Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нуруллин Ринат

Ринат Гали улы Нуруллин 1954 елның 20 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында дөньяга килә. Әтисе – Гали Нуруллин (Хәйруллин), тумышы (1925) буенча Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылыннан, бик тырыш, оста куллы кеше, тимерче булып та, тракторчы булып та эшләгән. Әнисе – Мәрьям Вәлиева, тумышы (1917) буенча Балык Бистәсе районы Биектау авылыннан, районның беренче тракторчы-кызларның берсе.

1961 елда Ринат Нуруллин Зур Мәшләк авылының башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. 1962 елда аларның гаиләсе Иркутск өлкәсенә күчеп китә (Бохан районының Усть-Укыр һәм Хинь авылларында яшиләр). 1965 елда Нуруллиннар гаиләсе Котлы Бөкәш авылына кайтып урнаша. Төрле фәннәр буенча олимпиадаларда беренчелекне алган өчен 1967 елда Ринат «Артек» пионерлар лагеренә юллама белән бүләкләнә. «Артек»та беренче әсәрләрен яза башласа да, ул аларны матбугат битләренә юлламый. 1971 елда Ринат Нуруллин 48 нче номерлы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый һәм Котлы Бөкәш «Сельхозтехника» бүлекчәсенең моторлар ремонтлау цехында әтисе янында слесарь булып эшли башлый. Әтисе башка эшкә күчкәч, ул аның урынында калып моторлар ремонтлау цехы бригадиры вазыйфасын да үти әле.

1972 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына имтихан тотып укырга керә, фәнни түгәрәкләргә йөри, конференцияләрдә чыгыш ясый, факультетның культоргы була, «Отличник учёбы» билгесе белән бүләкләнә. 1977 елда Казан авыл институтының механика факультетын тәмамлый. Аны «Сельхозтехника» дәүләт комитетына караган Стандартлаштыру һәм метрология лабораториясендә юллама буенча эшкә җибәрәләр һәм ул анда 1982 елга кадәр өлкән инженер һәм, соңрак, төркем җитәкчесе булып эшли, әмма 1978-1979 елларда Байкал арты хәрби округында (Песчанка, Кяхта һәм Сретенск торак пунктларында урнашкан хәрби частьләрдә) танкист булып хезмәт итә. Соңрак Татарстан Мелиорация hәм су хуҗалыгы министрлыгында (1982-1985 елларда), СССР фәннәр академиясенең Казан физика-техника институтында (1985-1987 елларда), Казан химия-технология институтында (1988-1990 елларда) инженерлык белгечлеге юнәлешендә эшли.

1991 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә (хәзерге исеме – Казан дәүләт аграр университеты) укыту эшенә күчә. Анда ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире булып эшли. 1994 елда Ринат Нуруллин «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы» дигән исемгә лаек була, 1999 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 2002-2005 елларда Русия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машиналар төзү институтында өлкән фәнни хезмәткәр була, 2005 елда Казан дәүләт энергетика университетына доцент булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга. Аның 360 тан артык фәнни һәм әдәби хезмәтләре, 87 уйлап табуга авторлык таныклыклары һәм патентлары бар. Фәнни хезмәтләре механика, биофизика, математика фәннәренә карый. Математика өлкәсендә татар сүзләреннән төзелгән яңа эчтәлекле санлы ребуслар авторы буларак та билгеле. Аның катнашы белән техник терминнарга кагылышлы русча-татарча ике сүзлек төзелгән һәм геометрия фәне буенча белешмәлек язылган.

 

Әдәби иҗаты. Фәнни хезмәтләрдән тыш Ринат Нуруллин балалар өчен шигырьләр дә яза. Алар гади шигырьләр генә түгел, ә үзенчәлекле, мавыктыргыч логик башваткычлар рәвешендә бирелә; уйлап эш итәргә өйрәтәләр, зирәклекне арттыралар. Ул төзегән логик башваткычларның күпчелеген моңарчы татар телендә билгеле булмаган санлы ребуслар тәшкил итә. Алар шигырьләр канвасына үрелеп бирелә. Бу күренешне шигърияттә яңа юнәлеш дип бәяләргә нигезләр бар. Ринат Нуруллинның шигырьләренең үникәл булуы шунда ки, алар бары тик татар теле мохитендә генә яши ала һәм кайбер шигырьләрен гомумән башка телләргә тәрҗемә итү мөмкин түгел.

Ринат Нуруллинның 2004 ел да «Өч бүре һәм өч сарык» hәм 2008 ел да «Альпинист үрмәкүчләр» исемле китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде, ә 2015 ел да «Камыр батыр» исемле китабы «Сүз» нәшриятында чыкты. Шушы китаплары өчен ул 2017 елда 2017 елда ул Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты исеменә лаек була.

Башка әдәби әсәрләре һәм әдәбиятка кагылышлы мәкаләләре «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт», «Сабантуй» газеталарында, «Салават күпере», «Чаян», «Ялкын», «Казан утлары», «Безнең мирас», «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналларында даими басылып тора. 2011 елдан Ринат Нуруллин – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дөньякүләм танылган «Who is Who в России. Энциклопедия личностей серии HübnersWhoisWho» энциклопедиясендә аның биографиясен бастырып чыгардылар.

Ринат Нуруллинның «Альпинист үрмәкүчләр» китабы Антуан де Сент-Экзюпери ның «Нәни принц», Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары», Редьярд Киплингның «Джунгли китабы», Габдулла Тукай әкиятләре, Абдулла Алиш әкиятләре, Һанс Христиан Андерсен әкиятләре, Заһир Бигиев детективлары, Жюль Верн әсәрләре, Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» китаплары белән беррәттән «Балалар укырга тиешле иң яхшы 10 китап» исемлегенә кертелгән (http: //www.azatliq.org/content/article/27134211.html, http: //tatarile.org/news/tt/node/5580).

Ринат Нуруллин тарихи эзләнүләр белән дә шөгыльләнә. Аның күренекле шәхесләргә багышланган берничә китабы да бар.

 

Китаплары библиографиясе

Әдәби китаплары

  1. Нуруллин Ринат. Өч бүре hәм өч сарык: Шигъри башваткычлар. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2004. – 79 б. – 5000 д. – ISBN 5-298-01326-0.
  2. Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2008. – 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8. [http://www.tatknigafund.ru/books/1203/read Ринат Нуруллин. Альпинист үрмәкүчләр].
  3. Нуруллин Ринат. Камыр батыр: шигъри әкият-башваткыч. – Казан: «Сүз» нәшрияты, 2015. – 56 б. – 500 д. – ISBN 978-5-98356-271-4.
  4. Нуруллин Р.Г. Яхиннар. – Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. – 208 б. – 500 д. – ISBN 978-5-906701-70-1.
  5. Нуруллин Ринат. Шаһмара табышмагы: шигъри әкият-башваткыч. – Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. – 64 б. – 1000 д. – ISBN 978-5-906701-89-3.
  6. Нуруллин Р.Г. Тургайлар сайраганда. – Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2017. – 160 б. – 500 д. – ISBN 978-5-906701-94-7.
  7. Нуруллин Р.Г. Байки Юркого Кота. – Казань: ЗАО «Издательский дом «Казанская недвижимость», 2017. – 86 с. – 300 экз. – ISBN 978-5-9909918-1-1.
  8. Нуруллин, Р.Г. Укымышлы чыпчыклар : балалар өчен шигырьләр һәм әкият / Ринат Нуруллин ; [рәссамы Марат Рәхимов]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2017. – 127 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-03347-3.
  9. Нуруллин Р.Г. Курайлар дөньясында. – Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2019. – 120 б. – 1000 д. – ISBN 978-5-907039-05-6.
  10.  Нуруллин Р.Г. Луна над Артеком: шигырьләр / Ринат Нуруллин. – Казан: «Ихлас», 2019. – 24 б. – 500 д. – ISBN 978-5-907039-25-4.

 

Сүзлекләре

  1. Русча-татарча техник терминнар сүзлеге / А.К.Юлдашев, Ә.З.Әфләтунов, Ә.Х.Җомагылов, Р.Г.Нуруллин. – Казан: Мәгариф, 2000. – 256 б. – Библиогр.: 256 б. (15 исем.). – 1000 д. – ISBN 5-7761-0728-8.
  2. Охрана труда в сельском хозяйстве: Русско-татарский словарь = Авыл хуҗалыгында хезмәт иминлеге: Русча-татарча сүзлек / [төз. А.Х.Зимагулов, Р.Г.Нуруллин, Ф.И.Габдрахманов, Н.Ф.Нигматуллин]. – Казан: Мәгариф, 2008. – 214 б. – Библиогр.: 256 б. (16 исем.). – 2000 д. – ISBN 978-5-7761-1720-6.

Шулардан тыш аның катнашында 13 фәнни китап язылган.

 

 Иҗаты турында

*Шәех Л. Башны эшләтим дисәң … // Мәд. җомга. – 2008. – 21 нояб. (№46). – 16 б.

*Балам-багалмам // Татарский мир. – 2009. – №10. – 10 б.

*Математик табышмакчы // Сабантуй. – 2011. – 11 май.

*Идрис Аметов. Күпләрне сокландыра // Авыл офыклары. – 2011. – 9 ноябрь. – №87(8093). – 4 б. (2 нче биттә).

*Who is Who в России. Энциклопедия личностей серии HübnersWhoisWho. – 6 выпуск, 2012. – С.1716.

*Балачак энциклопедиясе: дүртенче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 184 б.: рәс. б-н. (135-138 битләрдә).

*Общество изобретателей и рационализаторов Республики Татарстан и инновационная деятельность в Республике. – Казань: Отечество, 2013. – 340 с. (198-200 битләрдә).

*Трофимова, М.И. и др. Рыбная Слобода. История родного края. Учебное пособие для 7 класса общеобразовательных учреждений Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан / М.И. Трофимова, С.Г. Ермолаева, И.Р. Пузырьков. – Казань: Татарское Республиканское издательство «ХЭТЕР», 2015. – 256 с. : илл. – ISBN 978-5-94113-466-3 (192 биттә).

 

Бүләкләнүе һәм премияләр

  1. Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (1994).
  2. Истәлекле (алтын) билге «50 лет обществу изобретателей и рационализаторов Республики Татарстан» (2008).
  3. Шәрәфле билге «За заслуги в ОИР» (2012).
  4. Алтын билге «Отличник изобретательства и рационализации» (2013).
  5. Шәйхи Маннур исемендәге премия (2017).
  6. Ю.И.Островский исемендәге премия лауреаты (2017).
  7. Памятная медаль участника Всероссийского ежегодного литературного конкурса «ГЕРОИ ВЕЛИКОЙ ПОБЕДЫ» (2017).

 

Ринат Нуруллин турында материаллар Татар википедиясендә һәм Башкорт википедиясендә бар.

 

 


Язучылар