы еллардан башлап К.Әмиринең иҗат ак­тивлыгы бермә-бер сүрелә, аңа, нахак гаепләрдә гаепләнеп, сәяси тоткын, сөрген җәфаларын кичерергә туры килә. һәрхәлдә, балаларга атап языл­ган «Музыкант» (1938) исемле озын хикәясен, «Ак кәҗә» (1938) исемле әкият-поэмасын һәм Ватан сугышы елларындагы «Көрәш җырлары» (1942) дигән шигъри җыентыгын исәпләмәгәндә, әдипнең соңгы утыз еллык иҗат мирасында игътибарга лаек бүтән әсәрләр күренми. Ул 1962 елның 28 гыйнварында Казанда вафат була. К.Әмири — 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар