Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әгъләмов Мөдәррис

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның хәзерге Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылын­да колхозчы гаиләсендә туа. Бала вакытында ук әти-әнисе вафат булып, апасы Рәсимә тәрбия­сендә кала, сугыштан соңгы колхоз авылы кичергән ачлы-туклы тормыш һәм хезмәт авырлыкларын үсмер малай чагыннан ук барысын үз җилкә­сендә татып үсә. Шулай да мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1965 елда Түбән Биш авылының унберьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга ки­леп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин ике курсны бетергәч, укуын өзәргә мәҗбүр булып, 1968–1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәм­чесе булып эшли. 1974 елдан ул янәдән Казанда яши һәм, газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуларын исәпләмәгәндә, профессио­нал язучы сыйфатында фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
М.Әгъләмовта шигъри иҗатка омтылыш мәктәп елларында ук бөреләнә, ул Г.Тукай, Ш.Бабич, Х.Туфан, С.Хәким шигырьләрен яратып укый, шулар тәэсирендә үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен яза. 1959 елдан исә әүвәл район газетасы битләрендә, аннары Татарстан һәм Башкортстанның балалар матбугатында яшь каләм даими авторларның бер­сенә әверелә. 1968 елда «Казан утлары» журналының 11 нче санында ба­сылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр бәйләме әдәби җәмәгать­челектә тирән кызыксыну уятып, Х.Туфан, С.Хәким кебек абруйлы ша­гыйрьләрнең ихлас мактавына лаек була. Шуннан соң яшь шагыйрьнең шигъри әсәрләре республика газета-журналларында, күмәк мәҗмугалар­да («Беренче карлыгачлар», 1969, «Шигырь бәйрәме», 1969, 1970; «Идел» альманахы, 1971) еш басылып, 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Җыентык укучылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да хуплап каршы алына, матбугатта китапны уңай яктан бәяләгән берничә рецензия чыга, шагыйрьнең исеме поэзиягә багышлан­ган мәкаләләрдә, докладларда еш телгә алына башлый.
Хәзер М.Әгъләмов татар шигъриятен үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, меңьеллык классик поэзиябездә, Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Кандалый, Акмулла, Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Бабич, Такташлар, якын­рак заманның Х.Туфан, С.Хәким һ.б. шагыйрьләр иҗатында күп төрле, чачаклы шигъри формаларда, юнәлешләрдә гәүдәләнеш тапкан сүз сәнга­тебезне алга таба үстерүче, аның милли рухлы традицияләрен дәвам итте­рүче шагыйрьләрнең берсе булып таныла. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик татар поэзиясе һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек, эчке бер моң хас. Шагыйрьнең фикерләүдә һәм тасвирдагы индивидуальлеге бигрәк тә кеше хисенең аерым бер мизгелен, тормыш­ның яисә табигать дөньясының бер манзарасын, халәтен үзәккә алган ли­рик шигырьләрендә ачык күренә. Кечкенә генә поэтик деталь аша ул ту­ган ил, милләт язмышы, аның үткәне, бүгенге хәле, киләчәге турында уку­чыны тетрәндерерлек гомумиләштерүләр ясау осталыгына ия. Шагыйрь­нең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле фикри-шәкли табышлары, хислә­ренең ихласлыгы, нәзакәтлелеге белән җәлеп итә. Форма ягыннан М.Әгъләмовның шигырьләре төгәл ритмикалы, шома-йөгерек телле. Алар-да афоризм булып яңгырарлык тирән мәгънәле, эчке рифмалы тапкыр гыйбарәләр, шигъри юллар еш очрый. Бер үк вакытта М.Әгъләмов сюжет­ка корылган озын шигырьләр, балладалар һәм публицистик яңгырашлы монолог-поэмалар иҗат итүдә дә җитди уңышларга ирешкән шагыйрь. «Сугышлыда сугыш беткән көн» (1972), «Бердәнбер» (1972), «Төнге бал­лада» (1976), «Мәңгелек ут» (1977), «Заман язган язмыш» (1987) кебек балладалары, «Онытма, Европа!» (1981), «Акмулла арбасы» (1981), «Ту­кайдан хатлар» (1972–1985) поэмалары әнә шундыйлардан.
«Киләчәккә кайту» (1987) һәм «Мин әйттем…» (1992) шигъри китап­лары өчен М.Әгъләмов 1992 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкә белән дә даими иҗади хезмәттәшлектә булган каләм ияләреннән берсе. Ул шак­тый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» (элеккеге «Яшь ленин­чы») һәм «Ялкын» журналы (М.Җәлил нигезләгән элеккеге «Кечкенә иптәшләр»нең һәм соңыннан «Октябрь баласы», «Пионер каләме», «Пио­нер» дип аталган журналларның дәвамы) редакцияләрендә эшли. Татар балалар көндәлек матбугатының 70 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә (1994) әлеге газета һәм журналларның үткәндәге барлык саннарын күздән кичереп чыга һәм туплаган материаллары нигезендә балалар матбугаты­ның тарихы, элеккеге хезмәткәрләре, мөхәррирләре, язышкан авторлары турында кызыклы мәгълүматларны эченә алган язмаларын бастыра. Бу хез­мәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен М.Әгъләмов («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) Башкортстанның Ф.Кәрим һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.
«Татарстанның халык шагыйре» дигән югары исемгә лаек була.

Шагыйрь 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.
М.Әгъләмов – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар